Ләбиб Лерон. Синең барлыгыңа сөенеп

Чын Сөюнең
Бар икәнен белгәч,
Гел яшисем килә — сөелеп…
Җилдәй җилеп, гөлдәй көлеп
Яшим —
Синең барлыгыңа сөенеп!

Чын Сөюнең
Син икәнен белгәч,
Иркәләндем — Сиңа сыенып…
Иртәләрем-кичләремдә
Яшим —
Синең барлыгыңа сөенеп!

Чын сөюнең
Без икәнен белгәч,
Йолдыз яуды җанга — сибелеп…
Бәхет кошын тоткан кебек
Яшим —
Синең барлыгыңа сөенеп!

Комментарий язарга