Журнал «Безнең мирас»

Камилә Халикова. Син кирәк

Галәмдә йолдызлар атыла,
Күңелем гел сиңа тартыла.
Күк йөзе зәп-зәңгәр зур ефәк.
Йөрәккә бары тик син кирәк.
Син кирәк.
Кич үтте, төн җитте, ә миндә
Бер үк уй, һаман да бер теләк:
Моңсулы бу ятим җаныма,
Бәхетем, кояшым, син кирәк.
Син кирәк.
Караңгы, коточкыч бер сәгать,
Йокламый ятуга бер сәбәп.
Карадан аклыкка атларга,
Маягым, терәгем, син кирәк.
Син кирәк.
Бакчада алмагач, ботакта
Былбылкош сайрыйдыр бик сирәк.
Моңлы җыры дәва булсын өчен
Бердәнберем, миңа син кирәк.
Син кирәк.
Сөюем чаткысы дөрләргә,
Ярату очкынын сибәргә.
Учакта янарга,көяргә.
Ялкыным, якыным, син кирәк.
Син кирәк.
Туры юл - тайпылмый барырга,
Дөньяда үз урыным табырга,
Адашмый, алдашмый барырга,
Юлдашчым, сердәшчем, син кирәк.
Син кирәк.
Фото: pixabay

Теги: Камилә Халикова Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру