«Син миннән шулкадәр ераксың»

Син миннән шулкадәр ераксың —

Дәрьялар, кыялар арада.

Җилләрең китергән суыктан

Күңелдә мең сагыш ярала.

 

Мең сагыш ярала күңелдә,

Мең кабат ул үлеп терелә.

Беркайчан яз җитмәс, ахрысы (!) —

Кабаттан кышларга керелә.

Фото: pixabay

 

Давыллар үзәгем телгәли,

Тоныла диңгезең шавыннан.

Мин сине бураннар көчләрен

Басарлык булырдай сагынам.

 

Сарылам суынган эзеңә:

Бу исәр сагыштан арала!..

Син миннән ераксың, ераксың —

Галәмнәр сыярлык арага.

 

Ләйлә Фаяз

 

Комментарий язарга