Хәйретдин Мөҗәй. Шлемлы кыз

Садри разведка задачасы алып бетергәндә, иртәнге дүрт иде инде.—Тәкрарларга рөхсәт итегез, иптәш комбат!
Садри кулына комбат карта бирде дә, маңгаена төшеп торган чәчләрен кулы белән артка җибәреп:

— Мөмкин,— диде.

— Миңа үземнең взвод белән Искәндәр — Палман кышлакларында дошман барын-юклыгын белеп, әгәр булса, оборона системасын белергә кирәк. Вакытлы хәбәрләр 4.25, 4.50 һәм 5.30 сәгатьләрдә бирелә. Хәбәр йөртүчеләрне үз көчемнән оештырырга, куелган бурычны 9.45 сәгатьтә бетереп, Палманда калырга куштыгыз,—дип, заданиене кабатлагач, уң кулын маңгаена куеп, үкчәләрен бәрде дә: — Разрешите приступить! — диде.

— Сәгатеңне дөресләргә онытмадыңмы? Хәзер вакыт 4.07,— диде комбат.

Садри кул сәгатен, ике минут алга борып, комбатның сәгатенә тигезләде. Аннары тигез туры атлап чыгып китте.

Балчык диварлар белән уратылган йорт эченә урнашкан батальон штабында дежурныйлар, телефонист һәм атлы-җәяүле багланыш өчен тәгаен ителгән кызылармеецлар акрын гына искән төнге җилгә гөжелдәгән алма яфракларыннан да акрынрак сөйләшәләр. Алма агачларына асылган поход фонарьларының яктысында, бер куак төбендә бүген булачак мәсьәләне карта буенча хәл кыла торган башлыклар группасы, икенче куак төбендә һөҗүмне тәэмин итү өчен боевой лозунглар хәзерләнә, өченче куак төбендә шапирографта листовкалар басыла. Садри боларның барын да карап үткәннән соң, балчык дувалның кечкенә капкасын шыгырдамасын өчен күтәребрәк ачып, яланга чыкты. Сәгать дүрт кенә булса да, шәрыкнең озын көненең таңы аткан, йолдызлар сирәкләнгән иде.

Капканың уң ягындагы арык буенда башлары кыркылган тут агачларының куе, киң яфракларын тарап, акрын гына искән җилгә аркаларын куеп, Садриның кызылармеецлары утыра иде.

Садри капка төбендә торган көенә, свистокны авызына алып, үлән араларында кычкыра торган чикерткәләр тавышын чыгарды.

— Мин тыңлыйм, иптәш командир! — дип, куак астыннан ярдәмчесе Саматов чыгып Садри каршына басты.

— Разведкага чыгу пункты моннан ярты километр чамасы гына. Кызылармеецлар минем арттан берәмләп, тын гына барсыннар! Үзегез иң арттан барлап барыгыз!

Саматовка Садриның авызыннан чыккан сүзләр телефон трубкасыннан тыңлаган кебек кенә ишетелделәр. Саматов та шулай гына жавап кайтарды да кызылармеецларга таба аяк очларына гына басып китте.

II

Искәндәр кышлагының өч ягына өч разведка отделениеләре җибәрелде. Көнчыгыш ягындагы разведка башлыгы Саматовның дозорлары, кышлак янындагы бакчага җиткәч, ишәк тавышы чыгарып, Саматовны чакырдылар. Саматов артыннан тезелеп бара торган кызылармеецларны сусыз арыкка тезеп яткырды да урынбасарына:

— Күзегезне бездән алмагыз, әгәр «сандугач» сайраса, алга барырга мөмкин, «ишәк» кычкырса, мин килгәнче тик кенә ятыгыз! — дип, «ишәк» тавышы ягына шуып китте.
Бакчаның кышлак ягына салынган җимерек балчык йорт буендагы хәүз (ясалган күл) яры өстендәге куш кара агачларның берсенә иярле ат бәйләгән, ләкин басмачыларның ат-иярләре белән кышлак диһканнары-ның ат-иярләре арасында аз гына да аерма юк. Шуның өчен дә бу атның кемнеке икәнен әйтү бик читен.

Саматов дозорларга юллар күрсәткәч, дозорныйлар түш белән шуып аттан арырак булган җимерек өйне актарырга киттеләр.

— Үзегезнең барганыгыз үзегезгә дә ишетелмәсен! Алга барырга булса, «сандугач» сайратыгыз. Үзем ядроны чакырып, сезнең хәрәкәтне шушыннан күзәтеп торам,—дип, виноград куагы астына кереп «сандугач» сайратты.

Ядродагылар берәмләп-берәмләп кенә килделәр дә, виноград куагы астына яшеренеп, күзләрен ат, кара агач, җимерек өй ягына текәделәр.

Искәндәр кышлагының артындагы таулар башындагы карларны җемелдәтеп кояш чыкты. Салкынчарак җил разведчикларның битләрен сөеп, былтырдан калган коры виноград яфракларын сөйләштерде. Кара агачка бәйләнгән ат муенын алга сузып, авызын ачып, киерелеп иснәп алды. Озак хәрәкәтсез торганга беркадәр яшел төс алган хәүзнең өстендә вак кына шадралар хасил булган кебек дулкынланып куйдылар, җимерек өйнең ике ягында ике дозорный эчкә аяк бастылар да, аякларын кире алып, бер-беренә аптырап карашкач, яңадан өй эченә кереп, күздән югалдылар.

«Сандугач» сайрады, Саматов ядросы белән алга кузгалды. Дозорлар ягыннан гаҗәпләнеп әйтелгән: «Шлемлы кыз!»—дигән сүз аз гына ишетелде.

Балчык өйнең җимерек почмагындагы бер бүлмәдә яланаяклы, киң парчалы күлмәк өстеннән кыска, тар казаки кигән бер кыз, шлем якасын җилкәсенә төшереп, җимерек стена ярыгыннан Искәндәр кышлагына карап тора. Дозорларның аяк башларына гына басып кергәннәрен ул ишетмәде. Ике дозорный ике кулыннан тотканчы хәрәкәтсез калды. Ике кулыннан тотылган кыз белән дозорныйлар арасында беренче сүз сәламләшү булды.

Саматов керде:

— Нинди кыз ул? — дип сорады.

— Сорашмадык әле, үзегез сорашыгыз, иптәш командир.

Кыз күзләрен Саматовка текәде.

— Әнә шул кышлакның кызы мин. Качып килдем.

Саматов дозорныйларга кышлак ягын күзәтергә кушты да сораша

башлады.

— Ни өчен качтыгыз?

— Бүген кич алты басмачы килеп мине эзләделәр. Мин тамда (өй түбәсендә) идем.

— Басмачылар сине ник эзлиләр соң?

— Әхмәтҗан курбашының күзе миңа төшкән.

Саматов кызның башындагы шлемга төртеп күрсәтеп:

— Моны кайдан алдың? — диде.

— Бу уртагымнан (иптәшемнән) калган иде. Басмачының күзе әүвәл адәмнең башына төшә. Качып торганда күрсә, кызыл гаскәр, дип куркыр, дидем.

— Уртагыгыз кем?

— Мамай Чупан улы Маматтиша иде.

Кызның күзләренә яшь тулды. Сүзен әйтеп бетерә алмады, башын аскарак иде дә, шлемның колакчынын тешләп, туп-туры Саматовка карады.

— Хуш, нәрсә булды соң?

— Үтерделәр.

— Үтерделәр? Кемнәр үтерде?

— Басмачылар үтерде.
— Кайчан?

— Ун көн булды. Кышлакның ячейкасы белән икәвен үтереп киттеләр. Ячейканың хатыны белән бер улын да суеп киттеләр. Басмачылар яман у нарма! — дип дерелдәп куйды.

Саматов белән кыз арасында бераз гына тынлык хөкем сөреп, икесенең дә башлары түбән иелде.

— Бүген һәм бер канча адәмне суйган булсалар кирәк. Иртәдән бу як кышлакта һич адәм күренми. Әнә ул безнең ханәбез (өй), атаманың да хәбәре юк, җөдә хафамын.

— Хафа булмаң,— диде Саматов.— Хәзер сезнең ханәгезгә җитәбез. Сезнең намыгыз кем?

— Зөлкә.

— Зөлкә. Менә шул, Зөлкә! Бу кышлакта басмачыларның барын-югын

беләсезме?

— Намазигәрдә бар иделәр. Безнең ханәбездәге алты атның берсенә мин менеп качтым. Басмачылар өйнең эчендә мине эзләп калдылар.

— Бу басмачылар атымы?

— Ие, басмачы аты. Диһканнардан алынган. Моның урынына тагын бер диһкан атын менеп китсә кирәк.

Кышлак ягыннан барабан каккан тавыш ишетелде. Зөлкә белән Саматов барабан каккан якка карадылар. Барабан тавышлары көчәеп, бөтен кышлак өзлексез гөж килеп тора башлады.

— Бу нәрсә? — диде Саматов, кулын барабан тавышы килгән якка сузып.

— Бу — басмачыларның китүе хакында хәбәр. Йөрең кышлакта… басмачылар юк. Киттеләр.

III

Саматов устав кагыйдәләреннән чыкмады. Искәндәр кышлагына җиткәндә, тагын бер пар дозор җибәреп, читтәге өйләрне карарга, басмачылар юклыгына тәмам ышанырга кушты. Дозорныйлар киткән өйләр ягыннан «сандугач» сайрагач, Саматов бер кызылармеецка:

— Сез бу кыз белән шушында каласыз. Әнә читтәге курага кергәч, кызыл флаг болгармын. Карап торыгыз, аннан соң гына барыгыз. Атын да калдырмагыз,—диде.

Бераздан соң барабан тавышлары ераклашып, тәмам тындылар. Сама-товның ядросы мамык җире түтәлләре арасыннан берәмләп кенә курага таба, «сандугач» тавышы ягына карап киттеләр. Тәртипсез ясалган тар гына урам буендагы дуваллар, кайсыбер каралтылар җимерелгәннәр. Кышлак уртасындагы зур кара агач янындагы бер өйдән сузылып аксыл төтен чыга. Урам буш. Дозорныйлар һәр каралтыны берәм-берәм актарып, аксыл төтен чыгарган өйгә таба киттеләр. Алар артыннан, мылтыкларын әзер тоткан хәлдә, дувалларга яшеренеп, разведка ядросындагы кызылармеецлар баралар. Саматов флаг болгагач, Зөлкә белән аның янында калган кызылармеец иярле атны алып кузгалдылар.

— Әнә теге өй — кызның өе. Басмачылар бүген шунда булганнар. Ул өйне бик нык җентекләп тикшерергә кирәк,— дип, Саматов тагын бер пар дозорный чыгарды.

Соңгы чыгарган дозорныйларның берсе кыз күрсәткән өйнең кечкенә капкасыннан кереп кире чыкты да «бака» булып кычкырды. Саматов ике кызылармеец белән «бака» тавышына йөгерделәр.

Саматов урам капкасыннан кергәч тә тәрәзәләре ватылган, ишекләре җимерелгән балчык өйнең эченә кереп карап торган дозорныйларны күрде.

— Ни бар? — диде дозорныйларга.

— Вот… карагыз.

Өй түрендә идәнгә җәелгән иске палас өстендә яткан картның яргаланган күкрәге, тонык күзләре чагылдылар. Өйнең икенче почмагында куллары аркасына каерылып бәйләнгән карчык гәүдәсе стенага асылган.

— Үлекләр?!

— Әйе, үлекләр.

Саматов эчкә керде. Ватылган савыт-сабалар, төрле урынга ыргытылган мендәрләр, ерткаланган мамык одеяллар, актарылган сандыкларны үтеп, ул ерткычларча үтерелгән карт янына үтте.

— Пычакларын да алмаганнар, сволочьлар!

Үлекнең күкрәгенә кадалган пычакны тартып алырга дип сабыннан тоткач, мәетнең ак күлмәге өстенә ябышып калган күн итек эзләре күренде.

— Аяк терәп чәнечкәннәр.

Пычакны көчкә тартып алдылар.

Саматовның күзләре стенага, карчык гәүдәсенә төште.

— Карчык тирәсендә кан юк. Аның куллары артка, аяклары тезләреннән бөкләнеп, ботларына бәйләнгәннәр дә бугазына салынган мунчак белән гәүдәсе асылган. Аны да баудан төшерделәр.

Ишектән йөгереп Зөлкә килеп керде дә:

— Ата җан, мине кемгә калдырдың? — дип, палас өстендәге картнын өстенә ташланды.

Зөлкә почмактагы анасын күргәч:

— Анам, сиңа ни булды? — дип ташланса да, жавап ала алмады.

«Кышлакта берәү дә калмады микәнни? Нигә берәү дә килми?» дигән

уй Саматовны борчыды. Саматов урамга чыкты. Урамда йөрүчеләр юк. Тик кайбер капка төпләрендә үзләреннән-үзләре курыккан сыман берничә ирләр торалар.

— Һә, әкә!

Саматов берәүгә кычкырды. Аның тавышын ишеткән, озын чапан киеп, катлы-катлы урама белән билен буган, кырык яшьләрендәге бер диһкан, эндәшми генә башын селкеп, ни бар, дигән сыман итеп куйды.

— Бире килең.

Артыннан кечкенә капканы япкач, акрын гына атлап Саматовка килә башлады. Аны күреп урамда тагын берничә диһкан, берничә бала-чага күренде. Кышлакта хәрәкәт башланды.

— Менә бу өйдә үлекләр бар. Аларны күмеш кирәк.

— Үлек?! Кандай үлек? Басмачылар үтерделәрме?

— Нәдәрләригә ләгънәт! — дигән тавышлар сүгенгән сымак та, кызганган сымак та булып чыктылар.

Халык төркеме мәетләр яткан өйгә керде.

IV

Ак төтен сузылган өй янындагы карагач — кышлакның нәкь уртасында. Анда Садриның разведка отделениеләре җыйналдылар. Искәндәр кышлагында төнге басмачылардан башка кораллы дошман табылмады. Бу урында Садрига бирелгән заданиенең яртысы гына үтәлгән иде.

Саматов үлекләр һәм Зөлкә хакында Садрига рапорт бирде. Садри рапортны тыңлагач:

— Палманда дошман булса, ут белән разведка ясап көчен белергә,— диде.

Үзе мәетләр вакыйгасын бик ныклап тикшергәч кенә комбатка хәбәр бирде.

Мәетләр яткан өй ягыннан:

— Ой, войдат! Ой, войдат! — дигән хатын-кыз тавышы ишетелде.

Кызылармеецлар, стройга тезелеп, команда көтә башладылар. Садри

белән Саматов тавыш килгән якка, урам чатына йөгерделәр.

— Ой, войдат! Ой, войдат! — дип кычкыра-кычкыра Зөлкә өйдән йөгереп чыкты да: — Уртак командан, уртак командан! — дип, Саматовка ташланды.

— Менә, менә шушы кызның инде, иптәш командир, ата-анасын үтергәннәр,— диделәр кызылармеецлар.

Садри разведчикларга китәргә кушты. Отделениеләр үзләренә бирелгән заданиеләрне үтәргә киттеләр.

— Бу кышлакта фирка ячейкасы бармы? — диде Садри.

— һә, бар иде. Төнлә үтереп киттеләр,—диде бер диһкан.

— Төнлә ячейка секретарен үтергәннәр. Бүген алтмыш яшьтәге карт белән карчыкны үтергәннәр. Иртәгә кышлакны яндырсалар, шунда да шундай-мондай кылдылар, дип кенә торырсызмы?

— Нимә кыламыз? Кулда корал булмаса, кышлакта гаскәр булмаса, юлбасарлар белән көрәшү мөмкинмени?

— Һәр көнне басмачылар килеп, малларын талап, хатын-кызны мәсхәрәләп китәләр. Кызларны урлыйлар, диһкан җәмәгатьчеләрен үтерәләр.

— Һә, шундака кылалар, — диделәр диһканнар.

— Рәис кем?

— Рәис? Әнә шул кызның атасы иде. Үтереп киттеләр. Кызның үзен дә беркөн үтерәчәкләр әле.

— Мине үтерә алмадылар инде. Мин бүген кызыл гаскәр йөзен күрдем, үзем дә шулар белән китәм,— диде Зөлкә.

— Ячейка секретарен үтергәннәр, ячейканың үзе, ягъни фиркалылар, коммунистлар калдымы?

— Кышлакның эчендә барлыгы өч коммунист, биш комсомол бар. Алар басмачылар аркасыннан йөреп, бер якта калмаганда, кышлакта мондый фаҗига булмас иде. Басмачылар белән орышып ул якка, бу якка йөриләр. Эзләренә басып, көчләрен актарып, асыл максатларын белеп, сезләрдәй кызыл гаскәрләргә хәбәр бирәләр.

«Өч коммунист, биш комсомол, алар да әле бик йомшак, бик яшь, утлы көрәшләр үтмәгәннәр»,— дип уйлады Садри.

— Сездә корал юкмыни? — дип куйды ул.

Соңгы сорауның ни өчен бирелгәнен ул үзе дә белмәде. Аның кулындагы мәгълүмат буенча Искәндәр кышлагында алты берданка бар. Алар да бары коммунист-комсомолларда.

— Үлекләрне куярга кирәк. Без, хөкүмәт кешеләре, орышта йөрибез. Озак торырга вакытыбыз юк.

— Кабер казыйлар, пишиндән киген (төштән соң) куябыз.

Зөлкә, шлем якаларын салындырып, Садри янына килде.

— Бар, булмаса, кайт,— диде Садри.— Бүген ата-анаңны күмәләр бит.

— Мәйле, үлгән адәмнәрне күмәрләр. Ләкин аның белән котылып булмый. Үтерүчеләрне бетерергә кирәк, мин сезнең белән атам-анамны, ячейканы, комитетны үтергән адәмнәрне эзләп китәм,— Зөлкәнең күз яше кипкән. Елаудан файда юклыгын белдереп: — Безгә мылтык кирәк, уртак командан, мылтык! — диде.

— Басмачылар белән көрәшкән адәмнәргә мылтык табылыр. Ләкин басмачыларны мылтык белән генә җимереп булмый. Аларны мылтыксыз җинәргә өйрәнергә кирәк,—дип, Садри Зөлкәгә бер дә аңлашылмый торган әңгәмә ясады.

— Мылтыкчыларны мылтыксызлар ничек җиңсеннәр?

— Ә менә мәсьәлә дә шунда шул. Әнә шул мылтыклы басмачыларны мылтыксызландырырга кирәк, эш шунда,—дип сүзен дәвам итте Садри.— Ягъни мылтыкны басмачылардан көрәшеп алырга кирәк,—дип бетерде.

Садри басмачыларны мылтыксыз җиңәр өчен диһканнар арасында андату, төшендерү эшләре алып барырга кирәклеген, ләкин басмачыларның җитәкчеләрен мылтыксыз бетерү һич тә мөмкин булмаячагын яхшы белә.

— Басмачыларның барысы да басмачы түгел. Алар арасында басмачының асыл максатын белмәгән диһканнар да бар. Ал арны мылтыксызлан-дырырга мылтыкның гына көче җитми,—дип, тагын сүз башлады.

Шул вакытта Палман ягыннан каты атыш тавышлары ишетелде.

V

Садри биргән хәбәрләр буенча батальон башлыгы Палманның ике ягыннан һөжүм ясарга булды.

— Басмачылар фронт тотып сугыша алмыйлар. Палманга бер генә рота җибәрергә дә ике укчы ротаны һәм башка бүлекләрне уң яктагы камышлыкка куярга кирәк. Басмачылар качканда камышлыктан башка тарафка китүләре мөмкин түгел, аларга башка юл юк.

Батальон башлыгының башында хәл кылынган мәсьәлә тиздән гамәлгә ашырыла башлады. Батальон Искәндәр кышлагын үткәндә, иллегә якын диһкан, ике мәетне күтәреп, бик ашыгыч күмәргә баралар иде.

Гаскәрне күргәч, халык арасыннан шлемлы кыз чыкты да, бер гаскәргә, бер мәетләргә карап торгач, яңадан халык арасына кереп югалды.

Палман ягындагы атыш тавышлары сирәкләнделәр. Палманнан килгән юл өстендә Искәндәргә таба чапкан биш-алты атлы күренде.

— Болар безнең коммунистлар, басмачыларның көч-куәтен яхшы белгәннән соң гына кайталар да кышлакка афәт яки тынычлык хакында хәбәр бирәләр,—диде берәү.

— Әгәр тынычлык булса, әнә теге ханәгә саман ягып ак төтен чыгарабыз. Әгәр афәт була торган булса, һәр хил дарах (һәртөрле агач) ягып, кара төтен чыгарабыз. Афәт беткәннән соң, барабан кагабыз,— диде икенче диһкан.

Атлылар, Искәндәргә килеп җиткәндә, ат башларына кызыл яулык тактылар. Искәндәр кышлагының Палман ягындагы өрек бакчасында кызыл гаскәрне күргәч, атларын куарак төштеләр. Бакча читендә торган күзәтчеләргә:

— Болар безнеке, ялгыш атмагыз,— диде комбат.

Бакчага җитү белән, атлыларның берсе сикереп төште дә, начальник кая, дип, комбат янына йөгерде. Атлыларның өстендә кышлак диһканна-ры кия торган чапан, билләрендә патронташлар, аркаларында берданкалар иде.

Аттан төшкән диһкан комбатны тапкач, чапанының эчке куен кесәсеннән чыгарып, кечкенә кызыл тышлы кенәгә бирде.

Анда «Салих Мәмәт Әли углы» дип, басмачыларга каршы партизаннарны оештыручы икәнлеге турында язылган иде.

Комбат укып карады да:

— Басмачылар күпме? — диде.

— Өч йөзгә якын. Кораллары күп. Пулеметлары булса да, пулеметчылары юк. Бар да атлылар. Диһканнарның басмачыларга карашы бик начар. Монда көч барын белмиләр.

Партизан Салих бу хәбәрне сөйләгәндә, комбатка яңа хәбәр китерделәр.

«Көчләре — 300 гә якын. Оборона урыннары юк, качсалар, камышлар арасына гына кача алалар. Саматов җиңел яраланды. Элекке урында күзәтеп торабыз».

— Мин ике яклап һөҗүм ясыйм,— дип, комбат партизан Салихка һөҗүм планын аңлатты.

Салихның алты партизаны янына кышлактан унсигез диһкан килеп кушылды.

— Болар юл күрсәтүчеләр, иптәш начальник,— диде Салих.

Рота командирлары, аерым бүлек башлыклары һөҗүм тәртибен алдылар. Юл күрсәтүче партизаннар аерым-аерым командирларга билгеләнделәр. Палмандагы басмачыларга һөжүм башланганда, зираттагы халыклар да таралды.
— Кәттә начальник, кәттә начальник!

Бакчалардан бакчаларга күчеп ат өстендә бара торган комбатка шулай кычкыра-кычкыра, Зөлкә куып җитте. Ул күк атка атланган иде. Башында якаларын салындырып кигән шлем, өстендә иртәнге күлмәге.

— Мин сезнең белән орышка барам, кәттә начальник,—диде ул комбатка.

Искәндәр белән Палман арасындагы бакчаларда кайчандыр мамык игелгән. Хәзер анда хәрабә хәлендә яткан түтәлләр генә. Шул түтәлләр буйлап, камышларга качып-посып, Палманга һөжүм итүчеләр баралар. Комбат, Зөлкәгә карап:

— Синен мылтыгың юк бит, кызым,— диде.

— Мылтыкны басмачылардан сугышып алам,— диде Зөлкә.

Басмачыларны төрле яклап алка эченә китереп кыстылар.
1931

Комментарий язарга