СИН ҮЗЕҢ СОҢ АЛДЫҢ

Мокытның өйләнәсе кызы Җәмилә яшьтән бик матур да бик чая булган. Алай да егетләр белән күп шаяра торгач, эше мөшкелгә калган. Эшне төзәтергә кирәк булгач, Мокытның аңгыралыгыннан файдаланып, аңа кияүгә чыккан. Чыгып өч ай дигәндә туп иттереп бала да тапкан.

Мокыт бик гаҗәпләнеп, Җәмиләгә акаеп:

— Бу нинди эш бу? — дип сораган икән, Җәмилә бер дә каушамыйча әйткән:

— Нигә аңа исен китә? Үзең исәплә: ике куш ай, бер буш ай, үткән ай — бер ай, туган ай — ике ай, туасы ай — өч ай, менә була тугыз ай!

Мокыт ни әйтергә дә белми аптырап, ул көнне көне буе бармакларын санаштырып-караштырып йөрсә дә, берни дә чыгаралмаган. Алай да монда бер хикмәт бар дип уйлап, икенче көнне тагын гайрәткә килеп, Җәмиләнең каршына ук килеп баскан:

— Юк, Җәмилә, бер дә син әйткәнчә алай тугыз ай булып чыкмый бу! — дигән.

Җәмилә күзен дә йоммыйча:

— Алай чыкмаса, болай исәплә: син алганга өч ай, мин барганга өч ай, март, апрель, май,— менә булды тугыз ай,— дип җавап биргән.

Мокыт шуна ышанып калган. Байтак шулай йөргән. Тик соңрак күршесе шаян Шәйми ана уйнап әйткән булып:

— Ай-яй, син, күрше, кәләшнең уңганына туш килдең, баланы да иртә тапты,— дигәч кенә, Мокыт яңадан исенә килгән. Тагын Җәмиләсе алдына килеп баскан:

— Син теләсәң ни әйт, без белгән балалар тугыз айдан сон гына туа торганнар иде, әйт, син ничек болай иртә таптың? — дип сораган.

Җәмилә аңа карап торган да аны кызганып:

— Хәер, җаным, мин иртә тапмадым, син үзең мине бик соң алдын,— дигән, имеш.

Комментарий язарга