Сөюемнән мин бер чибәр идем…

…Сәламең юк,
Озак, бик күптәннән,
Хатларымны мин дә җибәрмим.
Күз алдымда синең шәүләң йөри
Якын итәм, читкә тибəрмим.

Кайнар хисләремне көйрәткән дә,
Үрләткән дә кеше — син үзе.
Сөюемә атап җырлар язсам,
Таһирларны уятыр бер сүзе.

Хат эчендә син җибәргән күмер —
Шул хисләрнең көле — үлеме.
Чамаларын белми сөйгәннәрнең
Бәяләре алтын түгелме?

Сөюемнән мин бер чибәр идем, —
Озак көттем сине, кабат күрен.
Үтми тора диеп уйлыйсыңмы
Гашыйкларның әллә гомерен?

 

 

Эльмира Шәрифуллина

Фото: pixabay

Комментарий язарга