Шундый чагы әле җанымның

Ниләр диеп мин аңлатыйм икән
Шушы сәер, иләс чагымны? —
Хәреф төртсәң, шигырь үсеп чыгар —
Шундый чагы әле җанымның…

Вето салдым барлык мескенлеккә!
Җитте! Оят ап-ак болыттан!
Яшәү дигән тантанага бит без
Вакытлыча гына юлыккан…

Без китәрбез һәм башкалар килер
Тантананы дәвам итәргә —
Бирсен шулчак көч һәм куәт, түзем:
«Без китәбез, сез каласыз!» сүзен
Мескен түгел, кискен әйтергә!

Язмасын ла тавыш беткән килеш
Яшәү дигән җырга кушылу
Һәм… теләнеп, артка карый-карый,
Елак эттәй китү шыңшынып.

Язсын безгә,
Соңгы көчне җыеп,
Ак болытка очып менәргә,
Кинәт, йомып горур канатларны,
Ташланырга ташка — түбәнгә!

Ярый әле Бөек Мәңгелектә
Җисем булып гомер сөргәндә
Насыйп булган
Җирдә кеше булып
Балкып алу гүзәл бер мәлдә!

Ярый әле насыйп булган безгә
Биштәр асып юллар үтәргә,
Җир сөрергә, тимер чүкергә
Һәм
Тугайлыкта көтү көтәргә.

Гади куаныч юк яшәештә,
Гади газаплар да юк монда —
Бердәй гүзәл болын түшәге дә,
Җан сораган төпсез упкын да.

Ярый әле насыйп булган безгә
Кош сайраган шомырт янында:
«Мин дә…» — дигән сүзне ишетүләр
«Сөям сине!» — дигән чагында…

Ярый әле насыйп булган безгә
Суга төшү,
Яну ялкында…
Биләүдәге үз парәңне назлап,
Уйланулар бәхет хакында!

Ярый әле насыйп булган
Елау
Башны салып еллар иңенә;
Насыйп булган көлү — бәхет тоеп,
Йолдыз яралганда күңелдә…

Яшәү бәйрәменә, юл узышлый,
Язган икән безгә сугылу —
Калсын юллар туймас моңнар булып,
Калсын алсу таңнар сызылып…

Тели күңел:
Бездән башка гына
Гөлләр яфрак ярган заманда
Ерактагы моңлы бер көй булып
Ишетелсәк иде һаман да…

…Шулай диеп
Мин аңлата алам

Шушы сәер, иләс чагымны:
Шигырь чәчеп, давыл урырмын күк —
Шундый чагы әле җанымның!

 

Зөлфәт

Фото: pixabay

Комментарий язарга