«Син эндәшмә: сүзләр кирәк түгел…»

Үтәсеңме минем эзгә басып,
Уйлыйсыңмы иртә-кичләрен?..
Синең бүләк иткән чәчкәләрне
Менә кабат килеп иснәдем.

Сизәсеңме, җилләр сәлам юллый:
Җылысы да була, салкын да…
Безнең сөю тирән яшеренгән —
Җиргә иңгән туфрак астында…

Син эндәшмә: сүзләр кирәк түгел,
Сүзләр артык инде күптәннән!..
Киләчәккә омтылам дигәндә,
Кул болгыйсың миңа үткәннән…

Беләсеңме, синсез (ялгыз!) чакта
Тормышымда һәрчак җигелдем.
…Бүген менә мин тез чүктем кабат —
Язмышыма тагын җиңелдем…

Фото: pixabay

Энҗе Хөсәенова

 

Комментарий язарга