Журнал «Безнең мирас»

Син яратсаң...

Саргаймаслар яшел яфраклар да
яздан язга кадәр;
таңнарның да җылы нуры бетмәс –
син яратсаң әгәр.
Алып килә торыр көннәр һаман
сөенечле хәбәр;
күкләрендә кояшы да баймас –
син яратсаң әгәр.
Чиста тоту кирәк.
Мәхәббәтне
алдау бик тә хәтәр.
Кичке моңнар мәңге серле калыр –
син яратсаң әгәр.
Җиңә алмас кебек беркайчан да
бәла,
каза,
зәһәр...
Төннәре дә үтмәс,
ай да китмәс –
син яратсаң әгәр.
Нәрсәләрдән генә коелса да:
корыч,
алмаз,
мәрмәр... –
чыдый алмас,
эреп бетәр йөрәк –
син яратсаң әгәр.
Кадыйр Сибгатуллин
Фото: pixabay

Теги: Кадыйр Сибгатуллин Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру