Фәнис Яруллин. Син — сөюнең үзедер

Елгалар — болынның кашы,

Гөлләр — болын күзедер;

Кайгымны шатлык итәсең,

Син — шатлыкның үзедер.

 

Чагыла җаның матурлыгы,

Йөзкәйләрең көзгедер;

Синең белән мин бәхетле,

Син — бәхетнең үзедер.

 

Күккә яшен нидер язды,

Кайнар сөю сүзедер;

Сине сөймәү мөмкин түгел,

Син — сөюнең үзедер.

 

Фото: pixabay

Комментарий язарга