«Син бар!»

Сине көтәм.
Җир шарының башка ягында
Беләм, син бар. Син булырга тиеш.
Анда җилләр барып җитә ала,
Бәлки, яңгыр. Ява арган килеш…

Син бар!
Кулларымда глобус әйләнгәндә
Туктатам да, төртәм ноктага.
Торган җирең бигрәк матур икән…
Гади авыл, − түгел башкала…

Тау өстендә кара урман шаулый.
Нарат башларына
Ак болытлар ятып ял итә.
Болан кызы − назлы ханбикәгә −
Гашыйк булган мәргән-хәлифә…

Шул урманда яшисеңдер, бәгырь!
Барыр идем! Юллар адаша…
Җилләр җитәкләми. Яңгыры да
Соң тамчыга тикле алдаша…

Әмма син бар.
Минем көткәнемне
Беләсеңдер. Син белергә тиеш.
Ак бүренең муеныннан кочып,
Минем якка кузгалгансың, имеш…

Фото: pixabay

 

Халисә Ширмән

 

Комментарий язарга