Журнал «Безнең мирас»

"Син кош булып кердең минем төшкә"

Син кош булып кердең минем төшкә,
очып киткән кошлар күк түгел.
Сайрый-сайрый очып килдең...
Ләкин
сыңар канат идең син бүген.
Очып килеп кундың иңнәремә,
бераз туңып,
бераз калтырап.
Бу кош мине нигә үз итте, дип
карап тордым, бераз аптырап.
Сылу идең,
бик тә иркә идең,
сайравыңны өзелеп тыңладым.
Бик таныш та иде, бик яңа да,
бик зарур да иде моңнарың.
Иңнәреңдә кошлар тою рәхәт,
кошларның да мондый сылуын.
Кулым белән мин орынган идем
күрдем сиңа канат чыгуын.
Белмәдем мин ничек юрарга да,
юрауларга күңелем яраксыз.
Аңладым мин бары шуны гына:
миннән башка син дә канатсыз.
Кадыйр Сибгатуллин
Фото: pixabay

Теги: Кадыйр Сибгатуллин Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру