Шигырьләр

Мирас
Юл өстендә өелеп аунап ятмас –
Тирәндәрәк булыр, ул бик аз.
Бик рас килә аңа кафиясе:
Бик аз булганга да ул – Мирас.
Җир йөзендә үзебез дә бик аз –
Тик бер кавем бары дөньяга;
Сүз әйтмәгез безгә, күпсенмәгез,
Без бер бөртек мирас Ходайдан.
Аңласагыз минем телләремне,
Килегез дә үзегез карагыз,
Әнә нинди мирас калдырган бит
Мең ел элек безгә бабабыз.
Тора-тора торып сокланам мин
Искеләрнең зәвыкларына:
Сайлый белгәннәр бит урынын да
Ыстанга дип казык кагарга!
Җире дисәң, жире – түшәкмени,
Суын эчсәң, суы туйганчы!
Күкрәкләрне тутырып сулыйм дисәң,
Һавасын син кара, һавасын!
Җитмәгәнме шулар әллә тагы!
Баштан ашкан – шөкер Аллага!
Алтыны да явып тормас инде,
Алай ук син, туган, алданма.
Иң шәбе бер ныклап киерел дә
Сызган җиңең, татар баласы!
Каерып-каерып ташлар аласы да
Нигезләргә илтеп саласы.
Янсын әле күзе дошманнарның –
Балкып торсын Казан каласы!
Мең ел торган – торсын әле һаман,
Җирдә соңгы татар калганда.
Мин бәямнән төшмим,
Мирас булгач,
Иң зур бәя куям Казанга.
Мирас икәнеңне онытма, син,
Тарихның бер гәүһәр бөртеге!
Чыкырдар бер тиеп кәйлә сиңа –
Чәчрәп чыгар чаткы бөркелеп.
Бормаенча калмас әле Ходай
Нурлы йөзен татар ягына.
Без татар бит. Татар һаман татар –
Дога белән Хода сагында.
2 февраль, 2000 ел

Казах белән Казан арасы

«Казах» белән «Казан» арасында
Аерма аз – бары бер аваз,
«Дала…» – диеп нугай сагынып җырлар,
«Казан», – диеп торыр һәр казах.

Корылдатып, «къ»ны, «Тукай», дибез,
«Кунай», дибез икән, «кунак» бул!
Дала – дәрья,
Идел – шул ук дәрья,
Дөнья атын эчерер улак ул.

Акмулланың, Тукай, Абайларның
Кафиясен, вәзен, мәкамен
Төннәр буе бикли күңеленә
«Дала», «дәрья» дигән адәмең.

Ник ил кадәр ил учына салып,
«Казах», диеп сүзем корыла.
Дала гаҗәпләнмәс, дала иркен,
Дала күңеле күпне сыйдыра.

Биредә дә, димен, бабайларның,
Түре бардыр, бардыр почмагы…
Яшел күзле татар мөгаллимен
Кайсы казах кызы кочмады..

Хәзер инде Казан малайлары
Казах якларыннан аң җыя:
Икмәген дә бирә Чирәм җире
Һәм җырын да бирә Азия.

Тарихи бер язмыш ярасына
Тапкан дуслык уртак бер дәва.
Гаҗәп: «Казах», «Казан» арасында
Аерма – тик бары бер аваз.
3 апрель, 1982 ел

Чыңгыз Айтматов белән интервью

Шәмдәлләрдә – Люкс хыялланган
Йөз кояшлар янды.
«Кеше ашаучы» камералар ул кич
Бары безне алды.
Гыйфрит күзе кебек ул объектив
Йотты, йотты мине:
Бардан ничек юк булганны белә
Телевидение.
Мин һаман да тоям кебек әле
Тезем калтырауны.
Өстәл астын күрми тамашачы –
Син сыйпадың кулны.
Киттең сөйләп, иңне иңгә куеп,
Безнең бабаларның,
Җиңә-жиңә тарих бормаларын,
Бергә барганнарын…
Кул аркамда синең уч җылысы
Һаман яна төсле,
Мин гаҗәп бер Бөек Туганлыкны
Тойдым шушы кичне.
Ә экранда – шундый без тынычлар –
Җирнең игезәкләре;
Артта Казан тора, ә бирерәк –
Кыргыз бизәкләре.

Хикмәт асылташы

Канатып уй чукларымны
кара төн коесында,
Эзлим Хикмәт Асылташын
күз нурым яктысында.

Кылга элгән кылыч сыман,
баш өстемдә өметем,
Әйтсә, бары шул таш әйтер
ни буласын алгы көн.

Ярты дөнья дүнгән мәрткә,
яртысы күнгән дәрткә,
Бер мин исәр гамьнәр түгәм
парә-парә йөрәктән.

Бер чебенмен ялгыш кунган
берсенең яңагына,
Берсе чалт иттереп куя
селкенгән арт ягына.

Ярый әле эшләре зур:
сыталмыйлар тиз генә,
Яңакта да, арт якта да
кала алсу эз генә.

Язмышың ни, сагышларың…
ни боларга милләтең?!
Их тәрәзә… булсын иде
алырга бер җилләтеп!

– Үгез үлгән, арба ватык,
иртәгә нишләп булыр?
– Ут ягарбыз, ит куярбыз –
көн бигрәк тә шәп булыр!

… Коеладыр, уеладыр
күз нурларым коега,
Юк, табалмыйм Асылташны –
җанга суер коела.

Туган авылны сагыну

Кеше баласы микән мин,
Бүре баласы микән?
Ник күңелнең иң түрендә
Һаман Салагыш икән?

Җитмәгәнме миңа Казан,
Мәскәве җитмәгәнме,
Бүреккә салмаганнар бит,
Базарга китмәгәнмен.

Урманны сагына күңел –
Хет үтер, хет ела син,
Нигездән аерма икән
Хәтта бүре баласын.

Елат әле, елыйм әле,
Сал җаныма, сал сагыш!
Гел яктырсын күз төбемдә
Күз яшедәй Салагыш.

Кышкы этюд

Агачларның, бер талпынса, аккошлардай,
Әкрен генә очып китәр кебек чагы,
Ярты айның сакалыдай кыш бабайның,
Чын да кебек, чын түгел дә кебек чагы;

Сихри төннәр Зөһрә туташ кызыгырлык,
Аксыл-зәңгәр ефәкләргә уралган чак;
Салкын ширбәт, ялкын шәраб күк-һаваны
Яшь күкрәкләр илһамланып сулаган чак.

Кайчан рәттән атлап барган гүзәл ярның
Алсу йөзе була алмадан да алсу;
Аяк астындагы карлар җырлар җырлап
Озата бара кайчан, безгә теләп ак юл!

Шундый вакыт! Һәрбер кылың чыңлап торган
Татар кышы! Бармы тиңең бу дөньяда?!
Мин гашыйкмын синең тышкы ямеңә һәм
Эчеңдәге әйтелмәгән сафлыгыңа.
1963 ел

Комментарий язарга