Журнал «Безнең мирас»

Сиңа, сиңа гына

Хәтфә үлән булсам, җуймасмын эзләрең,
Гомеремне чалгы кискәнче,
Кочар идем назлап, билең салган эзне,
Ефәк җепкә охшап киткәнче.
Тамчы булсам әгәр, керфегеңдә мәрҗән
Булыр идем гомерем беткәнче,
Кар бөртеге булсам - татлы иренеңдә
Соңгы мизгелләрем үтсәче.
Балан булсам әгәр, әче димәс идең,
Тел очыңа өзелеп төшсәм дә,
Кызыллыгым минем янып яратудан,
Әчелегем - өзелеп көткәннән.
Якты йолдыз булсам, синең йөрәгеңә
Тамар идем түзми, җай табып...
Аккош булсаң, разый, күлдә шәүләң булыйм,
Каурыйларың тирбим чайкалып...
Сөләйман
Фото: pixabay

Теги: Сөләйман Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру