Журнал «Безнең мирас»

Син миңа хатының кем икәнен әйт... Зарифизмнар

"Татлы җәй", "Мин көтәрмен сине", "Пар дулкын", "Чишмә" һәм башка китаплар авторы, журналыбызның баш мөхәррир урынбасары Фирдәвес Зариф менә шундый гыйбарәләр тәкъдим итә. Батулизм, Ләбибизмнар булган кебек Зарифизмнар да бар!
Юл куя белгән хатын холыксыз ир белән дә идарә итәр.
***
Иң яхшы вәгазь – шәхси үрнәк һәм яхшы мөгамәлә.
***
Догасыз йорттан фәрештә, холыксыз хатыннан акыллы ир качар.
***
Иң зур хак – ана хакы.
***
Иренә итагатьле хатын киләчәгеннән уңар.
***
Хатын-кыз гаиләдә балачакта алган тәрбиясен кабатлый.
***
Ир-атны – әйткән сүздә тору, хатын-кызны назлылык бизи.
***
Илнең дәрәҗәсен – ир, ирнең дәрәҗәсен зирәк хатын саклый.
***
Тормыш йөген хатын-кыз тартса, ирнең кадере калмас.
***
Дөньяда иң көчле корал – хатын-кыз хәйләсе.
***
Ир хыялы – яхшы хатын, хатын хыялы – алтын.
***
Баш булырга омтылган хатын бәхеткә, зирәк булырга омтылган хатын авырлыкка тарымас.
***
Хатын-кызны ихтирамлы мөнәсәбәт аша гына буйсындырып була.
***
Ирен санга сукмаган хатын улына да шундый тормыш әзерли.
***
Син миңа хатының кем икәнен әйт, мин сиңа үзеңнең кем икәнеңне әйтермен.
***
Һәр ир-атның күңелендә иярсез ат яши, аны иркә-наз белән генә тезгенләп була.
***
Иреннән тиешле игътибар күргән хатын баш булырга омтылмас.
***
Чын ирләрнең бетә баруы чын хатын-кызларның бетә баруын аңлата.
***
Ир-ат – акылга, хатын-кыз хискә буйсыныр.
***
Җилсез – давыл, бәхәссез тавыш чыкмас.
***
Дәшми калу өчен, сабырлык кына түгел, акыл да кирәк.

Теги: Фирдәвес Зариф Яңалыклар Редакция хәбәрләре Блоглар

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру