Шөгер ягы – Кара Алтын иле
(тарихи-документаль очерк)
Юл башы
1945 елның 30 маенда, СССР нефть промышленносте халык комиссары чыгарган 244 нче әмер нигезендә, Советлар Союзының нефть җитештерү Баш идарәсе 146 нчы карары белән, Татарстан АССРның Шөгер районындагы Иске Шөгер авылында 1945 елның 27 июленнән «Шөгер эреләндерелгән нефть промыселы» оештырылуын игълан итә.Бу – Татарстанда нефть эзләү, җитештерү һәм эшкәртү эшләренең дәүләт күләмендәге нигез ташы, ягъни тора-бара Россиядә, СССРда һәм бөтен дөньяда дан алган татар нефтенең беренче башлангычы була. Бүгенге атаклы «Татнефть» Ачык Акционерлык Җәмгыятенең, аның нефть һәм газ җитештерү идарәләренең (НГДУ), татар нефтенең башкаласы Әлмәтнең, нефть эзләү, табу һәм эшкәртү эшендә гаять зур уңышларга ирешкән Лениногорск, Бөгелмә, Баулы, Азнакай, Алабуга, Минзәлә, Түбән Кама, Зәй, Сарман (Җәлил бистәсе), соңрак Норлат, Чирмешән, Әгерҗе, Мөслим, Актаныш һәм республикабыздагы башка төбәкләрнең данлы нефть тарихы минем туган Федотовка авылыннан 18 чакрым гына көньяктарак булган шушы кечкенә генә Иске Шөгер дигән татар авылыннан башланып китә.
Әмма бу урында шунысын да әйтеп китү кирәк булыр – безнең һәм бөтен Рәсәйнең нефть эше галимнәре, тарихчылары, журналистлары һәм сәясәтчеләре үз китапларында, мәкаләләрендә, чыгышларында еш кына Россиядәге нефть тарихының чишмә башы бүгенге «Лениногорскнефть» НГДУсына кергән әлеге Иске Шөгер авылы булуын, аның татар нефте тарихының беренче нигез ташы икәнен «оныталар», сүз сөрешләрендә аны искә алмыйча гына узып китәләр.
Ниһаять, татар нефтенең дәүләт күләмендә башланып китүенең төп сәбәпчесе булып Шөгер төбәгендә нигез салынган «Лениногорскнефть» НГДУсына – 70, шушы нефть сәнәгате барлыкка китергән Лениногорск шәһәренә – 60 ел тулган олуг бәйрәм көннәрендә моңа ныклап игътибар ителер, дип ышанасы килә.
Әйе, Татарстан нефтен чыгарып СССРның сәнәгати җегәрен бик нык күтәреп җибәргән урын – территориаль яктан Шөгер төбәге, дәүләт дәрәҗәсендәге нефтьчелек эшен беренче башлап җибәрүчеләр нигездә Шөгер районы кешеләре иде.
Хәлбуки, Шөгер якларында нефть эше дәүләт дәрәҗәсендә инде Бөек Ватан сугышы башланып ике атна үткәч, ягъни 1941 елның июлендә (нәкъ мин туган көннәрдә!) Иске Шөгер авылы басуындагы 1нче скважина җирне бораулый башлаган, аннан тәүге мәртәбә 1943 елның җәендә тәүлегенә 20 тонна нефть биргән көннән, аннан да алдарак, 1938 ел азагында (моннан 77 ел элек!) бу авылга беренче нефть эзләүчеләр килгән көннән башлана. Авылның аксакалы Мингалим бабай ялан кырга нефть эзләргә килүчеләрне үз өендә фатирда тота.
Татарстан нефтен башлап җибәрүчеләрнең күбесе – элеккеге Шөгер районы кешеләре. Шулардан җидесе – Иске Шөгер авылыннан Зиннәт Шәрифуллин һәм Фәсхетдин Шәрәфетдинов, Сугышлы авылыннан Җәлил Зәйнагов һәм Шакир Галиев, Тимәш авылыннан (1935 елга кадәр ул да Шөгер районына керә иде) Әхәт Гобәйдуллин, Яңа Елховой авылыннан Мәсгут Миңнекәев һәм Ормышлы авылыннан Ядкәр Ваһапов СССРның тыныч хезмәттәге иң зур бүләге «Социалистик Хезмәт Герое» дигән олуг вә мәртәбәле исемгә һәм алтын медальгә лаек булдылар. Нәни генә район өчен бу бик зур күрсәткеч, әлбәттә.
Ниһаять, борынгы татар язма әдәбиятына нигез салган шагыйрь Кол Галинең «Йосыф кыйссасы» әсәрен беренче мәртәбә фәнни эшкәртеп 1839 елда ук Казанда аерым китап итеп бастырып чыгарган күренекле татар шагыйре Утыз Имәни яшәгән Тимәш авылында, шагыйрь өеннән ерак та булмаган тау битендә, атаклы Ромашкино нефть чыганагын ачып җибәргән 3нче скважина 1948 елның июлендә девон ятмасындагы нефтьне көчле фонтан итеп күккә чөя. Ул тәүлегенә 120 тонна нефть бирә башлый һәм СССР нефть промышленностенда иң зур рекордлы скважина була. Чагыштырып кына карагыз: Шөгер авылы янындагы беренче скважина 1943 елда тәүлеккә 20 тонна нефть биргән булса, нибары биш елдан соң Ромашкино ятмасының 3 нче скважинасыннан инде тәүлеккә 120 тонна, ягъни 6 тапкыр артык нефть чыга башлый! «Лениногорскнефть» НГДУсының горурлыгы булган бу скважина Татарстан Республикасында нефть чыгару эшенең гаять тиз һәм киң колачлы булып үсеп китүенә нигез сала. Шунысы игътибарга лаек, Иске Шөгердәге 1нче скважинада да, Ромашкино ятмасындагы атаклы 3нче скважинада да бораулаучылар җитәкчесе Шөгер районының 1нче скважинадан ерак та булмаган Спиридоновка авылында туып-үскән Сергей Кузьмин була. Ул 16 яшеннән алып гомере буе нефть чыгару эшендә эшли.
Бүгенге көндә «Лениногорскнефть» нефть һәм газ табу идарәсе «Татнефть» берләшмәсендәге иң өлкән һәм иң уңышлы эшләүче НГДУларның берсе.
70 ел эчендә «Лениногорскнефть» идарәсе оештыру өлкәсендә шактый үзгәрешләр кичерде. 1945 елда «Шөгер эреләндерелгән нефть промыселы» дигән исем белән хезмәт юлын башлап җибәргән идарә 1950 елдан 1961 елга кадәр «Бөгелмәнефть» тресты составына кертелде һәм төрле исемнәр белән аталып йөрде. 1961 елдан 1970 елга кадәр аны «Лениногорскнефть» нефть промыселы идарәсе» дип йөрттеләр. Хәзер ул горур рәвештә «Лениногорскнефть» НГДУсы – нефть һәм газ табу идарәсе дип атала.
70 ел эчендә җитәкчеләре дә байтак алышынды – аларның барысы 15кә җыела. Шөгер ягы һәм Лениногорск нефтьчеләре аларның һәрберсен олы хөрмәт белән сагынып искә алалар, чөнки барысы да илгә мул итеп нефть чыгару максаты белән бергә, һәр нефтьченең эш һәм яшәү урынын яхшырту, аларны мәдәни, мәгариф, көнкүреш, спорт өлкәләрендә якыннан катнаштыру өчен бөтен көчләрен дә куйган җитәкчеләр.
1989 елдан идарә белән Рафаил Сәет улы Нурмөхәммәтов җитәкчелек итә. Ул бөтен хезмәт гомерен нефть эшенә багышлаган – 1974 елда Уфа нефть институтын тәмамлаганнан соң, «Татнефть» берләшмәсенең «Сөләйнефть» НГДУсында нефть һәм газ табу буенча оператор булып эшли. Шулай ук «Җәлилнефть» НГДУсы начальнигы, көнбатыш Себер нефть оешмаларында җитәкче була.
Рафаил Сәет улы һәр эшне җиренә җиткереп, намус белән башкара. Хезмәттәге уңышлары өчен ул Россия һәм Татарстанның орден-медальләре белән бүләкләнә, «Россиянең нефть һәм газ промышленностеның атказанган хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә лаек була. Республикабызның күренекле нефтьчесе – Татарстан Республикасының Дәүләт премиясе лауреаты, техник фәннәр кандидаты.
Шулай итеп, Татарстан нефть оешмаларының иң өлкәне, аларның нигез ташы булган данлы «Лениногорскнефть» идарәсе, катлаулы, киң колачлы, гаять зур фидакяр хезмәт сорый торган көндәлек тормыш юлы үтеп, үзенең 70 еллык юбилеен бәйрәм итә. Бу идарә хезмәтчәннәрен бүген бөтен республикабыз халкы, Россия Федерациясенең нефть промышленносте җәмәгатьчелеге олуг юбилей белән чын күңелдән котлыйлар.
***
Татарстанның Лениногорск районы һәм шәһәре чагыштырмача яшь – алар узган гасырның 50-60 нчы елларында бу якларда гөрләп үсеп киткән нефть табу һәм җитештерүнең дөньякүләм дәрәҗәгә күтәрелеше нигезендә төзелделәр. Ул чакта тарихи яктан искиткеч кызыклы территориаль берәмлек булган Шөгер районы, бетерелеп, яңа төзелгән Лениногорск районы биләмәсенә бирелде.
Лениногорск шәһәре һәм районы үзенең оештырылган көннәреннән үк, ягъни менә инде 60 ел дәвамында Татарстан республикасының сәнәгать һәм рухи тормышында ил-көнгә сизелерлек уңышлы эшләр башкарып килә. Әле совет һәм коммунистлар җитәкчелеге елларында ук иҗтимагый һәм сәяси хезмәтләрен Лениногорскида башлап җибәргән күп кенә шәхесләр Татарстан хөкүмәте, партиянең өлкә комитеты, комсомолның Татарстан оешмаларында зур-зур дәрәҗәле җитәкчеләр булдылар. Лениногорск шәһәре һәм районы җитәкчеләре әле бүген дә бу күркәм традицияне дәвам итәләр.
Бу уңайдан хәзерге Лениногорск муниципаль районы хакимияте башлыгы, Лениногорск шәһәре мэры Рәгать Галиәгъзам улы Хөсәеновның заманча эшчәнлеген аеруча уңышлы дип билгеләп үтәсе килә. Ул милли яктан бик чуар, төрле-төрле диннәргә инанып яшәүче, чын шәһәрчә генә һәм чын авылча гына тормыш алып баруны алга сөргән Лениногорск районы һәм шәһәре халкының бер максатка, бер гаиләгә тупланып яшәве, уртак хезмәт, уртак рухи тигезлек белән гомер итүләре өчен бөтен көчен куя һәм бу олы максатка ирешә дә. Бүген Лениногорск районы һәм шәһәренең Татарстанда күренекле яшәү рәвешенә ирешкән матур төбәк булуы әнә шул турыда сөйли.
Лениногорск районының күркәм Шөгер ягы, ягъни элеккеге Шөгер районы Татарстанның икътисади һәм мәдәни тарихында тирән эз калдырган төбәк иде.
Һәр төбәкнең табигый байлыгы – табигый мирасы, аларны халык тормышында файдалану борын-борынгыдан шушы төбәктә яшәгән абориген халыкларның тормыш-көнкүреш тарихы белән тыгыз бәйләнгән. Монда яшәгән төрле-төрле милләт, кавем, халык тормышы – безнең, бүгенге буын кешеләренең изге тарихы. Бу тарихны без мәңге онытырга тиеш түгелбез! Шушы хакыйкатьне искә алып һәм аңа хөрмәт йөзеннән мин туган Татарстаныбызны данлаган, аны матди һәм рухи биеклекләргә күтәргән нефтьчелек эшенең элгәре булган Шөгер ягының тарихи әһәмиятле ике генә өлкәсенә кагылып үтәсем килә. Алар нефть һәм мәдәният.
Нефть
Татарстанның бүгенге сәнәгати үсешендә, һичшиксез, нефть табу, җитештерү һәм эшкәртү иң мөһим, иң әһәмиятле урынны алып тора. Нефть – безнең Татарстанны бөтен дөньяга танытуда, Россиядә иң җегәрле республика дәрәҗәсенә ирешүдә, авылларыбыз, бигрәк тә шәһәрләребезнең Рәсәйнең башка төбәкләре белән чагыштырганда, ныклы тормышта яшәүләренә төп нигез.
Алда әйткәнемчә, Татарстан җирлегендә әнә шушы «галиҗәнап» нефть тарихының чишмә башы, аның халык тормышында кулланылышы, Татарстаныбызга һәм элеккеге СССРга нефтьне сәнәгати нигезләрдә бирә башлау эше нәкъ менә Шөгер ягында башланды.
Билгеле ки, нефть тышкы халәте ягыннан өч төрлегә бүленә: сыек нефть, куе нефть, каты нефть (битум). Кулланылыш ягыннан исә нефть ике төрле – халык арасында көнкүрештә куллану һәм дәүләт дәрәҗәсендә сәнәгатьтә куллану.
Туган Татарстаныбызда әлеге өч төрле халәтле нефтьнең иң беренче табылу, җир өстенә чыгару, аларның көнкүрештә һәм дәүләт күләмендә җитештерелә башлау тарихы нәкъ менә Шөгер төбәге белән бәйле.
Мин үз күзем белән күргәннәргә таянып мисаллар китерәм:
Элеккеге Шөгер районының Сарабиккол (Әби) авылында Шушма елгасы ярына якын гына бер чишмә бар. Әби авылыннан өч кенә чакрым ераклыктагы минем туган авылым Федотовка (борынгы Ана авылы) керәшеннәре һәм тирә-яктагы башка авыл кешеләре бу чишмәне «Кара чишмә» дип йөрттеләр. Ни өчен? Чөнки бу чишмә суы белән җир астыннан бармак бите кадәр генә куе кара төстәге майлы сыекча таплары агып чыга иде. Бу майлы сыекча судан җиңел булу сәбәпле, гел су өстендә генә тора. Чишмәдән берничә адым гына түбәнрәк калын такталардан ясалган зур улак бар. Чишмә суы улакның өстеннән агып керә дә, аргы баштагы төбенә ясалган тишектән агып чыгып китә. Ә теге майлы кара таплар, суга бата алмыйча, улак өстендә кала. Шулай итеп, улакка кап-кара сыекча җыела. Авыл кешеләре дегет чиләкләре, махсус мичкәләр, чапчаклар белән киләләр дә, улак янындагы махсус ясалган озын саплы чүмеч белән сөзеп, әлеге кара майны җыялар. Кара майны Сарабиккол кешеләре генә түгел, ә тирә-яктагы унлап авыл кешеләре килеп җыя.
Һәр гаиләдә җигүле аты булган авыл кешеләре бу сыекча белән арба күчәре майлыйлар иде. Кара чишмәдән чыккан кара сыекча белән майланган арба тәгәрмәче бик җиңел тәгәри. Бу кара май белән яңа өй, мунча, каралты-кура төзегәндә нигезгә куела торган беренче ниргә бүрәнәне дә буйыйлар – ул аны мәңге черетми. Майны хәтта ветеринариядә дә кулланалар иде. Җәйге эссе көннәрдә сыерларның арты кортласа, шул майны сөртәләр – кортлар шундук юкка чыга.
Кара чишмәдәге кара майны кешеләр кайчан файдалана башлаганны беркем дә хәтерләми. Мөгаен, ул чишмә типкән көнне үк башлангандыр, бәлки бераз соңрактыр. Һәрхәлдә, бу кара майның, ягъни сыек нефтьнең моннан берничә дистә гасырлар элек үк кешеләр тарафыннан файдаланыла башлавына шик юк.
Шуңа таянып без, Татарстанда сыек нефтьнең җир астыннан үз агымы (самотек) белән чыгуына һәм аны кешеләрнең көнкүрештә куллана башлавына берничә дистә гасырлар вакыт узган һәм ул нәкъ менә Шөгер ягына бәйле, дип раслый алабыз. Журналистлар, галимнәр, нефть белгечләре Татарстанда нефть табылу һәм куллану тарихын ни өчен менә шуннан башламыйлар?! Мин моңа гаҗәпләнәм...
Алда әйткәнебезчә, сыек нефтьне табу һәм җитештерүне дәүләт күләмендә алып бару тарихы да Шөгер ягында башлана. 1944 елны Иске Шөгер авылы янында беренче буровой эшкә керешә, нефть күпләп табыла башлагач, аны хәзерге Самара өлкәсенең Келәүле станциясендәге тимер юл цистерналарына төяп, СССРның төрле төбәкләрендәге нефть эшкәртү заводларына озаталар. Шулай итеп, Татарстанның нефть сәнәгатенә беренче мәртәбә Шөгер ягында нигез салына.
Инде килик куе нефтькә.
Элеккеге Шөгер районының әлеге Сарабиккол авылыннан берничә чакрым гына көньяктарак Карамалка дигән мордва (мукшы) авылы бар. Бик борынгы заманнарда ук шушы авыл читендә, утырган бал сыман куе, ләкин кап-кара төстәге матдә тулган кечерәк бер күл булган. Бу матдә, артык куе булу сәбәпле, арба майларга ярамаган. Шулай да тирә-яктагы авыл кешеләре аны көрәкләр белән каерып алып, капка баганаларының җир астына күмелә торган өлешләрен, йорт-кураның нигез ниргәләрен буяганнар.
Майлы күл нефтьче галимнәрне дә кызыксындырган. Бөек Ватан сугышы алдыннан ук монда Казан Дәүләт университетыннан бер төркем галим-геолог килеп тикшеренүләр уздыра. Шунда алар күл эчендә иң борынгы җәнлек, кош сөякләрен табып алалар. Кара бал (куе нефть) эчендә яткан сөякләр черемичә шулкадәр яхшы сакланганнар ки, галимнәр, аларны җыеп, Казанга алып кайталар. Бүгенге көндә КФУның геология музеенда бу кап-кара төстәге сөякләр белән танышырга мөмкин.
Патша хөкүмәте яңа чукындырылган мукшыларны Карамалка авылына XVIII гасырның 70нче елларында күчереп утырта. Аңа кадәр биредә Сарабиккол татарлары яшәгән һәм авыл Карамал Сарабикколы дип аталган. Карамал сүзенең килеп чыгышы әлеге кара күл белән бәйле түгел микән – «Кара мал», ягъни кара төстәге мал, көнкүрештә файдаланырлык байлык!
Соңгы елларда Татарстан нефтьчеләре куе нефтьнең Карамалка ятмасы белән бик нык кызыксына башладылар. Аның киләчәге бик зур, диләр, чөнки мондагы җир астында куе нефтьнең гаять зур запасы ята икән. Ләкин аны җир өстенә чыгару әмәле дә катлаулы.
Әмма монысы инде икенче мәсьәлә. Күргәнебезчә, Татарстанда куе нефтьне файдалану, аны чыгару тарихы да нәкъ менә Шөгер ягында башлана!
Ниһаять, нефтьнең өченче төре – каты нефтькә (битумга) килеп җиттек. Битумны табу, җитештерү һәм файдалану тарихы шулай ук Татарстанда, нәкъ менә Шөгер җирендә башлана.
1881 елда Шөгер якларына нефть эзләргә дип килгән Америка эшмәкәре Л.Шандор Шөгер авылы читендә кечкенә генә гудрон заводы салдыра. Заводка чимал чыгару өчен авыл янындагы текә тауны (хәзер аны авыл халкы «Шандор тавы» дип йөртә) тишеп шахталар ясыйлар һәм тау эчендәге гудрон (битум) чималын заводка ташу эшен җайга салалар. Шуннан башланган битум заводы йөз елдан артык Россиянең төрле төбәкләренә кыйммәтле битум җибәреп торды. Аны көне-төне Шөгердән Бөгелмә тимер юл станциясенә ташып, илнең төрле төбәкләренә озаталар иде.
Нефтьчеләрнең соңгы еллардагы эзләнүләре нәтиҗәсендә Карамалка ятмасында куе нефть белән бергә каты нефтьнең (битум) зур запаслары бар икәне ачыкланды. Димәк, бу якларда битум җитештерүнең дә зур киләчәге күренә.
Шулай итеп, Татарстанда каты нефть (битум) чыгару һәм файдалану эшенең дә чишмә башы, тарихы Шөгер ягыннан башлана икән.
Күренә ки, Татарстан җирендәге сыек, куе, каты нефть табу һәм файдалану тарихларының өчесе дә турыдан-туры Шөгер ягы белән бәйле. Нефть хакында язучы журналистлар, нефть тарихын өйрәнүче фәнни-тикшеренү институтлары галимнәре, Татарстан нефте өлкәсендә эшләүче җитәкчеләр, белгечләр, мөгаллимнәр колагына киртләп шуны әйтәсе килә: Татарстанның нефть тарихы моннан берничә дистә (бәлки йөз!) гасырлар элек хәзерге Лениногорски районының Шөгер төбәгендә, аның да Сарабиккол (сыек нефть), Карамалка (куе нефть) һәм Иске Шөгер (каты нефть) авылларыннан башланып китә.
***
Татарстан нефте үзенең составы белән Россиянең һәм дөньяның башка төбәкләрендә чыгарыла торган нефтьтән бик нык аерыла. Эш шунда ки, татар нефте составында күкерт бик күп. Шөгер якларында әлеге күкерт нефть составында гына түгел, кайбер чишмәләрдә һәм сазлыклы болыннарда ләм рәвешендә үзе генә дә җир өстенә бәреп чыга.
Әйтик, Сарабиккол авылындагы чишмә суы белән җир өстенә нефть тамчылары бәреп чыкса, Шөгер тирәсендәге кайбер чишмәләрдән күкертле су агып чыга.
Әнә шундый урыннарның берсендә Россиядә һәм Татарстанда атаклы дәвалану үзәге – Бәкер курорты эшли. Курорт Яңа Шөгер авылы янындагы атаклы Шандор тавының аръягындагы итәгендә, борынгы татарлар нигез салган Бәкер авылына терәлеп үк тора.Курорт янында күкерткә бай зур бер ләмле болын җәелеп ята, аңа күкертле чишмәләр агып төшә.
Әлеге күкертле чишмә суларын һәм күкертле ләмне бу як авылларында яшәгән кешеләр борынгы заманнарда ук төрле авыруларны дәвалау өчен файдалана башлаганнар. Әйтик, Бәкердән 8 генә чакрым төньяктарак урнашкан туган авылым Федотовка янында бер күкертле чишмә артык зур булмаган болынга агып төшә һәм анда күкертле ләм хасил итә. Авыл картларыннан ишетүемчә, безнең авыл кешеләре бу ләм һәм күкертле чишмә суын борынгы заманнарда ук тән сызлавын басу өчен куллана торган булганнар. Әле мин бәләкәй чакларда да (узган гасырның кырыгынчы-илленче еллары) безнең авыл кешеләре җәй көннәрендә бу ләмне зур капчыклар белән, күкертле чишмә суын мичкәләр белән ат арбасына салып авылга алып кайталар һәм яшел чирәмле ишегалдына алдан ук кеше сузылып ятарлык итеп эшләнгән зур тагаракларга салалар, ләм һәм су кояш күзендә җылынып беткәч, анадан тума чишенеп, шунда кереп яталар иде. Авылдашларым шушы ысул белән бил һәм муен хандрозын, кул-аяк сызлауларын, йөрәк өянәкләрен дәвалыйлар иде.
Бәкер курорты хәзер нәкъ шушы ысулны фәнни нигезләрдә файдалана, күкертле ләм һәм күкертле чишмә суларын сәламәтлек саклауның төрле өлкәләрендә файдалану алымнарын киңәйтә, күкертле суның иң файдалы өлешләрен генә аерып, «Бәкер суы» дигән шифалы суны күпләп чыгара һәм илебезнең төрле төбәкләренә тарата.
Бүгенге көндә Бәкер курортында чит илләрдән, Россиянең төрле төбәкләреннән, Татарстаннан килгән 15 мең ял итүче ел дәвамында файдалана һәм дәвалана.
Бәкер ләме һәм күкертле чишмә суының шифалы икәне халыкка берничә йөз гасырлар элек үк билгеле була. Шунысы кызык, бу турыда борынгы ногай татарларының бер риваяте безнең көннәргә кадәр сакланып калган. Анда әйтелгәнчә, хан җитәкчелек иткән атлы гаскәрдә шундый тәртип була – җайдаклы хәрби гаскәрдә озак еллар хезмәт иткән, инде катлаулы хәрби эшкә ярамый торган карт атларны, табигый үлемнәре белән вафат булсын өчен, табигатькә, ялан кырга чыгарып җибәрә торган булганнар. Үзбәкләрдә әле хәзер дә картаеп эшкә ярамый башлаган ишәкне үз үлеме белән үлсен өчен далага куып чыгаралар.
Иркен табигатьтәге «ветеран» атлар, бер-берсен табып, ат өере хасил итәләр һәм иректә үзләре теләгән бөтен үсемлек белән сыйланалар, эссе көннәрдә кыргый күлләрдә коеналар.
Әлеге риваять раславынча, бер ат өере хәзерге Бәкер авылы янындагы күкертле күлгә кереп коена торган була. Карасаң, күпмедер вакыт үткәч, әлеге атлар ханның гаскәри атларыннан да тизрәк, көчлерәк, чосрак булып кырда чабып йөриләр икән! Җайдаклы гаскәр башлыгы, моны күреп, әлеге атларны яңадан арканлы корыклар белән тотып, хәрби атлар төркеменә куша. Күкертле күлдә коенып, тәннәренә вә әгъзаларына шәп дәва алган бу атлар алдагы сугышларда һич тә сынатмыйлар. Дөрестерме, юкмы, әмма халык күңелендә сакланган әлеге риваять күкертле суның никадәрле дә шифалы икәне турында сөйли. Ә аның рәсми хакимият тарафыннан раслануы 1880 елларга карый. Шушы елны Рәсәй хакимияте тарафыннан Бәкер авылы янәшәсендә казна карамагындагы земство хастаханәсе салу мәсьәләсе куела. Әмма дә бу мәсьәлә, ул чактагы бик «белдекле» кешеләр тарафыннан төрле хәрам гамәлләр оештырылу аркасында, төзелми кала.
Шулай да, урыслашкан поляк һәм француз тоткыннары төзегән Иске Куак авылы янындагы элеккеге земство хастаханәсендә ХХ гасыр урталарында баш табип булып эшләгән күренекле врач Игнатьев Максим Игнатьевич узган гасырның 30-50нче елларында Бәкер авылы янындагы күкертле ләм һәм чишмә суының гаять шифалы икәнен Татарстан җитәкчеләренә дә исбатлый һәм 1932 елда Бәкергә Мәскәү сәламәтлек саклау белгечләрен чакырып, аларны монда курорт төзергә кирәклегенә ышандыра. Шул елны ук Максим Игнатьевич Бәкер авылы читендә нәни һәм гади генә биналар салып, анда тән сызлау белән чирләүче 8 кешене дәвалый.
Хәзер Бәкер курортының башланып китүен шушы 1932 елдан исәплиләр. Әмма минем шәхси карашымча, Бәкер тирәсендә шифаханә төзү зарурлыгының дәүләт тарафыннан танылуы 1880 елда икәнлеген искә алып, бүгенге курортка дәүләти-язма нигез салынуын һәм аның рәсми тарихын 1880 елдан башлап китү дөресрәк булыр иде. Шулай булганда Бәкер курортының рәсми-дәүләти тарихына быел 63 ел гына түгел, ә 135 ел тулган булыр иде! Кызганыч, бу юбилей елы бүген беркемне дә кызыксындырмый. Дөрес, соңгы елларда матбугатта басылган чыганакларда Бәкер курорты белән Бәкер авылы төзелгән 1700нче елларны берләштерү күздә тотыла. Әмма, минемчә, әле авыл төзелү белән үк анда күкертле ләм һәм су белән дәвалану башланып китә алмый. Авылның ялан кыр уртасында төзелә башлавы үзе үк гаять мәшәкатьле эш – һәркемгә торак йорт булдыру, чирәм җирләрне үзләштереп һәм урманнарны төпләп икмәк басуы ясау, авылны утын, су белән тәэмин итү, каралты-кура төзү, мал-туар асрау һәм аларга печәнлекләр булдыру, әлбәттә, дистә, йөз елларга сузылырга мөмкин. Ә менә 1880 елда инде мондагы ләм һәм күкертле суның файдасы, дәүләтнең фәнни оешмалары тарафыннан раслана, һәм Бәкернең сәламәтлек саклау үзәге булып оешуына нигез сала. Аның тарихын шушы 1880 елдан башлап китү генә реаль дата була алачак, дип уйлыйм.
Бәкер курорты биналарына нигез салган атаклы табип Максим Игнатьевичны мин күреп тә белә идем. Безнең авылдан 5 кенә чакрым ераклыкта булган Иске Куак авылы читендә патша заманында ук төзелгән һәм Максим Игнатьевич җитәкләгән, ул чор өчен бик зур булган хастаханә бөтен тирә-як авылларга, шул исәптән безнең авылга да сәламәтлек саклау хезмәте күрсәтте. Мин үзем берничә мәртәбә бу хастаханәдә ятып чыктым, мине дәвалаучы Максим Игнатьевичның хатыны, шулай ук күренекле табибә иде.
Максим Игнатьевич белән минем әти, Родионов Василий Семёнович Бөек Ватан сугышыннан соңгы елларда бик якын дуслар иде. Әтием безнең авылда урнашкан һәм районда бердәнбер булган «2нче бишьеллык» исемендәге промышленность товарлары җитештерү артеленең рәисе булып эшләде. Бу промартель авылдагы «Алмаз» колхозыннан да бай һәм җегәрле иде, аның рәисе булган минем әти районның партия һәм хуҗалык җитәкчеләре һәм күренекле кешеләре арасында яхшы билгеле шәхес булды. Әтием белән Максим Игнатьевичның якын дуслыгы күренекле табибның вафат булуына кадәр дәвам итте.
Бу дуслыкның матди нигезе дә булмады түгел. Дәүләт хастаханәләре бюджет акчасына гына карап торалар һәм матди яктан шактый ярлы яшиләр иде. Ә безнең әти артельдә җитештерелгән арба, чана, тәгәрмәч, тәртә, дуга, мебель, каен дегете, агач күмере, чыпта, аркан, эшкәртелгән юкә кебек хуҗалык кирәк-яракларын Иске Куак хастаханәсенә юнь генә бәягә бирә. Моның өчен ата коммунист булган минем әтигә райком җыелышларында нык кына дөмбәсләү дә эләгә иде. Ә Максим Игнатьевич, киресенчә, тирә-як авылларның сәламәтлеген саклауда ярдәм иткән өчен әтигә рәхмәтләр әйтә, аны өенә кунакка алып керә һәм алар икәүләшеп чиста медицина спирты белән сыйланалар иде.
Шул ук вакытта Максим Игнатьевич үзе башлап җибәргән Бәкер курортының матди тормышына да туктаусыз ярдәм итеп торды. Әлбәттә, бу курортка әти җитәкләгән артель эшләп чыгарган кирәк-яраклар, җиһазлар аз җибәрелмәгәндер, дип уйлыйм.
Әле былтыр гына без шушылар турында Бәкер курортының иң талантлы баш врачы, әлеге сәламәтлек саклау үзәген Татарстан һм Россиядә генә түгел, ә бөтен дөнья күләмендәге биеклекләргә күтәргән, республикабыз һәм нефть оешмалары җитәкчеләренең, Татарстанның күренекле галимнәре, язучылары, сәнгать эшлеклеләренең якын дусты Ибраһимов Фаяз Ибраһим улы белән сөйләшеп, истәлекләргә бирелеп утырган идек. Аның бөтенләй көтмәгәндә, кинәт кенә мәңгелеккә китеп баруы барыбыз өчен дә шәхси фаҗига булды.
Бәкер курортының киләчәге өчен күңелдә бердәнбер яктылык калды – курорт язмышын Фаяз Ибраһим улының малае, шулай ук күренекле табиб Ибраһимов Марат Фаяз улы үз кулына алды. Курортны кабул иткәндә үк ул монда әтисенең бөтен эшчәнлеген түкми-чәчми дәвам итәргә сүз бирде. Ә бу инде безнең яраткан Фаяз әфәндегә бик зур рухи һәйкәл булачак.
Югарыда сөйләгәннәрне гомумиләштереп шуны әйтәсе килә – беренчедән, нефть белән күкерт Татарстанның игезәк табигый байлыклары икән, икенчедән, нефть өлкәсендә бөтен Татарстанга, Рәсәйгә, чит илләргә билгеле булган Әлмәт, Лениногорск, Азнакай, Бөгелмә, Баулы калаларының, атаклы Бәкер курортының данлы тарихы Шөгер ягының бүген әллә ни күзгә күренеп тормаган шушы дүрт авылдан – Сарабиккол, Карамалка, Шөгер һәм Бәкердән башлана! Кызганыч ки, бу кире каккысыз хакыйкатьне бүген дөньякүләм белгечләрдән алып, гап-гади замандашларыбызга кадәр оныта бара...
Ахыры киләсе санда
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА