Журнал «Безнең мирас»

"Синле үз-үземне сагынылган!.."

Кара тәнле җәй җуелган.
Салкын. Яңгыр. Томан.
Ташла әле, кулчатырың! (Эремəссең!) Чылан!
Чылат кабат чәчләреңне, керфегеңне чылат.
Чынлап, яңгыр үтү белән саран кояш чыгар.
Ул гел шулай: ничә гасыр кануннарны
инде яттан белә:
ак һәм кара, яну-сүнү, яшәү-үлү -
бар да ара-тирә.
Ә син шундый... бүтән хәзер. -
тигез сулыш, сабыр, сүлпән, чыдам.
Күзләреңдә бары курку. Курку. Хәтта... чыланудан.
Чыгарымнан чыгам: синме соң бу?!
Таный алмый торам. Ят романнан ят бер герой.
Уйлап чыгарылган.

Уйлап кына чыгарганмын сыман. Тик барыбер.
Карамыйча агы-карасына,
үзем белән үзем сөйләшкәндәй синең белән
сөйләшәсем килә. Меңәрләгән шәүлә арасында
тугарылып сула син бер
сусыл яңгыр исен.
(Кайчандыр без яратудан күккә ашкан кеше.)
Һәм... мин һаман тоймый яшим
җирнең тарту көчен...
Тукта! Син ник кабат искә төштең?!. Тоташ
явым-төшем. Шуңа әллә нишлим.
Тып-тып тама яңгыр хәтер чабуымнан.
Синең корылыгың шундый кыргый.
Бу яңгырда чылан!
Сүзләрем дә яңгырардыр, бәлки, яңгыр сыман:
- Никтер... сине түгел.
синле үз-үземне сагынылган!..
Эльмира Җәлилова
Фото: pixabay

Теги: Эльмира Җәлилова Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру