Журнал «Безнең мирас»

Солдат йөрәге (азагы)

Беркөнне эштән кайткач, тиз генә әбит бирделәр дә, стройга тезеп, тагын бер порция икмәк өләштеләр. Кайсыбызга көрәк, кайсыбызга балта, кайсыбызга пычкы тоттырдылар. Кайдадыр урман яна башлаган, ди. Сүндерешергә алып киттеләр. Урман янудан дәүләткә зур зыян килүе хакында аңлаттылар.
Австрия дәүләтенә килгән зыян безгә нәрсә инде, дип мыгырдаштык без. Чокыр-чакыр, таулар кичеп, арып-алҗып төнлә белән җәһәннәм кебек җир бетереп янган пожар янына барып җиттек. Салкын һавалы төндә ул әле юаш яна икән. Үлән-әрекмән, вак куак мәреп (үреп) бетергән чыршы урманы күз алдында кисәк кабынып, дөрләп китә. Бөтен дөньясын ут алып бетерә. Утка якын килмәле түгел, читкәрәк китеп яттык та шунда ук йокыга да киткәнбез. Кемдер уятты – өстебезгә шартлап-гөртләп ут килә. Тагын читкә китеп яттык. Шулай итеп төн узды, кызу көн башланды. Пожар да торган саен котырды. Бары какланып торган таш тау түбәсенә килеп җиткәч кенә тукталды, чөнки алда янар нәрсә юк иде, янгынга эш бетте. Безне кайтырга җыйный башладылар. Тау арасындагы урман каплаган чокыр буйлап шоссейка (таш юл) узган. Шоссейкадан түбән чокыр төбендәрәк ниндидер бер тоннель күренде. Тоннель авызын көчкә генә шәйләргә була. Тоннель һәнүз җир астына сөзәкләнеп керә, эчкәрәк кергән саен киңәя бара. Ун адымнар чамасы баргач, уңга таба борыла. Шылтырап су акканы ишетелә һәм ул су һәнүз эчкә таба агып тора. Анда бернәрсә күренми, караңгы бушлык кына. Бу тоннель хакында урман сүндерергә килүче җирле халык та бернәрсә белми икән.
– Борынгылар әйтүенә караганда, бу – аждаһа, зур елан оясы булырга кирәк, – дип кенә сөйләнделәр.
Ут сүндереп йөргәндә бер Казан татары, бер Сембер мишәре, бер Оренбург башкорты качкан булып чыкты. Тотып кире кайтару булмады. Өч ай узгач болар үзләре кайттылар: шундый тазарганнар иде. Боларга җәза да бирелмәде. Югыйсә, тотылып килүчеләрне биш көн рәттән унар минутка асып куялар иде. Җәза шулай: кулларын артка каерып, ике кулдан асалар. Шунда ук врач карап тора. Берәү бидрә (чиләк) белән су тотып тора, берәү сәгатькә карап тора. Асылган кеше һушыннан язмасын өчен, башына салкын су сибеп торалар. Врач беләк тамырын тотып, йөрәк тибешен күзәтә. Шуны әйтергә кирәк, 1916 елның көзендә Австриянең карт императоры Франц Иосиф үлгәннән соң андый җәзалар бетерелде. Ул гына да түгел, Русиядә Февраль революциясе булып, Николай патша тәхеттән баш тарткан. Бу хакта безгә беркем бер сүз сөйләмәде. Русиядәге революция без пленныйларга күп төрле җиңеллекләр бирде. Әсирләрдә ниндидер күңел күтәренкелеге сизелә иде.
Әлеге качудан кайткан өч иптәш урман янганын сүндерергә баргач тоннель эченә качып, өч ай буе шунда яшәгәнлекләрен сөйләделәр. Үзләренә продукция әзерләп, көндез шул тоннель эчендә ашап һәм йоклап ятканнар. Төннәрен мондагы халыкның сарыкларын урлап суйганнар, тегермән басып, он алып килгәннәр, йортлар баскалаганнар. Болар йортка керүгә барлык гаилә куркып, юрганнарына төренеп ята икән. Болар йортны тентеп, үзләренә кирәкне алып чыгып китәләр икән. Алай кеше үтергәннәрен сөйләмәделәр. Өч ай эчендә тугыз сарыкның башына җиткәннәр.
Шушы ук чорда ике Елховой мишәре, бер Златоуст башкорты качкан иде. Башкорт көз көне кире кайтты. Аның сөйләве буенча, боларның тору урыннарын жандармнарга белдергәннәр. Төнлә ут кырында ашап-эчеп утыралар икән, ниндидер тавыш ишетеп, башкорт сагайган, читкәрәк киткән. Жандарм отряды боларны чорнап алып, мылтыктан ут ачкан. Башкорт качып котылган, ялгызы гына калгач кайтырга мәҗбүр булган. Мишәр егетләре үлделәр булса кирәк, диде. Соңыннан белдек: мишәр егетнең берсе үлгән, берсе кулы яралы хәлдә, Травник больницасына җибәрелгән. Яраланган мишәр Кыям исемле иде.
Сәетгали исемле бер кырым татары бар иде. Бу татар, кырымтатарларга гына хас булганча кап-кара чәчле һәм кап-кара мыеклы, иренеп кенә, акрын сөйләшә, тавышын борыныннан чыгара иде. Шушы Сәетгали качарга гадәтләнде. Качып бер атна йөрми, тотып китерәләр. Асалар, җәзалыйлар. Ләкин ул һаман кача. Аптырагач, моны төрмәгә ябалар. Сәетгали төрмәдән дә кача һәм бер яһүд кибетен баса. Тагын тоталар. Тотып китергәч, аның исем һәм фамилиясен сорап язалар.
– Исемең ничек?
– Сәетгали, – ди бу.
– Фамилияң ничек?
– Паюмов.
Югыйсә, Мәмәтгалиев иде фамилиясе. Якташлары да «Сәетгали» яки «Мәмәтгали» дип йөртәләр иде.
Сәетгалине комендант чакыртып китертә. Комендант болай дип сорый:
– Менә син иртәгә завод эченнән кача алырсыңмы?
– Качармын, Ваше превосходительство! – ди егет.
Комендант:
– Әгәр дә кача алмасаң, таш камерага яптырам. Ә инде кача алсаң, кулыңа язу биреп, иреккә чыгарам. Теләгәнчә кәсеп итәрсең. Бүләк итеп, югары сортлы мең штук папирос та бирәм, – ди. Килешү төзеп, Сәетгалидән имза ала.
Иртән комендант заводны постлар белән чолгата һәм Сәетгалинең берүзенә биш сакчы ияртеп заводка кертеп җибәрә.
– Качырсагыз, башыгыз белән җавап бирерсез, – ди комендант постовойларга.
Сәетгали заводта иптәшләре белән вагонга такта төйи. Әбиткә хәтле бер эшелон такта төялә. Сәетгали әле шунда. Ара-тирә кесә сәгатенә караштыра. Вакытны һәрвакыт күзәтеп кенә тора. Бервакыт, әбит җитүне белдереп, завод гүләргә керешә, ыгы-зыгы башлана. Барча халыклар әбиткә йөгерешәләр. Сәетгали такта төялгән вагонда алдан әзерләп калдырган оясына кереп утыра. Такта төялгән вагоннарны паровоз пар пышлатып, кычкырата-кычкырта шаулап, сөйрәп чыгып китә. Сәетгали дә такталар белән бергә китә. Ыгы-зыгы вакытта биш пост Сәетгалине күздән яздыралар. Постовойлар да, пленныйлар да сборга кайталар. Аларны комендант үзе каршы ала, барча пленныйларны стройга тезеп, Сәетгалине эзли башлый. Сәетгали Паюмов юк. Ул качкан. Комендант шунда ук биш пос­товойны арестовать итә. Такталар төялгән эшелон Травник шәһәренә килеп җиткәч, Сәетгали Паюмов жандармнарга үзен белдерә һәм торба заводындагы комендантка илтергә куша. Комендант сүзендә тора: мең папирос һәм мөһерле ирек язуы бирә. Сәетгали тауар сату эшенә керешә.


VIII
Гәстилдә бик ару гына эшләп йөрим. 1917 елның кыш айлары килеп җитте. Озаклап ятмаса да, кисәк кенә кар явып алгалый. Беркөнне калын кар төште. Аударылган ак чыршыларны көрәп, кардан әрчибез. Тау түбәсендә борынгыдан калган сүнгән вулкан морҗалары еш очрый. Урман эче чокырлар белән тулы. Кайберләренең төбендә челтерәп җир асты чишмәләре агып ята. Чокырның бер ягыннан агып чыга, икенче ягына кереп китә. Шундый чокырлар аркылы ауган агачларны кардан көрибез, үлчәп, пычкылар белән турыйбыз. Пычкы кысылмасынга таскак ясыйбыз. Астан кисәбез, үз-үзебезне бүрәнә астында басылып калудан сакларга тырышабыз.
Шулай эшләгән вакытта бүрәнә өстеннән таеп чокыр төбенә егылдым, тирән кар көртенә чумдым. Иптәшләр казып чыгардылар. Сулы кар, өстем манма. Һәрчак янып торган зур учагыбыз бар иде. Учак каршына чүмәштем. Бик каты кызыша башладым. Тырнак очларыма хәтле сызлый, бөтен тәнем ут яна. Авыру хәлдә Травникка җибәрделәр. Теге җәһәннәм госпитальгә аяк тартмаса да, китәргә туры килде. Үткән елда авырмыйча килеп тә аздан гына үлми калдым әлеге госпитальдә. Бу юлы инде, шиксез, үләрмен дип куркам.
Килеп җиттек больницага. Күрәм: этаж араларындагы җиде кат ишекләр алып ташланган. Иң соңгы ишек төбендә генә бил каешына штык таккан яшь бер бүснәк малае тора. Хәзер иркенлек икән монда. Авырулар, һичкемнән сорамыйча, шәһәргә чыгып йөреп кайталар. Ризык порцияләре аз булса да арткан, сыйфатлы. Икмәк – яхшы бодай икмәге. Кеше башына 400 грамм бирәләр. Шурпа да икмәкле, ярмалы, боткасы да куе. Фирт-фәлән дип аралатулар гел бетерелгән.
Җиңел һәм файдалы эшләргә теләп баручыларны гына йөртәләр. Көчләү һәм кыйнауларның эзе дә калмаган. Элекке вакыттагы җәһәннәм мәлиге кебек усал дежур хезмәтен үтәүче Хәмзә исемле бүснәк капралы ышанмаслык дәрәҗәдә юашланган. Нимес, маҗар-венгрлар күренмиләр. Сөйләүләргә караганда, аларны куып-себереп бетергәннәр. Авырып килүемне белгәч тә, таныш иптәшләрем сырып алды. Кайсы алма китерә, кайсы груша, кайсы слива, кайсы әфлисун, кайсылары колбаса, кайсылары сыр – яткан җирне күмеп ташладылар. Алар ризык бирә торган (колбаса пешергән, җимешләр сортировать һ.б.) иткән урыннарга барып эшли икән. Бер атна ятканнан соң температурам нормальләште, әкренләп йөри башладым. Махсус мине караучы бер кыз бар иде. Хорват кызы. Күзләре кылый булса да, чибәр иде ул. Температурам күтәрелә башласа җитен киндерне суга манып күкрәгемә чорный башлый. Ул хәйлә белән мине шулай коча, мин исә аны чынлап кочарга керешәм. Аннан көлешергә керешәбез. Больница түгел, җәннәт бу. Башка кайгы төште, кире кайтарып җибәрмәгәйләре, дип бик куркам. Иртәнге чәйдән соң, кухняга төшеп, әбиткә хәтле сөяк кимерәм. Юан, кимекле сөякләрнең җелекләре бармак юанлыгы, итләре дә мул гына калдырылган. Бервакыт өелгән сөяк астыннан зур бер йомарлам туң май табып алдым. Мөгаен, поварлар эше булгандыр. Мин майны алып кереп баш астына төреп куйдым. Берничә көн майга болгатып күмәч ашаганнан соң, туң майны жандармнар атып яралаган Кыям исемле мишәр дустыма унике кисәк колбасага алмаштым. Кыям дустым бу майны шәһәргә илтеп бер хатынга саткан. Хатынны шул май белән жандармнар тоткан. Халыкка тоткыннардан бернинди продукт та алырга ярамый икән. Сорау ала башлагач, теге хатын майны больницада ятучы яралы урыс пленныеннан сатып алганлыгын әйткән. Жандармнар әлеге хатынны ияртеп Кыямны тотарга дип больницага килделәр. Пленныйларны зур һәм озын коридорга тезә башладылар. Әлеге хатын май сатучының Русия татары икәнлеген дә ирештергән. Шунлыктан коридорга фәкать татарларны гына тезделәр. Кыям, май сатучы, әллә нинди киемнәр киеп, зур козырёклы бик ямьсез фуражканы күз өстенә үк төшереп, стройга чыгып басты. Хатын һичберәүне: «Май сатучы татар егете менә шушы», – дип әйтә алмады.
Кыям хатынның каршысына ук килеп, ике кулы белән бөеренә таянып:
– Әнкәем, исеңә ныграк төшер әле, сиңа кирәк кеше мин түгелме? – дип кат-кат эндәште.
– Юк, син түгел, – диде хатын аптыраулы тавыш белән.
Кыям, безгә борылып, татарча, әкрен тавыш белән:
– Мин булсам да, танымассың шул, әнкәй, – диде.
Хатын Кыямны таныса, егетем мине дә әйтмичә калмый иде. Мишәр егетләре күп уйлап тормый алар, үзләренә кыенлык килсә, сер капчыгын бушатып, төбеннән селкеп үк куялар. Ул да, мин дә җаваптан котылдык. Дежур Хәмзәгә дә эләгәчәк иде. Поварларга да җавап тотарга туры киләчәк иде. Хәмзә дә бу хакта алдан ук аңлатып, майны чәлдереп, шәһәргә чыгарып сатучы арада булса, стройга өстен алмашып басарга кушкан иде. Жандармнар киткәч, бармак янап, Кыямга:
– Син икәнсең, шайтан! – диде. Тавышына артык ачу чыгармыйча, яңадан сак булырга кушты.
Больницага эләгүем Раштуа бәйрәме алдыннан иде. Бәйрәм уңаеннан яхшы әбит белән ужин бирелде, иртәнге чәйгә ром да салганнар иде. Гыйнвар ае узды, февраль аеның азаклары килеп җитте. Савыккан кешеләргә комиссия ясап, эш урыннарына озаталар. Без комиссиягә кермәскә тырышабыз, качабыз. Китәсе килми бит. Беркөнне иртәнге чәйдән соң шәһәргә чыгып киттем. Башта бер сәгатьчегә кереп, утын ярып, ике крона акча эшләп чыктым. Яңадан эзләнсәм дә, эш бирүче табылмады. Шәһәр базарына киттем. Кибетләр буйлап йөргәндә тауар сатучы бер кыз каршысына килеп туктадым. Төсенә караганда бу кыз яһүд кызы булса кирәк. Бүснәк мөселман кызлары болай киенми. Кыз саткан кибет алдында, стойка янында, бер бүснәк-мөселман хатыны да басып тора иде. Аның уң ягына килеп бастым. Үзләре теле белән әйткәндә, бу хатын түрчәнкә, ягъни төрек, мөселман дине тотучы – минем диндәшем була инде. Өстемдә пленныйлар киеме булса да, башыма мөселман бүснәкләрчә кып-кызыл фәс кигән идем. Бу төрек хатынына илтифат итмәдем. Төрек хатын-кызлары йөзләренә челтәрдән пәрәнҗә эләләр, күлмәкләре киң итеп тегелгән. Аларның яшьме, картмы икәнлеген аеру да бик читен. Яшь дип уйларсың, чуттан чыккан карт булыр. Төс-кыяфәтен дә чамалап булмый. Шунлыктан көләч, яһүд дип уйлаган сатучы кызга эндәштем, нинди булса да эш юкмы икәнлеген белешә башладым. Бар белгән хорватчаны кулланам инде.
Сатучы кыз шаяртырга тотынды. Башта «эш юк», дип маташты. Өстәп:
– Син нинди эшләр эшли беләсең? – дип көлә.
– Хуҗалык эшләрен кем белмәсен? Барын да эшли беләм: утын кисәм, сабан да сөрәм, чәчәм, урам, печән чабам. Илдә чакта барысын да эшли идек, – дидем.
Кыз бөгелә-бөгелә көлә һәм миннән кабат-кабат:
– Русиядә иң мөһим эшне эшләмиләрме әллә? Шул эшне белүеңне әйтмисең, – ди.
Кызның шаяртуын төшенә яздым бугай. Оялып, башымны түбән иеп, тик тора башладым. Минем оялуымнан кыз да уңайсызланды бугай. Көлүен тиз бетереп, сүзне икенчегә борырга тели, ләкин сүзне ничек яңартып башларга белми. Шул чакта төрек хатыны көрсенеп куйды:
– Мескенкәйләрем, заруленниклар (кул арасына керергә тырышып йөрүчеләр). Утын ярып, су ташып йөриләр шунда... – диде. Миңа табан борылып:
– Әллә син мөселманмы? – дип сорады.
Аңа таба карамыйча гына:
– Әйе, мин мөселман кеше, – дидем.
Хатынның тавышы бер яшь кенә кызның мөлаем тавышын хәтерләтте. Ләкин мин аңа таба һәнүз карамый идем әле. Хатын, ашыгып, тагын сорау бирде:
– Мөселман булсаң, берәр дога укып күрсәт әле?
Мин шунда ук әгузе-бисмилла әйтеп, «Әлхәм» сүрәсен укый башладым. Хатын мине бүлеп:
– Бу сүрәне монда эләккән һәр урыс пленные белә. Һәркем өйрәнә, башларына төшкәч. Бүтәнне укып күрсәт әле син, – диде.
Шулчакта хатынга текәлеп, сынап карап алдым. Юка пәрәнҗә эченнән матур, кызарып пешкән алмадай чибәр йөз шәйләнде. Һушсыз булу дәрәҗәсенә җиттем. Соравына җавап итеп, ничек шулай туры килгәндер, «Йосыф» сүрәсендәге Йосыф-Зөләйханың камәл мәхәббәт белән сөешүләрен бәян кылган аятьләрне укырга керештем.
Хатын, дулкынланып:
– Ярар, укымышлы чын мөселман егет икәнсең. Ышандым инде, – диде. Куеныннан зур ике алма чыгарып, миңа сузды. Алмаларны алдым, шундый борлыктым, үз-үземне оныта яздым. Әллә нәрсәләр искә төште – илдә калган сөйгән дус кызларым, иректә, рәхәттә йөргән чакларым, әти-әнидән күргән иркәлекләрем... Бу илдә забун булып, кешегә дә хисапланмыйча, эттән ач, дуңгызлардан кадерсез йөрүләрем исемә төшеп, яшьле күзләремне яшереп, ашыгып китеп барган чагымда, арттан кычкырган баягы моңлы тавышны ишеттем:
– Тукта әле, тукта әле! – ди иде бу тавыш.
Ирексездән, борылып карадым. Әлеге түрчәнкә артымнан җәһәтләп килә иде. Туктадым. Ул басынкы һәм назлы тавыш белән:
– Бездә эш бар иде. Барырсың микән? – диде.
– Нәрсә эшләргә кирәк соң?
Ул чын ихласлык белән:
– Утын ярасы бар иде, – диде.
– Барам, миңа эш кенә булсын, – дидем мин.
Ул ярым каушаган хәлдә:
– Алай булгач, безгә баруның тәртибе шулай булыр: мин алдан барам. Син мине югалтма да, якынаеп та бетмә. Үзең беләсең, бездәге тәртип каты, – диде.
– Беләм... – дидем.
Аларда хатын-кызлар һәрвакыт өй эчендә генә утыралар. Шәригать шулай куша. Йөзләренә пәрәнҗә япкан хатыннарның чит ирләр белән кара-каршы сөйләшеп торганнарын күргәнем булды. Якыннарымы-түгелме – анысы миңа билгеле түгел. Тагын шундый хәлләргә очраган чаклар була иде: юлда бер төркем хатыннар ят ирләрне очратсалар, юл читенә кереп, ирләр узганчы чүгәләшеп утырып калалар. Әйтерсең, эттән посып калучы песиләр! Берәр йортка якынлаша башласаң, төрек ирләре әллә каян ук сиңа бакыра башлый: «Не смей, мусульманский кучу», – дип йөгереп килә. Әгәр дә берәр хатынга якынрак килсәң: «Не смей мусульманская женщина!» – дип бакыралар. Аларның көмеш чылбырга таккан пычаклары билләрендә генә йөри. Мөгаен, тыңламасаң кадарлар да иде.
Менә шуның өчен дә әлеге хатын:
– Югалтма да, кырыма да килеп җитмә! – дип, мондагы тәртипне аңлатып куйды.
Ярар, киттек. Хатын алдан бара. Мин аңа карап барам. Мондый ныклы тәртипне ригая кылуга (үтәүгә) ачу да килә. Мөселман шәригатен, Коръәннең мөселман хатын-кызларга биргән хокукларын мин белмимме! Болай ук кылану – Коръәнне бозу ул! Шундый фикерләремә мавыгып, алдымнан барган хатынның үкчәсенә баса язам икән. Аның: «Бик миңа елышып барма!» – дигән сүзләре исемә төшеп, артта кала башлыйм. Көтмәгәндә берәр ир заты каршыга чыгып, бәйләнеп китүе ихтимал булганлыктан, үземне дә сакларга тырышам, бу хатынны да кызганам. Аны рисвай итә күрмәсеннәр, дим. Хатынның йөзен күрмәсәм дә, кигән күлмәкләре капчыктай салынып торса да, чамалыйм – ул әле яшь, гәүдәсе, аяк атлаулары килешле. Хатын станлы (зифа гәүдәле), килешле һәм бик үк тулы тәнле булмаска ошый. Чибәрлек ягына да төшеп калган түгелдер кебек. Инде хыялымда бу хатынның сурәтен ясап куйдым, булса да булыр икән шундый чибәр, гүзәл зат, дип гаҗәпләнеп барам. Җил өргән арада күлмәге тәненә сыланып ала, хатынның тәне җиңелчә калтыранып барганын чамалыйм. Базарны да чыктык, бик күп борылма урам-тыкрыкларны уздык. Ниһаять, шәһәр читенә чыгып, бер генә яклы урамнан бара башладык. Мин хатыннан һәнүз саен ерак кала барам. Хатын борылып-борылып карап: «Бу солдат арттан килә микән?» – дип күзәтүе миңа бик ямьле иде. Хатын бер капканы ачып, башын изәгәдәй: «Күрә микән кая кергәнемне?» – диптер инде, борылып бераз тукталып алды. Тиз атлап шунда барып кердем. Баскычтан ук биек чардакка менеп китешле. Әлеге хатын бер әби белән таныштырды. Бу карчык йөз дә өченче яше белән бара икән! Бик ачык каршыладылар. Карчык мине күрү белән еларга кереште:
– Минем бәбкәем дә шулай интегеп йөри торгандыр инде...
– Улың кайда соң? – дип сорадым әбидән.
– Русиядә пленда, – диде әби, кытыршы бармаклары белән күз яшен сөртеп.
– Хәбәре бармы улыңның?
– Бар... Казан дигән шәһәрдән хаты килгәли. Болай бик зарланмый үзе. Казан мөселманнары бик яхшылар, дип мактый. Син, улым, Русиянең кайсы җиреннән? Бик зур, диләр бит ул илне. Чамасыз олы, диләр.
– Мин шушы Казан дигән каладан, – дидем.
Мондагы надан халыклар түгел, шактый укымышлы нимесләр дә Уфа шәһәре турында хәбәрдар түгелләр. Казан дисәң, әле бераз күзаллыйлар. Безнең якка Уфа каласы якынрак. Анда барып җитү мөмкинлеге дә күпкә уңайлы. Шуңа күрә безнең як кешеләре дөньяга Уфа аша чыгып таралалар. Без үзебезне Казаннан дип түгел, Уфа якларыннан дип сөйләшәбез. Шуңа күрә, карчыкка гомерендә ишетмәгән Уфа ягыннан икәнен белдереп тормадым, Казаннан, дидем. Бусы да алдашу түгел.
Әби телгә оста, зиһене үткен, үз хәлләрен сөйли башлады. Улы шушы киленгә өйләнеп, унбиш көн генә торган, сугышка алып киткәннәр. Унбишенче ел башында ук пленга да эләккән. Бу кыз нибары унбиш көнлек кенә хатын булып калган. Бу халыкларда тәртип шундый: кызлар кияүгә бармас борын битләренә пәрәнҗә япмыйлар. Кияү куенында бер кич кунгач, пәрәнҗә куялар икән. Килен мин эшләргә тиешле эшне күрсәтте. Нәзакәтле сөйләшүеннән киленнең иркәрәк бичә икәнлеген чамалап алдым. Эш ягына да көчәнә торган түгел икән. Әрдәнә утыны яру күп көч сорамый, ә бичә нәзек бүкәндә кечкенә бер ботак булса да аны читкә алып ташлый барган. Андый бүкәннәр шактый җыелган, чүмәлә булып өелгәннәр. Шуларны ярырга кушты. Эшкә керештем. Больницага килеп тәрбия күргәч, тазарган идем, беләктә гайрәт уйнап тора. Колбасный цехта эшләүче иптәшләрем ай буена яңа суйган иттән шулпа эчерделәр, хайванның эч маеннан өзмәделәр. Минем ише хәлсезләнгән кешегә ифрат файдалы икән ул эч мае. Башта мин аны эчүдән баш тартырга теләдем. Нинди хайван мае икәнен кем белгән? Бәлки чучка маедыр?.. Дусларым ай-вайга карамыйча кыстыйлар. Беренчедән, без сугыш кырында әсир төшкән Аллаһ бәндәләре, тоткыннарга хуҗалар ни тамызсалар, шуны ризык итәбез; икенчедән, шәригать буенча авыруга дару өчен һәр файдалы нәрсәне эчәргә яраганын искә төшерделәр. Иптәшләрем арасында даны ерак киткән мәдрәсәләрдә укыган чын белемле зыялы шәкертләр дә бар иде. Аларның киңәшләренә колак салып, һәркөнне берәр австрийский бокал эч мае эчә башладым. Әйткәнемчә, нинди хайванныкы булгандыр, авыруларым күзгә күренеп чигенделәр, хәлләнә башладым. Тәнемә сеңеп кенә барды бу май. Көч кергәч, ниндидер батырлык эшлисе килә бит ул...
Беркөнне, гадәтләнгәнчә, кухняга сөяк кимерергә төштем. Күрәм: складның ишеге бер карыш чамасы ябылып җитми калган. Ишекне ачып карадым. Кул сузымында гына түшкәләр өеме. Бар бик зурлары, бар кечкенәләре. Мин бер түшкәне чәлдерергә уйладым. Кердем складка. Иң кече дигән бер түшкәне күтәреп маташам. Зурлары янында гына кечкенә булып күренә икән. Түшкәне шинель чабуы астына яшерергә тырышам, булмый бит. Калдырып чыгарга туры килде түшкәне. Һәнүз аласы килә. Тагын кердем. Тагын куркып алмыйча чыктым. Ниһаять, өченче керүемдә чәлдердем түшкәне. Бер этажга мендем. Бу этажда Австрия солдатлары ята иде. Яшеренеп аулак кечкенә бүлмәдә торам. Бүлмәгә солдатлар тәмәке тартырга керәләр иде. Быдыр-быдыр сөйләшеп ике авыру солдат килеп керде. Мин аларга шинель астарындагы түшкәне күрсәтеп:
– Трбияш, пан, продам, – дидем. «Кирәкме, сатам», – дигән сүзләр була инде.
– Кулькы кушты? Кулькы кушты? – Ягъни: «Ничак тора, ничак тора?» – дип, яныма килеп бастылар.
Эләксәң, эш харап. Үзаралай шыпырт кына тәртип куйдылар. Берьюлы алмаска, солдатлар берәм-берәм генә кереп, өлешләп алырга булдылар. Солдатлар алмашлап керәләр, пәкем белән түшкәне бер кроналык, ике кроналык, биш кроналык, ун кроналык итеп кискәләп сата торам. Ит базарыннан ким түгел. Йөз утыз кроналык ит саткач, эшне туктаттым, калганы үземә бер атнага җитте. Тозланган, ләкин киптерелмәгән түшкә иде ул. Шулай, дуслар, солдат тазарып, сихәтләнеп тик ята башласа, әллә ниләр майтарып ташлый икән ул. Чибәрлегем дә бар, көчем, дәртем ташып тора, җан эзләнә башлый. Табигать шулай куша. Җан-фәрман утын ярам, яшь килен миңа булышкандай итеп янымда йөри. Җай булса, тартып алып, кочакка сеңдерер идем дә бит... Киленнең дә күңеле уйнак­лый, һуштан язу чигенә җиткәнлеге күренеп тора. Сизәм, карчык булмаса, ике уйламый бер-беребезгә ташланыр идек. Әби һәнүз балконнан безне күзәтеп, карап тора. Ул, бичара, үзенең карчыклык вазифасын тулысынча үтәргә тырыша. Беләктә көч кайный, йөрәк шаулап тибә, әллә нинди шашкын дәртле, мәхәббәтле гайрәтем белән әрдәнәгә шундый каты китерем чабам. Йомычкалар зырлап һавага очып китәләр. Көчем котыра, дәртне кая куярга белмим. Солдатның уенда өч нәрсә генә булырга тиеш: ашау, йоклау һәм илгә хезмәт итү. Башына икенче төрле исәп керә башлауга, ул солдат булудан туктый. Әсиргә исә ачтан үлмәү һәм ничек тә исән-имин илгә кайтып егылу турында гына фикер йөртү лазем. Башка нәрсә уйга да килми, теге яки бу нәрсә уйга килә икән, аннан тоткынга бер файда да юк та – үзеңә хафа, җаныңа көчлек килә. Вәссәлам. Ярый, мондагы хәлгә кайтыйк. Шулай, җенләнеп утын яра торам, ияк астымнан ниндидер кату алып, йөземә калтырану тарала, хатынның да йөрәге күкрәген ватардай итеп тибә булса кирәк. Кинәт читкә борылып, күкрәк тирәсен тотып алгалый. Моны ачык сизәм. Хатын торган саен миңа елыша, бетмәс-төкәнмәс көч белән әрдәнә бураны очыруыма хәйран калып, исен-акылын тәмам җуя бара кебек тоела. Эшлибез шулай, балконнан безне күзәтеп торган карчык тәмам туңып, бөрешеп, чарасыздан тамак кыра башлады. Салкын җилдә бөтенләй күшегеп беткән, дер-дер калтыранганы миңа күренеп тора.
– Әби катып үлә бит, – дим әкрен генә.
Бичәкәй дә моны күреп торган, карчыкны кызганып, аның янына менеп, җитәкләп өйгә алып кереп китте. Бик озак тормады килен, тагын минем янга төште һәм шунда ук әби дә балконга килеп чыкты. Тагын безне карап тора башлады. Карчыкка да ачуым килә башлады. Карчык йөздә өч яшь яшәгән. Бернәрсә дә аңламый микәнни? Ник ул яшьләрне саклап маташа? Әгәр дә шушы күз бәбәге кебек бердәнбер килене булмаса, бу карчык бер көн дә тора алмас иде. Безнең якта мондый ыспай гәүдәле, назлы сылукайларны «күз бәбәге кебек» дип йөртәләр. Күз керфеге чак кына тәэсирләнүдән дә тибрәнеп китә. Кыз баланың тәмам өлгереп, һәрнәрсәгә гаҗәпләнеп, өметле каравы, һәрнәрсәдән сөенеч, ямь эзләгәнне белдертә торган сүз бу. Кызганам киленне. Бу киленне генә түгел, гомумән, төрек хатын-кызларын кызгана башлыйм. Тагын гайрәтем арта. Монысы ачулы гайрәт бугай. Тирәмдә бөтерелгән бу чибәр хатынны, ичмасам, бер кочып суырып үбеп тә булмый бит. Ачуым котырып, балта белән ордым бөке (бук) әрдәнәсенә. Балтаның сабы тимере яныннан сынып чыкты. Бу вакытта нибары җиде палан (пүлән) ярасы калган иде. Хатын хәсрәткә калды. Ә әби сөенә шикелле. Аның салынган иреннәре таралып киткән һәм эчкә баткан күзләре сукыр лампа кебек елтырый иде.
– Сапсыз балта калдырып китә алмыйм. Икенче сап ясарга кирәк. Тагын бер балта кисәге булса, бу балтаны элеккесеннән дә яхшырак итеп саплар идем.
Килен дәшми генә каударланып чиннек эченә кереп китте. Кулына бер балта тотып кире чыкты.
– Бу балта белән сап юнып булмый шул, – дидем. – Югыйсә, сап юнырдай, нәкъ кирәкле агачлар бар икән, – дип, сөйләнгәләп әрдәнә арасындагы бер пүләнне алып күрсәттем.
Килен янә карчыкны җитәкләп өйгә кертте дә, әйбәтрәк балта эзләргә урамга чыгып китте. Мин ул арада чыралап яргалаган утыннарны чиннеккә кертеп өеп куйдым. Алар утынны ваклап, чыра кебек итеп диярлек ярырга күнеккәннәр. Килен озак йөреп балта алып кайтты. Озак йөрүнең сәбәбе – балта сабы ясау осталык эше булып саналганлыктан, ул осталар балтасы эзләп йөргән икән. Ярый, үз осталыгымнан чыгып, чыннан да, матур, килешле итеп балтаны саплап җибәрдем.
Хатын балтаны кулына алып, яңа сары сапны әйләндерә-әйләндерә карап торгач:
– Менә шушы балта саплау гына да бездә унике крона тора, – диде.
Калган утыннарын яргалап бетердем. Бүгенлек эш бетте. Хатын утынлыкка манный өйрәсе һәм арпа күмәче чыгарды. Чыгарганнарын ашап бетердем. Теге затсыз әби дә балконнан карап торды. Ашагач, шартын китереп, озаклап дога кылдым, хуҗабикәләргә рәхмәт укыдым. Килен биш крона акча бирде һәм, әбинең читкә карап торуыннан файдаланып, кинәт кенә гәүдәсе белән миңа сарыла төшеп, кызу итеп, иртәгә тагын килүемне үтенде. Вәгъдә бирдем һәм саубуллашып кайтып киттем. Мием кайный, хыяллар мине әллә кайларга алып ките. Хатынның кайнарлыгын әле һаман тоям сыман. Больницага кайтып керүгә, әбиткә звонок та бирделәр.
Икенче көнне ишек төбенә ныклы постлар куйганнар иде. Берәүне дә чыгармадылар. Куып комиссия камерасына керттеләр. Врач, аркамнан сөеп, тазаруымны әйтте. Икенче көнне үк торба заводына озаттылар. Шулай итеп теге чибәр килен белән кабат очрашу хыял гына булып калды.


IX
Бер якшәмбе көнне үзебез сыман ук тоткын поляк солдаты мине үз янына чакырды. Бардым аның кырына. Ул өстенә кызыл диагональдән тегелгән җылы бишмәт кигән иде.
– Кенәз, – диде ул миңа. – Син бер җиргә дә чыгып йөрмисең. Әйдә, мин сине диндәшләрең – төрекләр янына алып барам...
Кызыксыну көчле иде, барырга булдым.
– Кая барырга җыенасың? – дип сорашучылар булды, әйтмәдем.
Киттек поляк белән урман эчендәге тар сукмак буйлап. Юлыбыз торган җиребездән көнчыгыш ягына сузыла. Тар гына сукмак. Урман ташлыкка үсеп чыккан. Анда зур – сыер һәм ат гәүдәләре кадәр, кечерәкләр – бозау, сарык гәүдәләре кадәр ташлар. Валуннар, диләр. Шул ташлар арасыннан сукмак шуыша. Бу сумактан кешеләр сирәк йөриләр, ахры. Моңа хәтле бу тарафта бөтенләй дөнья юктыр, дип уйлап йөри идем. Яшькелт чыршылар каплап алган, Травник шәһәренә хәтле сузылган биек, яссы таулар гына шәйләнә иде. Бара торгач, поляк дус белән тауның артына чыктык. Тауың аргы ягында зур тигезлек җәелеп ята икән. Ерак җирләр ялтырап күренә. Инде тау итәгеннән барабыз. Шактый баргач, сукмак гел бетте. Таудан тәмам төшеп, үзәнлеккә табан теркелдибез. Әйтерсең, куерып аккан болыт түбәсеннән җиргә төштек. Сукмак беткән җир сөзәгрәк урыннар иде. Шулай читенлек белән тауны төшеп җиттек. Авыл-салалар юк, әле анда, әле монда бүснәк өйләре күренә иде. Бергәләп оешып утыру юк. Берсенең йорты – тау түбәсендә, икенчесе тигез урында йорт корган. Йорт яныннан ук басу-кырлар башлана. Кайсының җире аз гына, кайсыныкы шактый иркен күренә.
Бер йорт каршына килеп тукталдык. Поляк миннән мөселманча кычкырып сәлам бирүемне үтенде. Кая барганымны яхшы белгәч, аптырап калмадым, гарәпчәләп, көр тавыш белән: «Әссәламәгаләйкем!» – дип кычкырдым. Шунда ук өйдән бер төрек килеп чыкты һәм: «Вәгаләйкемәссәлам!» – дип җавап кайтарды, сүзгә керешеп тормыйча, безне өенә алып керде. Гадәттә, аларның өйләре өч бүлмәле була. Берсе – иң алдагысы, кухня. Ул җир идәнле була. Бүлмә уртасына, туп-туры идәнгә ут ягып бәрәңге һәм аш, кукуруз боламыгы пешерәләр. Ут тирәсенә кечкенә тәбәнәк эскәмияләргә түгәрәкләнешеп утыралар. Тәмәке тарталар, ашыкмыйча әңгәмә саталар. Бу өйгә кергәч тә без шундый күренеш күрдек. Ут тирәсенә биш-алты төрек утырганнар, шулай күрше-күкертләр бергә җыйналганнар. Безгә урын бирделәр һәм тәмәке тәкъдим иттеләр. Мин, тәмәке тартмагач, тәкъдимне кире кактым. Шунда берсе миннән:
– Әллә сез русский төрекме? – дип сорады.
– Русиядә төрек халкы барлыгын белмим. Мин чыннан да Русиядән, мөселман татары, – дидем.
Берничә төрек бердәм рәвештә шаулап алдылар:
– Татар, татар! Мөселман!
Мин полякча, нимесчәләбрәк:
– Я, я, җист татар (әйе, әйе, татар булам), – дигән булдым.
Русиядән пленнан кайткан ике төрек сүзгә керештеләр. Аларның берсе – Омскида, Себердә, икенчесе Казанда әсирлек хафасында булганнар. Безнең илдәге мөселманнарның яшәү рәвешен ошатканнар, яратканнар. Тик шунысы бар: Русия мөселманнары урысларга караганда ярлырак яшиләр, авырлык белән гомер кичерәләр, диләр. Моңа аптырауларын белдерделәр. Бездәге мөселман татар хатын-кызларының пәрәнҗәсез йөрүе дә исләрен җибәргән. Начар итеп сөйләмиләр, төрек хатыннарына да пәрәнҗәне ташларга вакыт, дип куялар. Бу мәсьәләдә сүз көрәштереп тә алдылар. Миңа Русиядәге хәлләр кызыклы, сораша башладым. Бу инде 1918 елның язы бит. Ләкин алар Николай патшаның тәхетне ташлавын, хөкүмәт белән Керенскийның идарә иткәнен генә әйтә алдылар. Боларны хөкүмәткә Керенский утыргач кайтарганнар икән. Минем өчен шаккаткыч, кем әйтмешли, табадан яңа гына пешеп төшкән хәбәрләр иде бу. Пленныйлар өчен яшәү шартларының нигә шактый йомшавын аңлый башладым. Элекке кебек каты тәртип кулланырга теләгән капралларга көн бетте. Сугарга дип кул күтәрсәләр, тоткыннар үзләре сугып җибәрергә дә күп сорамыйлар. Аның өчен хөкемгә тартучы юк. Тоткыннар көч куллануны артыкка җибәрсәләр, капрал постовойларны ярдәмгә чакыра, тегеләрнең берсе дә арага кереп кысыласы килми, ишетмәгәнгә салышып, берсе дә ярдәмгә килми:
– Теләмибез, господин капрал! Үзегез төрткән утны үзегез сүндерегез! – диләр.
Эшкә барганда постовойлар форма өчен генә иярә. Элеккеге кебек стройга тезеп мәтәшмиләр. Эш урыннарына баргач та ятып йоклыйлар. Кайберәүләргә ачуы килсә, мастер да постларга ярдәм сорап кычкыра. Ләкин постовойлар аның сүзен тыңламыйлар да, ишетмиләр дә, кырына да бармыйлар. Мастер чәчләрен йолкырдай була. Шулай вакыт үза. Капрал белән постовойлар еш ызгышалар. Кап­рал аларны җәзага тартмакчы булып, комендантка әләкләп карый, һич теләгәнчә нәтиҗәгә ирешми.
Йокламыйча да төш күреп була икән һәм андый төшнең юрамасы көне-сәгате белән тормышка аша икән. Беркөнне эшне әбиткә хәтле ике сәгать алдан бетердем. Кешегә күренмичә, урман аша туры гына баракка кайтып киттем. Тау башлап барганда, бер ялансулыкка килеп чыктым. Киртләч-киртләч, диваннар тезелгән кебек, таш тезмәләре бар. Арылган иде, утырдым шул таш диваннарның берсенә. Каршымда матур күренеш-манзара ачылды: ямь-яшел үсмер чыршылар белән кап­лаган кечерәк таулар тезелеп киткән. Башка кисәк уй килде. Тукта, мин әйтәм, бу матурлыкны туйганчы бер күреп калыйм әле. Кем белгән, бәлки, иртәгә үк бу җирдән кая булса да алып китәрләр. Шулай хыялга бирелеп шактый утырдым. Ямансу уйларда баракка кайтып яттым да йокладым. Соңлап иптәшләр әбиткә кайттылар. Бергәләп ашарга утырдык. Яссик дигән җирдә эшли идем мин бу чакта. Гәстилдән эшелон килеп төште. Машинист янәшәсенә утырып, управляющий да килгән. Безне стройга тезделәр. Унике иптәш белән минем исем-фамилиямне дә язып алдылар.
– Иртәгә сигез сәгатьтә канцеляриягә төшәсез. Сезне моннан башка җиргә озатабыз, – диде комендант.
Икенче көнне расчёт ясап, безне Сараево шәһәренә җибәрделәр. Сараево, Бүснә-Һәрсәкнең (Босния-Герцеговина) баш шәһәре.
Сараевога өч яктан тимер юл керә. Берсе – Травник ягыннан, берсе – Албания ягыннан, берсе – Белград, ягъни Сербия ягыннан. Сараевода һәм аның тирәләрендә торучылар күбесенчә мөселманнар, хосусан, Сараево халыклары – төрекләр булса кирәк.
Солтан Сәлим хөкем сөргән чорда күп кенә халыклар Төркиядән бире килгәннәр. Кызыгы шул: кешеләр озын гомерле монда. Йөз яшь һәм йөз унбиш яшьтәге картлар бүснәкчә, хорватча да, төрекчә дә сөйләшә беләләр. Яшьләре саф хорватча сөйләшәләр. Монда халыклар күбесенчә йөз яшь яшиләр икән. Сараево тирәсендә завод һәм фабрикалар күп һәм аның тирәсендә төрек алпавытлары да күп. Сирәгрәк православный һәм католик, яһүд, хәтта нимесләр дә бар. Сараево шәһәре төзек. Стеналары тоташ пыяла дүрт-биш катлы йортлардан гына торган урамнар да бар. Электр стансасы да бик зур икән. Сараеводан электр көче унбиш чакрымга хәтле ераклыкларга тарала. Безне Сараеводан дүрт чакрымда читтә урнашкан, Албаниягә китә торган тимер юл өстендәге Ступа дигән стансага китерделәр. Монда да эшкә җиктеләр. Игенчеләр булып киттек. Паровой машина көче белән катлаулы молотилкада ашлык суктырып йөрдек. Ашлык сугу беткәннән соң бәрәңге алуга керештек. Анда бәрәңге дә бик уңа икән. Бер төптән, санап караган булды, йодрык кадәрле туксан-туксан биш данә бәрәңге ала идем. Әле исәпкә алмаган егерме-егерме биш данә ваграклары да була иде. 1918 елның көзе иде бу. Пленный тормышыбыз әле һич үзгәрми. Тик аяусыз каты җәзалар кулланмыйлар, капраллар берхәтле йомшаган төсле күренәләр. Икмәк порциясе артмый, тик шунсы бар – күгәргән ипи бирү бетте, әйбәт, таза икмәк бирәләр. Элек Австрия солдатларына бирелә торган өлеш – бер зур бодай икмәген дүрт пленныйга бирәләр. Аш дигәне – бәрәңгеле, кәбестәле, кабаклы шурпа. Аңа ит яки май катнашмый, ә инде хезмәт мәсьәләсенә килгәндә, көндез дә, кич тә эшкә йөртәләр. Көндезге эш казнага булса, төнге эш капрал һәм башка әфисәрләр кесәсенә эшләнә. Тоткыннарны җирле халыкка сатып акча эшлиләр.
Шулай бервакыт бәрәңге ташып йөри идек. Кичке юлга бардык. Капрал бер юан кеше белән сөйләшеп тора. Җиде олауга бәрәңге төядек. Һәр олауга пар үгез җигелгән. Арбалар алагаем зур, тирән. Һәр арбага йөз пот бәрәңге сыя. Көн болытлы иде. Кояш баеп барганда яңгыр ява башлады. Дүрт чакрым ераклыктагы Сараево шәһәренә җибәрделәр. Кемгәдер җиде олау белән җиде йөз пот бәрәңге илтәбез. Яңгыр көчәя бара, түгә генә инде. Төнге сәгать тугызларда Сараевога барып кердек. Күп урам-тыкрыклардан борыла-борыла бер җиргә килеп туктадык. Җиде йөз пот бәрәңгене, без, чыланып беткән җиде кеше, бушатырга да тиеш бит әле. Юан кеше бушатыр урынны күрсәтте дә, үзе каядыр китеп югалды. Җитмәсә, бәрәңге бушата торган урын шундый урын – ике каралты арасына туры килде. Яңгыр суы ике яклап улактан ташып ага, өскә коелып тора. Коендыра гына! Безнең өстә алама гимнастёрка, алама чалбар, яланаякбыз. Борынгы заманнарда крепостной крәстиян яки кол шундый булгандыр. Төнлә сәгать өчләрдә җиде йөз пот бәрәңгене бер таш өйгә ташып бетердек. Кызу эшлибез инде. Имеш, тизрәк эш бетсен. Кайтыр юлга чыктык. Урамнарда электр яна. Шәһәр көндезге кебек якты. Рельс буйлап чаңлап трамвай килә. Мин алда идем. Трамвайга юл салу нияте белән читкә тартам үгезләрне. Читкә чыгу турында уйламыйлар да. Бирә звонокны трамвай. Колакны ярып чаң-чаң, чаң-чаң килә. Булмагач булмый инде, үгезләрне юлдан чыгара алмадым, дилбегәне ташладым да, читтән карап тора башладым. Кем җиңәр: үгезләрме, әллә трамваймы? Шалтыратып килде-килде дә трамвай туктады. Үгезләрем электр яктысында күзләрен яшелләндереп, трамвайга акаеп карап тик торалар. Болай карап торулары: «Кемнәр сез, нишләп йөрисез монда?» – дигән сыманрак иде.
Трамвайда халык күп иде. Бар анда ирләр, хатын-кызлар, хәтта пәрәнҗәләрен югары баш өсләренә ташлап, йөзләрен ачкан яшь төрек хатыннары да күренә иде. Үгез кайгысы китте. Төрек кызларына карап: «Сөбханалла, чибәрләр икән!» – дип уйладым мин. Трамвайдагылар төшеп, безне сырып алдылар. Аларның безгә түгел, кемнәргәдер яман ачулары чыккан. Йөзләре ярсудан ярылырга тора. «Әллә бу господалар безгә ачуланалармы? Тирес битләр...» – дип куйды бер иптәшем.
Пәрәнҗәләрен күтәргән матур йөзле кызлар ныклап шаулыйлар:
– Әй мескеннәр, көндез эшләүләре җитмәгән, җиде төн уртасында да йокысыз-нисез, ач килеш кара яңгырларда эшләргә мәҗбүр итәләр!..
– Аһ, Аллам, ялан аяклары, аһ, Аллам, өс-башлары... – дип хатын-кызлар аһ-ваһ киләләр.
Арадан бер зыялы ир кеше сүзгә кереште:
– Тыңлагыз, урысскийлар! – дип кычкырды ул. – Тиешенчә, яхшы итеп солдатларча киендермәсәләр, иртәгә эшкә чыкмагыз! Тиешенчә, кешеләрчә ашатмасалар, бервакытта да эшкә чыкмагыз! Бүгеннән соң беркайчан да төнлә эшкә чыкмагыз. Сезнең Русия ягында пленда калган безнең братлар барысы да кайтып беттеләр хәзер... Ник сезне кайтармыйлар? Сорагыз, таләп итегез, сезне дә кайтарырга тиешләр! – дип сүзен бетерде.
Кондуктор формасындагы кеше ялынган тавыш белән:
– Кадерле урысскийлар, үгезләрегезне юлдан алыйк инде, – диде.
Җыйнаулашып арбаларны берәм-берәм юлдан чыгардык. Трамвайдагылар кулларын изәп китеп бардылар. Кар катыш яңгыр ява башлады. Салкын, түзеп тормалы түгел, күшектек. Үгезләрне ташлап, күз күргән якка йөгерәсе килә. Үгезләр бер дә ашыкмыйлар. Салкын җил торган саен көчлерәк өрә. Арбада ышык түгел. Таң атканда кайтып кердек. Йоклап алгандай иттек, эчкә җылы кереп җитмәгән иде әле. Иртән капрал, уятып, тагын үгезләребезне җигәргә кушты. Мин отказаться иттем. Капрал җикеренергә кереште. Мин аңа каршы:
– Төнлә җиде йөз пот дәүләт бәрәңгесен каядыр аткардыгыз, шуны эшләп көчебез бетте. Өстебезгә кием бир. Кичә безгә Сараевода бер әфисәр киемсез эшкә чыкмаска кушты. Төнлә эшләүнең дә канунсызлык икәнен аңлатты.
Сүземне әйтеп өлгермәдем, капрал яңагыма сугып җибәрде. Җен ачуым чыкты. Теге капралга шундый итеп сугып җибәрдем, капралым һавада дуга ясап әйләнде дә, мәтәлләп, өч метр ераклыкка барып төште. Капрал үзе генә безгә каршы тора алмый, авыр эштән безнең беләкләр корыч кебек каткан. Бер бирсәк, уртача юанлыктагы имәнне сындыра алабыз. Капрал торып башын чайкап алды, аннан постовойларны чакыра башлады. Сакчылар чыгып безнең якка карап тордылар да:
– Господин капрал, синең өчен тоткыннар белән сугышып йөрү безнең вазифага керми, тоткыннарга көч куллануга без каршы! – дип, кире баракка, җылы бүлмәләренә кереп киттеләр. Капрал сүгенә-сүгенә алар артыннан йөгерде.
Әбит вакытында безгә кием-салым китерделәр. Йоклаганда ябынырга берәр одеал да бирделәр. Биргән киемнәре яңа түгел, искене ямап корыштырган киемнәр иде. Күрәсең, тоткыннарга дип күптән кайтарылган шушы иске киемнәрне дә бирмичә йөрткәннәр.
Арабызда яһүд егетләре дә бар иде. Дус күреп йөрүче Майорзон һәм Абрамов фамилияле ике яһүд бар иде. Майорзон белән Абрамов минем кебек гади эшчеләр иде. Икесе дә минем белән бергә торба заводына гәстилдән килгәннәр иде. Акча тотуда артык сак булулары өчен һәрвакыт тәнкыйть итә идем. Алар миңа һәрвакыт:
– Иртәгәне уйламыйча бар булганны тиз тотып бетерү ахмаклык бит, юләрлек. Син, Латыйпыч, болай карауга, бер дә юләр төсле түгел. Әмма алган акчаңны көнендә эчеп бетерүең бер дә килешми. Алтмыш крона акчаны бер утыруда эчеп бетерәсең. Өч көн кәефсезләнеп, башыңны күтәрә алмыйча, аһ-ух килеп, салкын су эчеп йөрисең. Синең исәнлегең үзеңнән башка беркемгә дә кирәкми, врачлар эчү авыруыннан көчсез, саклый алмаслар, – дип кисәтәләр иде. Өстәп тә куялар – эчмә! Башыңны саклау турында уйла! Булган хәтле яхшы аш кына аша. Илеңә сау-сәламәт булып кайтырга тырыш. Русиядә синнән башка да инвалидлар җитәрлек, күргәнсеңдер, меңәрләп-меңәрләп кайтып киттеләр...
Бу акыллы үгет-нәсыйхәтләрен аңласам да, аларны һәнүз үртәргә яратам:
– Минем әти-әни җәбрәй түгел шул, без – татарлар! Белгәнегезчә, иң беренче татар туган көнне җәбрәйләр, кайгыга сабышып, өч көн елап ятканнар. Үз акылыгызны үзегезгә саклагыз, татарлар җәбрәйләрдән акыл өйрәнергә мохтаҗ түгел, – дигән булам.
– Акыллы дурак син, Латыйпыч, – ди Абрамов, елмаеп.
Майорзон кызу канлы:
– Нинди акыл булсын анда? Шыр тиле! Тел әрәм итеп киңәш биреп маташкан булабыз, җитмәсә! Ипи шүрлегеңә менеп төшсәм, белерсең кемнең кайчан, ничек елаганын, – дип, тизрәк минем яннан китеп бара.
Дустымның болай ачуланганын сирәк күргәнгә, инде мин кычкырып көләм. Чыннан да миңа яхшылык теләүче әйбәт егетләр иде алар.
Абрамов бу отделениедәге урыс пленныйларына старшой-өлкән булып тора. Агроном кеше ул, игенчелек остасы. Шуңа күрә булса кирәк, бу яһүд хәтта Австрия кенәзләре белән дә озаклап сөйләшеп тора. Яһүд, эшкә кагылышлы булса, үз фикерен ачык итеп әйтә, фикерен яклый ала. Бик закунный сөйлиләр. Шул ук вакытта хәйләкәрлек тә җитәрлек. Пленныйларга акчаны үзе барып ала, үзе өләшә, кемгә күпме акча тиеш икәнен берәү дә белми. Беркайчан да акчасыз йөрмиләр, һәрчак чиста, пөхтә киенгән булалар. Шуңа күрә башка пленныйларның өлешенә дә кергәндер ул старшой, дип уйлап куям.
Яһүдләргә нимесләр бик каныгалар иде. Дрезден лагеренда булган бер вакыйганы язып үтим әле. Бу лагерь авыр яралыларны, каты авыруларны Русиягә озата торган лагерь санала иде. Русиягә кайтару өчен иң соңгы комиссия шушында була. Комиссиядә бер пленный яһүд табибы да эшләгән. Озак вакытлар, күбесенчә, ул биргән белешмә буенча авырулар һәм яралылар Русиягә җибәрелгәннәр. Яһүд табибы, гомерен куркыныч астына куеп, меңләгән сау-сәламәт пленныйларны да Русиягә җибәрергә өлгергән. Нимесләр моны сизеп алганнар.
Австриянең хәрби суды бу яһүд врачын балта белән турап үтерергә хөкем итте. Лагерьда, барча хәрби пленныйларны җыйнап, суд карарын укыдылар. Җыйналган халык алдында палач балта тотып, баганага бәйләнгән шәп-шәрә яһүд врачы каршысына килде. Бер кулын чабып өзде, аннан икенчесен, аннан соң бер ботын, аннан икенчесен, иң соңыннан муенын чабып өзде. Бу еркычлыкны карап торырга ничек көчем җиткәндер, хәзер дә аңлый алмыйм. Нимесләрнең ерткычлыгыннан һушсыз калып тору гына булгандыр инде ул. Менә сезгә нимесләрнең кануны, тәрбиясе. «Кеше» дип санарга да кыен. Бу вакыйга 1916 елның декабрь аенда булган иде. Шушы вакыйганың шаһиты булган авылдашым яралы пленныйларны Русиягә озатучы командада санитар булып хезмәт итә иде. Яһүд табибының сәяси партия члены булуын әйтте. «Нинди сәяси партия булгандыр, мин аңламадым», – диде.


Чын батырлар көрәште ил өчен, ирек өчен,
Тормышларын корбан итте кадерле идеал өчен.
Утка-суга ташландылар, чикмәделәр көрәштән,
Татымаган җәзалар калмады дошман-палачтан.
Алар җиңмәгән фронтлар булмады һәм тумады,
Хаклык өстә, ялган аста, ялган хакны бумады!


X
Ступа стансасының бер ягында зур усадьбалы төрек баяры бар иде. Аның игенен паровой машина көче белән сиксән кеше бер ай суктык. Катлаулы сугу машинасы сугылган икмәкне өч сортка аерып чыгара. Мин капчыкларны алмаштырып гергә утыртып, үлчәвен тигезләп, капчык авызын тимерчыбык белән борып тордым. Эшемне баяр үзе урындыкта утырып карап торды. Баяр болай нык кына җегәрле карт иде. Русия мөселманы икәнлегемне белгәч, мине хыянәтсез дип ышанды. Ул беркөнне миңа:
– Егет, син нәрсә уйлыйсың? Менә мин хәзер йөз дә бер яшемдә. Беркемем дә юк. Тик бердәнбер кыз балам бар. Кызымны яхшылап күзәтче. Әгәр дә мәслихәт күрсәң, кызыма кияү, үземә уллыкка керә алмассыңмы? – Ул, урыныннан торып, үз усадьбасына таба карап колачын җәйде. – Әнә шулхәтле имениеләрем барсы да сиңа кала. Ике йөз хезмәтчеләрем бар. Шуларны өйрәтеп, эшләттерә белсәң, шул җитә. Үзең эшләүнең кирәге юк.
– Мөмкин түгел, бабай. Җәяүләп үз илемә кайтачакмын. Энем, абыем сугышта һәлак булдылар. Мине карт әти-әнием өзелеп көтеп торалар. Чын ышанып, шундый тәкъдимне әйтүегезгә рәхмәт, – дидем.
Карт, өметсезлек белән тирән уйга чумып, сүзсез калды. Картның унике яшьләр чамасында бердәнбер кызы, сабый гына булса да, чая, үткен, зирәк иде. Монда кызлар иртә өлгерәләр. Унике яшьтә инде кияү турында уйлый башлыйлар.
Ступаның икенче ягында кырык яшьләр чамасында тагы бер төрек бар. Бу төрекнең дә таштан салынган икешәр катлы дүрт шәп өе бар. Өй тирәсендә җимеш бакчасы һәм иген игә торган җирләре. Төрекнең өч туганы булган. Сугыштамы, ничектер, моның туганнары үлеп беткәннәр. Энеләре үлгәч, өч киленне үзенә хатынлыкка алган. Хәзер дүрт хатыны бар, һәркайсы аерым йортта яшиләр. Дүрт хатыннан дүрт кызы җитеп килә, кызлар гәүдәгә килешле, алма кебек пешеп җиткәннәр, бүгеннән тотып кияүгә бирергә була. Шушы төрек бервакыт мине очратып:
– Хаҗи, – диде («хаҗи» аларча белемле, укымышлы дигән сүз), – дүрт кызым берчә җиттеләр. Син нәрсә уйлыйсың? Кызларымның кайсын теләсәң, шунысын үзеңә хатынлыкка бирәм. Дүрт өемнең берсе сиңа булыр. Җимеш бакчасы, иген басулары да сиңа булыр, – диде. Миңа ышанганы күренеп тора. Моңарчы да мине гел күзәтеп йөрде, үзендә эшләп йөрүче иптәшләремнән дә күп сорашкан. Иптәшләрем: «Укытучы егет ул», – дип, минем хакта күптөрле мактау сүзләре яудырганнар икән.
– Тәкъдимеңә зур рәхмәт. Ләкин булдыра алмыйм. Мин үз илемә кайтам, –дидем.
Ул миңа каты гына итеп:
– Әле егерме елсыз кайта алмассың. Русиядә тагын сугышлар кузгалып торганлыгын хәбәр итәләр, – дип, күземә карап алды.
– Ялган хәбәр ул... – Илдәге хәлләрне бөтендәй белмәсәм дә, бирешәсем килмәде.
Бик якын дустым – башкорт егете бар иде. Ырынбур башкорты, Кадербәкев Ибраһим исемле иде ул. Урыслар аны «Абрам», мине «Захар» дип йөртә башламакчылар иде. Чын исемем Зариф бит. Үзләренчә исем тагып кына куялар башка кавем кешесенә. Без каршы төштек, мулла кушкан исемнәребезне үзгәрттермәдек.
Беркөнне, эшкә стройга тезелүдән алда, барактан чыгып качтык. Шәһәргә барасыбыз килә иде. Башта посып тордык. Тавыш-тын беткәнне озак көтәргә туры килде. Старшой яһүднең күзенә күренүдән куркабыз. Ул безнең эштән калганны күрсә, атна буе бәйләнеп, теңкәне корытачак иде. Капралга сатып ук куярга да күп сорамас.
Шәһәргә бардык. Инде сәгать тугызга җиткән иде. Азрак күңел күтәрерлек төшем алу өчен, эш эзли башадык. Вакыт соң булганга күрә, бер дә эш таба алмадык. Сүз каткан һәркем:
– Соң инде. Эшче кирәк хуҗалар таралышып беттеләр, – диләр. Килдек шәһәрнең базарына. Уналты яшьләр чамасындагы сөт сатучы малай:
– Нәрсә, урысскийлар, эш эзлисезме? – дип сорады. Каршысында ике бидон сөте утыра.
– Эш эзләгән идек, эш бирүче булмады. Вакыт соң инде, диләр...
– Берегезне хәзер үзем алып китәм. Сез икәү бит, берегез генә кирәк.
Кадербәкев белән карашып торабыз.
– Кайсыбыз тәвәккәлли соң? – дидем Кадербәкевка карап.
– Икебезне дә алмаса, беребез дә бармыйбыз! – диде.
– Ятып калганчы, атып кал, әйдә, син китә тор, – дидем. – Бәлки, бераздан миңа да бәхет елмаер...
Менә бәла, сөт сатучы малай Кадербәкевне аласы килми, аңа мин ныграк ошадым булса кирәк.
Кадербәкев, үзсүзле башкорт, үземне генә җибәрүгә каршы төште, минем дә дустым Кадербәкевне базар уртасында калдырып китәсем килми. Шулай итеп, килешә алмадык. Базардан чыктык. Күңелсез төстә, баракка кайтып киләбез.
Шул арада әлеге малай пар атын чаптырып, безнең арттан куып җитте. Тагын сатулашабыз. Малай икебезне дә алмый. Мине генә ала. Мине Кадербәкев җибәрми. Ахырда, Кадербәкевкә үпкәләргә урын калдырмыйча:
– Барып, күреп кайтыйм әле. Кайда, ничек, ниндирәк эш микән? Эше бүгенлек кенә микән? Ике-өч көнлек булса, иртәгә сине дә алып барырмын, – дидем. Бу Кадербәкевны юату гына иде инде.
Тарантаска сикереп менеп утырдым. Малай атларын кире борды. Кире шәһәргә кердек, шәһәрдән икенче тарафка киткән шоссейка белән чыгып киттек. Малайны нимес малаена охшаттым. Ул хорватча сөйләшә иде. Гаилә хәлләре, кәсепләре хакында сорашам. Фәкать авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнүләре хакында сөйли яшүсмер.
– Әтием олыгаеп бара. Ике айдан бирле, бер дә кайтмыйча, паровой машина белән кешеләрнең игеннәрен суктырып йөри. Килешү буенча. Договорны бозу ярамый, хөкемгә тарталар, – ди малай белдеклеләнеп. – Шушы көннәрдә үзебезнең игеннәрне суктырырга кайтачак. Өйдә әнием һәм бер сеңлем бар...
Хыял яшендәй уйнап алды. Малай бик чибәр нәрсә, сеңлесе дә төшеп калганнардан түгелдер. Травникта су сөлегедәй төрек килене үзәкне өзгән иде инде. Моның сеңлесе аннан да чибәрдер...
– Еракмы әле, кайчан барып җитәбез? – дип сорыйм. Малай, кесә сәгатен алып, кояшка күтәрә төшеп, угына карап алды.
– Нәкъ сәгать өчтә өйдә булабыз...
Әле сәгать уннар чамасы гына. Теркелдисе бар икән.
– Ерак яшисез икән шәһәрдән.
– Два десять и пять километр, – диде малай хорватчалап.
– Һо... Мин бит аерым тәртип белән яшәүче кеше. Русия әсире. Миңа бүген эшне бетереп, бүген үк кайтырга да кирәк. Ату капрал «кых» итәчәк, – дидем сабырсызланып. Бу арадан ничек кайтып җитәргә? Артка борылып, Сараево шәһәренә карап алдым. Шәһәрдән шактый ераклашканбыз инде. Әллә соң арбадан сикереп төшеп калыргамы? Сабыр итәргә булдым.
Малай, уйларымны укыгандай:
– Хафаланма, бездә сиңа яхшы булыр. Сыерлар сөтне күп бирәләр, күпме телисең, шулкадәрле сало ашарсың, – диде көлеп. Күңелне күтәрергә тырыша.
Егерме биш чакрымны шоссейка юлы белән генә бардык. Шоссейкадан уңга борылып, басу юллары белән тагын өч чакрым кергәч, ниһаять, нәкъ сәгать өчтә килеп төртелдек малайның ихатасына. Абыйсын каршы алырга унбиш яшьләр тирәсендәге чибәр кызый йөгереп чыкты. Акчарлак очуына гына тиңләп була аның йөзеп-йөгереп килүен. Артыннан әнисе чыгып килә. Кыз шунда ук минем исем һәм фамилиямне сорады. Теленнән өзмичә исемемне кабатлап йөргән була. Үзенчә кызыктыр инде. Атларны тугардык, өйгә кердек. Өйгә керүгә, болар «һау» да «һау» килеп, нимесчә сөйләшергә керештеләр.
Карчык, кинәт минем барлыкны итсенә төшергәндәй, миңа борылды:
– Сез нимесчә сөйләшә белмисезме?..
Хорватчаны эшкә җигеп:
– Юк, – дип баш чайкадым.
– Алай... Хорватча пупалыйсыз икән... Исемегез төрекләрнекенә тартым, әллә сез Русия мөселманымы? – дип кызыксынды хатын. Ул инде шактый олыгаеп килә, күрәсең, кияүгә соңгарак калып чыккандыр. Кешегә хөрмәт белән карарга өйрәнгән, әсир кешегә дә «сез» дип дәшә.
– Әйе, – дидем мин, артык җәелеп китмичә. Чынлыкта, мин нимесчә дә шактый шомарган идем.
Карчык, нигәдер, уңайсызланган кыяфәт белән:
– Димәк, сез дуңгыз ите ашамыйсыз? Бездә моңа хәтле Абдул дигән татар хезмәтчесе торган иде. Дуңгыз итен авызына да алмады. Яхшы гына эшли иде, качты, – диде.
– Тоткынлыкта шәригать кануннары җан сакларга өнди, ни-нәрсә ашауга бәйләнми. Шулай да, дуңгыз ите ашауга мин каршы, – дигәч, карчык нигәдер елмаеп куйды.
Алар нимесчә сөйләнәләр. Нәрсә хакында сөйләнүләрен аңлап торам. Малай шәһәрдән алып кайткан тауарларын – йозак, таба, кадак ише әйберләрен әнисенә биреп, һәркайсын ни бәһадән алганлыгын әйтә. Ике бидон сөтне ни бәһадән сатканлыгын, күпме акча алганлыгына хисап бирә. Нимесләр төгәл халык, тиенне дә әрәм итмиләр. Русиядә андый төгәллек юк, һәркем, кул астына ни эләксә, шуны чәлдерү турында гына уйлый. Русия кешесе эшлим дип кайда бышын тыкса да иң элек ни-нәрсә урларга мөмкин икәнлеген тикшереп чыга.
Малай мине мактап сөйләргә кереште:
– Бу әсирләр икәү иде. Икесе дә килергә теләделәр. Мин гәүдәгә зуррагын, көчлерәген алып кайттым.
Әнисе «яхшы булган» дигәнне белдереп, ияк кагып алды да, әтиләре кайтуга хәзерләнеп торырга боерып, малайга эшләр йөкли башлады.
Мине эшсез озак тотмадылар. Сөт өсте-каймакта пешкән кабак боламыгы ашаттылар һәм, кулга балта тоттырып, әрәмәлектәге балан куаклыгын кыркып, печәнлек җире хәзерләргә боердылар. Малай, мине эш урынына алып барып, ничек эшләргә икәнлеген өйрәтеп бирде дә үзе кайтып китте.
Нишләптер боларның өйләре бер дә нимес өенә охшамаган. Тузып беткән хорват өе иде бу. Димәк, бу йорт-җирнең хуҗасын – хорват кешесен куганнар да ихатасына шушы нимесне китереп керткәннәр. Гайрәтем чикте. Чибәр нимес кызы Анна да һич күңелемә ошамады. Нимес кайда да нимес, кяфернең дә кяфере икән. Бар кайгысы: кеше җирен басып алып, талап, төп хуҗаны куып, тар-мар китерү.
Озакламый әтиләре кайтты. Аны малай минем янга алып килде. Бар көчемә эшләгәнемә сокланып карап торды карт нимес. Эшемнән туктатып, миңа бәйләнергә тотынды.
– Син, солдат, бездә генә кал, – ди. – Русиядә хәзер зур сугыш кабынды, революция бара, – ди. – Русиягә кайттың исә, икенче көнне үк сугышка алып китәләр. Анда ата – улны, ана – кызны белми, шиксез, үләчәксең. Кал бездә, рәхәтләнеп эшлә, тормышыңны рәтләрбез, – ди. Кыставына чуерташ эрер иде. Үз илем барлыгын, анда карт әти-әниемнең мине тилмереп көтеп торулары хакында аңларга да теләми. Аларны сөйли башласам, кулын гына селти. Тыңласа – ишетми, ишетсә – тыңламый икән ул нимес кавеме.
Өч көн шулай үтте. Анна янымнан китми, калырга үгетли, шаяртудан туймый. Шушы өч көн эчендә бу кыстаулардан, Аннаның туктаусыз янымда әйләнүеннән тәмам ялыктым. Башта кызык иде, хәзер инде чибәрлеге күземә күренми. Ахырда, түзмәдем, эшләгәнгә бер тиен дә акча сорап тормыйча, тоттым да качтым. Качуымны сизгән Анна артымнан куып җитте. Караңгы төшеп килә иде инде.
– Китмә, син миңа ошадың! – дип иңсәгә сарыла. Әллә нинди яхшылыклар вәгъдә кыла.
Эреп китә башлавымны тоеп, үземне кулга алдым. Өч көннән соң килергә ялган вәгъдәмне биреп, шоссейкага чыгып, шәһәр ягына табан йөгердем. Анна артымнан карап калды.
Кайтышлый бер хәрчәүнәгә кереп тамак чылаттым. Башка шактый китте. Кадербәкевкә шушы баштан кичкән маҗараларны сөйләп бирдем. Арттырып инде, әлбәттә. Минем сөйләвем буенча, өч төн рәттән Анна белән сәндерәдә аунаганбыз, тагын шунда китәргә җыенам, имеш. Авызга шайтан cуы керсә, телгә әллә нәрсәләр килә ул. Кайсы чын, кайсы ялган икәнен үзең дә аермый башлыйсың.
Бу сүзләргә Кадербәкев рәнҗеде.
– Килешкән эш түгел инде бу, – диде кызып. – Илгә кайтканчы, һәрчак бергә булырбыз, дип кул бирештек. Сүзеңдә тормасаң, беркайчан да уңмассың. Гәстилдән киткәндә, управляющийга ялынганыңны оныттыңмы? Кадербәкевне җибәрмәсәгез, мин дә бармыйм, дип тартыштың. Монда килүгә, мине бар дип тә белмисең, яңа дуслар таптың...


P.S. Шушы урында әсәр өзелә. Автобиографик бәянның юкка чыккан өлеше әллә ни күп түгелдер. Чөнки Зариф Мөэминов 1919 елда исән-имин туган авылы – Мөслим районы Теләнчегә (хәзерге Октябрь) кайтып керә һәм укытучылык эшенә керешә. Бу хакта «Чын мирас» журналында (№1, 2014) шактый әтрафлы итеп язылган иде инде. Кызыксынучылар булса, әлбәттә, аны табып укый ала.


Кереш мәкаләне укый аласыз: Факил Сафин. «Бер гасырдан соң. Авторбиографик әсәрнең башын һәм дәвамын укырга мөмкин.

Әдәби эшкәртүче, искәрмә-аңлатмалар бирүче – Факил Сафин


Теги: Зариф Мөэминов Яңалыклар

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру