«Әгәр дә син дустыңа шулвакыт «син ялганлыйсың!” дисәң, син хайван булыр идең!»

Ялган — бик әшәке нәрсә. Ләкин, гаҗәп, ул һәрвакытта да алай әшәке булып тоелмый. Була шундый чаклар, син якын дустыңның ялганын тыңлыйсың. Ул ялганлый. Ләкин нинди максат белән? Менә шунда хикмәт! Анда усал уй юк, ул ялганламый да, яхшы булып күренергә дә теләми. Ул моның белән үзенең сиңа мәхәббәтен белдерә, шуны белдерү өчен хыялын булган хәл итеп сөйли. Аны сөйләгәндә, ул аңа үзе дә ышана һәм сине дә ышана дип уйлый. Әгәр дә син дустыңа шулвакыт «син ялганлыйсың!” дисәң, син хайван булыр идең!

Г.Бәшировның көндәлегеннән. 13 февраль, 1937 ел

Комментарий язарга