Шигырьләр

Асрамага шигырь бирәм

Егерменче гасыр.
Син – гасырның
Таш бәгырьле, рухсыз, кансызы…
Үз-үзенә кабер казый кешелек,
Үксеп-әрнеп елый җан, сызып…

Үзен-үзе ата, сата бәндә,
Җанын сата, сата иманын…
Көч һәм байлык – яшәү бизмәнендә,
Көлгә очты вөҗдан, инану…

Намусларга кара сөрем сара,
Хаксызлыкта кала ак ирләр…
Шигырьләрен, булат кылыч итеп,
Көрәшергә чыккан шагыйрьләр…

Көрәш мәйданыңда шагыйрь – ялгыз,
Көрәш алымнары – искеләр:
Дошманнарын шагыйрь алда көтә,
Ә дошманнар арттан кистерә…

Бүгенгегә инде җан өшерлек,
Нәрсә көтә безне иртәгә?!
Нәрсә көтә, фараз күп булса да,
Якты чынлык инде югалган…

Ава шагыйрь.
Шигырьләре кала,
Үксез сабый сыман дөньяда…
Базарларда оран салыргамы,
«Асрамага шигырь кем ала?..»

Шагыйрьләрен саклый алмасак та,
Шигырьләре үксез булмасын –
Җиргә салкын, җан өшерлек салкын,
Ятимлектә өшеп туңмасын…

И, кешеләр, җылытыгыз аны,
Кырын карамагыз сез аңа…
Ул бит сезгә җылы бирер өчен
Килгән иде якты дөньяга…

Килгән иде, эңгер күмгән җанны
Чыгарырга нурга, яктыга…
…Һәрбер үзгәрешнең туп-ядрәсе
Шагыйрьләргә төбәп атыла…

Китә шагыйрь…
Бәлки, теге дөнья
Ачар аңа җылы куенын…
Бу дөньяда шашып бәйрәм итә
Канга туймас үлем уены…

Егерменче гасыр…
Син – гасырның
Таш бәгырьле, рухсыз, кансызы…
Үз-үзенә кабер казый кешелек…
Үксеп-әрнеп елый җан сызып…
Гасыр башларында,
Бу кадәрле
Авыр булмагандыр Тукайга…
«Асрамага шигырь бирәм, шигырь,
Сәгъди абзый, җаным, син кайда?!»

1995 ел
Җан үзәге

Үзәге нык булган халык
Чыгышын эзли.
Үзәге нык булган халык
Баш иялмый.
Үзәге нык халыкларга
Бер афәт тә,
Заманнарның ач җиле дә
Тия алмый…
Үзәге нык булган халык
Җанын саклый.
Еллар аша шытып чыгып
Тамыр җәя.
Үзәге нык халыкларда –
Яшәү көче.
Тарихта да бу халыкка
Иң зур бәя.
Киткәннәрнең варислары –
Дәвам булган.
Тик исемнәр үзгәргәннәр –
Үзәкләр нык.
Хакыйкатьне раслар өчен
Күз алдына
Һәрвакытта килеп баскан
Ачы чынлык.
Сөннәрме ул, болгарлармы,
Татарлармы –
Кем булса да,
Тамырларда бер кан ага.
Җан үзәге нык халыкның –
Иманы нык,
Ә иманлы үзенең эзен,
Барыбер таба…
Үткәннәрнең кайтавазы
Дулкын-дулкын.
Тарихларның катламнары
Тирән-тирән.
Меңәр елдан меңәр елга
Баса-баса,
Дөнья буйлап мәңге үлмәс
Татар килә…

Шигырь уку

Үз-үземә шигырь укып чыктым,
Озын чагы иде төннәрнең.
Урам тутырып чабып йөргән җилләр
Кинәт тынып калды бермәлне.

Өй артына сузылып ап-ак көртләр
Тын да алмый шигырь тыңлады.
Уйга чумган дөнья кылларында
Шигъри аһәң ярсып зыңлады…

Уйлата да шигырь, елата да,
Керсен генә шигырь җаныңа,
Ияртә дә китә үз артыннан,
Карамыйча малың, даныңа…

Шигырь уты көчле.
Чын шигырьләр
Бервакытта да бушка атмаган.
Юкка гынамыни шагыйрьләрнең
Җанын кыйган явыз патшалар…

Шагыйрьләрдән котылырга була,
Ә шигырьдән, белмим ул ягын…
Үз-үземә шигырь укыдым да,
Һәм үземне-үзем тыңладым…

Күңелләрнең китек чагы иде,
Авыр чагы иде дөньяның.
Ишетә белүчеләр ишеткәндер,
Тыңлый белүчеләр тыңлады…

…Үз-үземә шигырь укып чыктым,
Озын чагы иде төннәрнең.
Ә аннан соң укыр шигырем бетте,
Күңел түренә үрелеп эзләндем…

Тик бер генә шигырь калган анда,
Ләкин әле аңа иртәрәк…
Мин укырмын аны, соңгы чикнең
Соңгы сызыгына җитәрәк…

Нинди булыр алкыш, әйтә алмыйм,
Йә, кайсыгыз ачык әйтә ала?!
Һәрбер адәм яза торган җыр ул –
«Яшәү-үлем», диеп атала…

Комментарий язарга