Сиринне фаҗигагә этәргән әсәр

Узган гасырның утызынчы еллары – шагыйрь Сирин иҗатының иң үскән, иң нәтиҗәле һәм киң популярлык казанган чоры. Бу елларда ул үзенең бөтен талант куәсен җигеп, киң колач белән иҗат итә, трибун шагыйрь булып таныла, классик рус һәм дөнья поэзиясен өйрәнә. Владимир Маяковскийга ияреп, «Идәнгә төкермәгез!» (1928), Кытай шагыйре Ши-Кингтан алып, «Кытай җыры» (1928), Шекспирдан алып, «Алтын металл» (1933), гарәп шагыйре Әбел-Галә әл-Мәгарридән алып, «Гаҗәпләнү» (1933), «Сәлманың урынына» (1936), француз шагыйре Пьер Беранжега ияреп, «Аучылар», «Син бит Гөлсем түгелсең» (1933) шигырьләрен, «Гейне фикере» (1929), «Лермонтовтан хат» (1933), «Пушкиннан бер өзек» (1934), Сергей Есенинга ияреп, «Зәңгәр кичтә», «Алсу кофта, зәңгәр күзләр» (1934) кебек әсәрләрен иҗат итә.  Сириннең каләме очыннан шул елларда киң яңгыраш алган «Минем трагедиям», «Булмый! Булмый!», «Киләләр» һәм башка дистәләгән шигырьләр кәгазьгә төшә.1930 елда ул үзенең шактый зур күләмле «Тамчылар» исемле шигъри җыентыгын бастыра. Балалар өчен «Кыш», «Яз», «Җәй» һәм «Көз» (1929) исемле, аннан «Кеше» (1930), «Бә-ә-ә дә мә-ә-ә» (1931), «Тимер юл» (1931), «Трамвайлар ник туктаган?» (1932), «Җиләк бакчасы» (1933) кебек китаплар чыгара. Сириннең әсәрләре «Көрәш җырлары» (1923), «Октябрьнең ун еллыгына безнең бүләк» (1927), «Төзү көннәрендә» (1929), «Безнең яшьлек» (1934) кебек күмәк мәҗмугаларда һәм альманахларда басыла. Шагыйрь шулай ук тәрҗемә белән дә актив шөгыльләнә.

Сирин әдәбиятка 1920 нче елларда яшьлек ялкыны, революцион пафослы шигырьләре белән килеп керә. Аның бу чор иҗаты коммунистлар партиясе идеяләренә чын күңелдән бирелгәнлек, Октябрь инкыйлабыннан соң яңа, матур, гадел җәмгыять төзүгә тирән ышаныч белән сугарылган. Шагыйрьнең гражданнар сугышы темасына багышланган әсәрләре ул елларда гаять популяр була. Әмма вакыт уза тора һәм тышкы яктан кызыл лозунглар белән бизәлгән совет системасының эчендә, асылында мәкер, алдашу, байлык артыннан куу ятканлыгы ачыклана. Сириннең хөрлек, ирек сөюче бунтарь җаны моның белән, әлбәттә, килешә алмый һәм бер-бер артлы совет идеологиясенең чын йөзен ача торган әсәрләре туа башлый.

Журналда тәкъдим ителәчәк «Ана» поэмасы – шагыйрьне репрессияләүгә сәбәпче булган әсәрләрнең берсе. Сирин аны 1934 елда язган.

Поэманың тулы тексты безгә билгеле түгел, бары НКВД архивында сакланган версиясе генә мәгълүм. Әсәрнең исеменнән соң ук «1931 елда кулак итеп авылыннан куылган бер ананың Казан урамында үз малае белән очрашуы» дигән аңлатма бирелә.

Сталинның «Социализм җиңә барган саен җәмгыятьтә сыйнфый көрәш тә кискенләшә бара» дигән күрсәтмәсенең кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрдә ничек чагылуы, нинди каршылык-фаҗигаләр китереп чыгаруы тасвирлана бу поэмада. Унөч бала тәрбияләп үстергән һәм аларның барысын да туган оядан «очырып җибәргән» ананы, ике-өч сыер асрауда гаепләп, кулак, дип, өеннән куып чыгаралар, барлык мал-мөлкәтен тартып алалар, ахыр чиктә ул шәһәр урамында хәер сорашыр көнгә кала. Ана белән бала, сәяси каршылыклар аркасында, ике капма-каршы лагерьга тарый.

Вакыйга лирик герой – ананың улы исеменнән сөйләнә:

Бераз барсам,
Тагын юл өстендә
Кулын сузган минем үз анам.
Күкрәгенә кыскан яшь баласын:
«Кызган мине, кызган, – ди, – әй, балам!
Унөч бала бергәләп үстегез,
Көн-төн эшләп, еллар үттеләр.
Сезнең эшләп тапкан малыгыз өчен
Бүген мине кулак иттеләр…»

Ана үзенең улыннан мәрхәмәт сорый. «Әтиегез вафат булды, үлеп котылды», – ди. Үзен ничек итеп кулак «ясауларын» сөйли. Ананың сүзләрендә шул чордагы курку атмосферасы искиткеч реаль чагылыш таба.

Әмма революция идеяләренә нык бирелгән улы… хәер, барысын да үзегез укып белерсез.

Йомгаклап әйткәндә, «Ана» поэмасы укучыга 1930 нчы еллардагы сыйнфый көрәшне, ул көрәшнең никадәр рәхимсез, кешелексез булуын ачып сала. Татар поэзиясе тарихында әлеге рәхимсезлекне шулкадәр тирәнлек һәм ачыклык белән сурәтләп биргән башка әсәр юк шикелле.

Совет системасын тәнкыйтьләгән әсәрләре өчен, шагыйрь Сиринне 1935 елда кулга алалар, «халык дошманы» исеме тагып, биш елга «Сиблаг»ка озаталар. Кеше ышанмаслык газап-кимсетелүләр белән тулы сөрген срогын тутырып, 1957 елда реабилитацияләнүенә карамастан, аның иҗаты озак еллар буе күләгәдә кала. Ул, иреккә чыккач та, каләмен ташламый, төрле темаларга туксаннан артык шигырь һәм әкиятләр яза.

Сириннең кабатланмас иҗаты XX гасыр татар поэзиясендә якты бер сәхифә булып тора.

 

Әнвәр Шәрипов, филология фәннәре докторы

 

Ана
(Поэма)
……………………………..
Сирин

 

Бер минутта ялгыш кына
Эшләнгән бер хатаны,
Бик күп еллар узса да,
Төзәтеп булмый аны.
Кала ул тик музыкада
Эчтән янып көйләргә.
Кала ул күп буыннарга
Әкият итеп сөйләргә.

Мин һәр көнне
Шушы урамнан узып барам;
Узган саен
Шунда торган бер бала,
Узган саен
Миңа кулын сузып кала.
Узган саен
Миңа кайгы, ут сала.
Үз-үземне көчлим,
Булдыра алмыйм,
Газапланам – каты бәрелсәм.
Ачуланма, бала, мин – шәфкатьсез,
Мин гаепле – белми жәлләсәм.
Кем белә бит, бәлки, таныкламаң –
«Кулак баласы» дип язылган.
Алай булса бетте,
Якын килмә –
Синең яшәү хакың алынган.
Бәлки, мәктәптән качканың,
Бәлки, усал,
Бәлки, ат урлаган бер бала.
Бәлки, тормыш шуңа көчләгәндер,
Әллә, белмим…
Үзең теләп шундый шпана…
Ник дөньяга туып җитмәс борын
Яшәү праваңны югалттың?
Бала булып, бала шатлыгың юк,
Шатлыгыңны кайда,

Кемгә… саттың?
Үз-үземне көчлим,
Булдыра алмыйм,
Газапланам, каты бәрелсәм…
Ачуланма, бала,
Мин – шәфкатьсез,
Мин гаепле – белми жәлләсәм.

Бераз барсам,
Тагын юл өстендә
Кулын сузган минем үз анам.
Күкрәгенә кыскан яшь баласын:
«Кызган мине, кызган, – ди, – әй, балам!
Унөч бала бергәләп үстегез,
Көн-төн эшләп еллар үттеләр.
Сезнең эшләп тапкан малыгыз өчен
Бүген мине кулак иттеләр.

Әтиегез, мескен, бәхилләшеп,
Дөнья куйды, күптән онытылды.
Күрер иде ул да күрәчәген,
Мәрхүм булды, үлеп котылды.
Бер сыерым бер көн ике булды,
Һәр бозавын карап үстердем.
Ике-өч елдан ике-өч сыер булды,
Шул сыерлар кулак ителде.
Мин үзем дә сөйләп бирә алмадым,
Башкалар да эчтән тындылар.
Кем дә булса берәү яклап әйтсә,
«Кулак ялчысы» дип кудылар.
Үз-үзеннән куркып, һәрбер кеше
Кырын карый, белмим нишләргә.
Шул куркулар бозды бөтен эшне,
Юк ярдәмчем киңәш итәргә.
Бәхетемне җуйдым, кызганмадым,
Күкрәк сөтемне мин имездем.
Озын төннәрне күз йоммадым,
Җил-яңгырдан саклап үстердем.

Үз-үземне көчләп суя алмадым,
Килеп бастым урам чатына.
Кызган, бала, мин сиңа ана бит,
Шул аналык хисләре хакына!»
Үз-үземне көчлим,
Булдыра алмыйм,
Газапланам, каты бәрелсәм.
Ачуланма, анам, мин – шәфкатьсез,
Мин гаепле – шәфкать ит, дисәм.
Мине табып, мине үстерсәң дә,
Бик күп кыйналулар күрсәң дә,
Мин болай ук ярдәм күрсәтәлмим,
Ярдәм сорап миңа килсәң дә.
Син «милекче», ана, һәр сүзеңдә
«Вак милек»не сөеп яклыйсың.
Яшьләр коеп, урам чатларында
«Вак буржуа хисе» саклыйсың.
Бер кулак печате басылгач,
Үз анам дип сине якласам,
Нәрсә булыр сыйнфый көрәштән
«Кода-кодагыйлык» ясасам?..
Без икебез – ике фронтта,
Канлы кинжал тора арада.
Их, шәфкатьле анам! Сыйнфый көрәш…
Мәрхәмәт юк «дошман анага»!

Сулыш кызды ана башында,
Шәфкать үлде, шатлык югалды.
Ачу белән уйлар томаланды,
Күз аллары ямьсез, караңгы.
Өерләнеп утлар бөтерелде,
Өмет яраланды, шул ара –
Күңеле туңды, күздән яшьләр китте,
Ачу белән диде карт ана:
«Мин алайса дошманнар үстердем,
Киләчәкне алдан белмәдем…
Ник үстердем сез унөч баланы,
Корсакта чак ник үтермәдем?..
Ник имезәм тагын бу соңгысын?
Дошман булыр, аны үстерсәм…
Ул ашыйсын үзем ашармын,
Беркем белмәс, буып үтерсәм…»

Шәфкатьле, киң, йомшак ана күңеле
Тагын туңды, тагын эреде,
Тагын май күк йомшап китте,
Тәндә вак-вак энәләр йөгерде.
Тагын тирән уйга талды –
Ниләр күрми бала анасы!
Кинәт күреп, шашып калды, –
Кулда үлгән имчәк баласы…

Их, син тормыш!
Ник соң болай?!.
Хисләр белән сәүдә итәсең,
Бала – ана, туганлык хисләрен
Үтмәс кайчы белән кисәсең?..
Күкрәк сөте белән үз гомерендә
Унөч солдат биргән бер ана
Шәфкать эзли көрәш мәйданында,
Яшь баласын кочып җиргә ава.
Катып торам үз әнием янында…
Мин гаепле…
Мин гаепле диктатура алдында…
Мин гаепле – шәфкать ит, дисәм…

1934 ел

Безнең мирас. — 2020. — №8. — 66-69 б. 

Комментарий язарга