Шәех Җәмалетдин (өзек)

VI. Гакылы вә гыйлеме, тәгълиматы вә фәлсәфәсе 2 Сәед Җәмалетдин, үткен зиһенле вә гаять зирәк бер зат булып, күңелдә булган серләрне сизеп торадыр, каршысында булган адәмнәрнең фикерен йөзләреннән, күзләреннән укып, белеп утырадыр иде. Гакыл мәсьәләсе дә бик дикъкатьле вә дәлилләре куәтле, сүзләре тәэсирле буладыр иде.

Мәҗлесенә кергән адәм никадәр каршы вә тискәре булса, дәлилләрен ишетү берлән, итагать итәргә мәҗбүр буладыр иде.

Хәтере куәтле булуга исә үз-үзеннән уку ысулы илә өч айда французча үгрәнүе дәлил булырга ярар. Сәед Җәмалетдиннең гыйлеме дә гакылы берлә мөтәнасиб [тигез] булып, иске фәлсәфә берлә ислам тарихын вә ислам мәдәниятенең бөтен шөгъбәләре, фәргъләре [тармаклары] берлә беләдер иде. Асыл ана теле әфганча булган хәлдә, фарсычаны, гарәпчәне ана теле кадәр сөйли аладыр иде. Соң вакытларда французча берлә төркичәне лязим дәрәҗәдә белде. Гарәп вә фарсы телләрендә язылган әсәрләрдән Сәед укымаган вә күрмәгән әсәр, калган булса да, инде бик аз калгандыр.

Шәех Җәмалетдин ислам динен никадәр дөрес вә тугры белсә, яһүд вә хрис­тиан диннәрен дә шулкадәр беләдер иде. Коръән дәрәҗәсендә күп укымаса, укымагандыр, әмма Тәүрат вә Инҗил, гомумән гаһед гатик [борынгы заман әсәрләрен] вә гаһед җәдидне [яңа заман әсәрләрен] күп мәртәбәләр укыган, боларның французча булган тәфсирләреннән күпләрен күргән иде.[…]

Шәех Җәмалетдин мөселманнарны Коръән мәгънәсен белүгә, шуннан туг­ры файдалануга өнди вә бу көнге мөселманнарның аңсыз, надан, булуларын Коръәни Кәримне тәфәккерсез [фикерләмичә], тәдәбберсез [уйламыйча], аңламый укуларыннан күрәдер иде.

Шәех Җәмалетдин мәзһәб низагларын сөйми, хосусан сөннилек вә шигыйлык исеме берлә аерылуларны читләрнең аяк астында калуларына беренче сәбәп булганлыкны игътикад кыладыр, сөнниләр берлә шигыйларның берләшүләре һава берлә су дәрәҗәсендә лязим, дип сөйлидер иде.

Шәех Җәмалетдин мөселманнарны кәсеп вә һөнәргә, һәм дә баюга да димли: «Әгәр дә мөселманнар һөнәрсез, кәсепсез вә фәкыйрь хәлдә торсалар, түбән төшәрләр, бозыклыкка чумарлар, гомердә дә бәхет вә сәгадәткә ирешә алмаслар», – ди иде.

Җәмалетдиннең бөтен фикере вә сүзе мөселманнарны, ирләрне вә кызларны укуга, укытуга димләүдән гыйбарәт буладыр иде. Игътикад вә гыйбадәтләрне дөрес кылыр өчен – дин гыйлемен, байлык табар өчен дөнья гыйлемнәрен укырга тәргыйб кыла [кызыктыра] вә бу турыда: «Мөселманнарның зирәклекләре, тырышлыклары, гакыл вә аңнары, үз милләтләрен, диннәрен сөюләре, яратылышлары инглиз вә французлардан ким вә башкача түгел, шуның өчен инглиз вә французларның кулларыннан килгән эшләрне эшләү мөселманнарның кулларыннан киләчәк, шулай булгач, анларның һөнәрләренә искитәреп, хәйран булып йөрү урынына шул һөнәрләрне мөселманнар үзләре белергә, эшләргә тиешле. Хәзерендә дә мөселманнар эшли, ләкин эшләрнең иң авыр өлешен эшләп бетерәләр дә, җиңеле генә калганнан соң, француз вә инглиз һәм немечләргә бирәләр, тимерне потлап саталар да соңыннан шул үзләре потлап саткан тимерләрне тегеләрдән мыскаллап алалар, киндер вә җитен сүсләрен шалкан бәһасенә саталар да, соңыннан шунлардан эшләнгән сөлге, ашъяулык, салфит кебек нәрсәләрне үз авырлыкларына бәрабәр алтын вә көмеш биреп алалар. Мөселманнар надан кешеләрне үзләренә имам итеп тотулары вә Коръән белми торган кешеләрне галим кылып йөртүләре сәбәпле, ауропалыларга кара эшчелек хезмәте итеп тордылар, маңгай тирләре берлә франк­ларны киендерделәр, ясандырдылар, ашаттылар вә эчерттеләр, анларны тәмам симерттеләр. Ошбу сәбәптән ауропалылар сез мөселманнарның мәмләкәтләрен забыт иттеләр [яулап алдылар] дә муеннарыгызга менеп атландылар. Хәлбуки, сез дә ауропалылар шикелле үк кешеләрсез, алар сәяси як берлә сезләрне кысалар, икътисади як берлә каннарыгызны сөлек урынына суыралар, усаллыкка каршы үзеңне саклау гыйззәте нәфес [үз-үзеңне сөючәнлек] икътизасыдыр [таләбедер]. Үзен әсир итүчеләргә каршы түзеп торучы халык нәфрәт ителергә вә дөньяда яшәмәскә тиешле. Әгәр дә сез нәфрәт ителүгә риза булмасагыз, башкалар кебек дөньяда яшәргә теләсәгез, сәбәпләренә керешегез. Аның сәбәпләре исә ауропалылар белгән гыйлемнәрне белү, анларның сәнәгать вә һөнәрләре, кәсеп вә сәүдә ысуллары берлә әшнә булу вә анлар төсле хөр вә мөстәкыйль яшәү. Сез шушы чараларга керегез, сез, бер дингә, бер китап вә пәйгамбәргә иярүче бертуган халык булуыгыз өстенә, ауропалылар тарафыннан залим вә җәбер күрүдә дә охшашсыз. Шуның өчен сез бер-берегезне сөегез, бер-берегезгә ярдәм кылышыгыз. Һич кичекми, яңа ысулда мәктәпләр ачыгыз, уку рәвешләрен яңалаштырыгыз, угылкызларыгызны укытыгыз, җәмгыятьләр ачыгыз, фәкыйрьләрегезнең кулларыннан тотыгыз, берлектә эшләгез. Укырга-язарга белми торган мөселманнар калмасын, гакылы вә тәне сәламәт булган һичбер мөселман үзенең туганы булган икенче мөселманга салышып тормасын, йөк булмасын, инде үз кул көчләрегезнең вә үз маңгай тирләрегезнең файдасын үзегез күрергә вакыт җитте!..» – эчтәлегендә нәсыйхәтләр бирәдер иде. […]

Сәед Җәмалетдин гарәп вә төрек һәм фарсы матбугатында «философ әш-шәрык» дип зикер ителенер. Җәмалетдин бөтен гомерен мөселманнарның хәлләрен ислях кылу вә ислам дине мәдәнияткә хилаф түгел икәнлеген күрсәтү юлында сарыф иткән кешеләрдән иде. Ошбу тугрыда бу адәм бөтен рәхәтен фида кылды, мәмләкәттән мәмләкәткә йөрде, сөйләгән фикерләре үзенең шәкертләре вә мөридләре аркылы бөтен ислам дөньясына таралды. Бу фикерләр гакыл әһелләре тарафыннан тәхсин берлә [хуп­лап] каршы алынды, вафат тарихы артта кала барган саен, шөһрәте вә хөрмәте арта вә халыкларга якынлаша барадыр. Ошбу сәбәптән шәрык тарихында моның исеме зур урын тотты. Хәтта Иранда вә Төркиядә булган инкыйлаб вә ислях хәрәкәтләре моның тарафыннан салынган орлыклардан үскән нәрсәләр итеп саналадыр. […]

VIII. Гамәлләре, әмәлләре, мәсләге3

Шәех Җәмалетдин хәзрәтнең өмид-әмәлләре бик зур булып, җир йөзендә булган мөселманнарның күңелләренә Коръәни шәриф тәгълиматын урынлаштыру вә хакыйкый исламны тергезеп, аны хорафат вә бидгатьтән сафлау, ислам мәмләкәтләрен Төркия хәлифәте астына җыю, бу көн Америка вә Ауропада корал вә көймәләр ясый торган заводларны шул хәлифәлектә мөкәммәл [камилләшкән] рәвештә җитештерү, ислам мәмләкәтләрен бурыч алмаслык, бәлки үзләре бурыч бирерлек дәрәҗәдә баету вә шул сәбәпле мөселманнарны, газиз вә шәриф бер милләт кылып, бөтен дөньяда тасдыйк иттерү [таныту] иде. Кыскасы, шәех Җәмалетдин, Дарвинча сөйләмәсә дә, эволюция (тәрәккый вә тәкәммел [камилләшү]) адәмнәреннән иде.

Җәмалетдин шушы өмиде юлында бик күп хезмәт итте вә олуг зәхмәтләр күрде, шушы өмидләре юлында хезмәт кылуга манигъ булудан [читләшүдән] куркып, хатын алмады, җария тотмады, хатын-кыз берлә бәйләнмәде вә берәр төрле кәсепкә дә керешмәде.

Мондый бер мәсләк ислам падишаһлары күңелләренә ошамау вә ислам хөкүмәтләре бөтен көчләре берлә бу рәвештәге фикерләргә каршы килүе сәбәпле, шәех Җәмалетдин ислам падишаһлары берлә мәгънәви сурәттә сугыш кылырга вә сәясәт берлә шөгыльләнергә мәҗбүр булды. Ислам дине берлә истибдад [деспотизм] бер-беренә дошман һәм дә ислам дине берлә фикердә хөрлек ислам дине берлә берлектә булганлыкларыннан, Җәмалетдин үзенең мөридләренә хөррият файдаларын төшендерәдер, истибдад зарарларын аңлатадыр иде.

«Шәех Җәмалетдин ошбу юлда сәясәт берлә шөгыльләнми, бәлки саф гыйльми җәһәт берлә генә шөгыльләнгән вә ислам яшьләрен үз фикерләре берлә тәрбия иткән булса, бәлки нәтиҗәләре дә яхшырак чыккан булыр иде», – диючеләр бар. Ләкин бу вакытларда мөселманнар булган мәмләкәтләр, хөкүмәтләр шәех Җәмалетдиннең мондый хезмәтләренә мөсагадә [ярдәм] кылырлык хәлдә түгел иде. Шуның өчен Сәед Җәмалетдин әгәр дә сәясәт юлына кермәгән булса, бөтенләй хезмәт күрсәтми киткән булуы да ерак ихтимал түгел иде. […]

Шәех Җәмалетдин, ислам динен наәһелләрнең [дин белгечләре булмаган бәндәләрнең] мөсәллитъ булуларыннан [җитәкчелек итүләреннән] саклауга вә мәдәният берлә икесен бергә җыюга, мөселманнарның газиз бер кавем булып яшәүләренә ярдәм бирсен өчен, Мисырда бер хизеб [җәмгыять] тәшкил итте. Шулвакытта Мисыр хөкемдарының вәли гаһеде [тәхеткә утырачак варисы] булган Тәүфикъ пашадан4 «Мисырга хәдиф5 булуым берлә милләт мәҗлесе ачтырырмын», – дигән вәгъдәсен алып, мәзкүр хизебкә әгъза кылырга муаффәкъ булды. Мәгәр дә Тәүфикъ паша ошбу вәгъдәсен вафа кылмау [сүзендә тотмау] берлә генә калмады, бәлки хәдиф булганнан соң, беренче эше Сәедне Мисыр мәмләкәтеннән сөрү булды. Шулай булса да, бу эштән Сәеднең күңеле кайтмады, рухы төшмәде, бәлки үзенең мәсләгендә тагын да артык гайрәт күрсәтте вә нәшат [шатлык] берлә гамәлен дәвам итте вә бу эш заигъ булмады [юкка чыкмады], көче җилгә китмәде. Хөррият берлә истибдадның [деспотизмның] нинди нәрсәләр икәнлекләрен ислам дөньясына ачык аңлатты, ничә гасырлардан бирле гафләт йокысында ятучы ислам галәменә яңа җан өрде, хәмиятьләрен [башкаларның зарарыннан сак­ланып калу теләген] кузгалтты, бөтен шәрык халыкларының гомуми бер һәлакәттән котылуларына сәбәп булды. Ислам дине вә мөселманнар өчен Шәех Җәмалетдин дәрәҗәсендә хезмәт күрсәтүче кешеләр тарихта күп күрелмидер, әгәр дә: «Дөньяда иң ләззәтле булган хәят алтын-көмеш күп булу яки мәртәбәгә менү вә яки олуг вә шөһрәтле бер нәсел вә кабиләгә нисбәт ителү түгел, бәлки соңларга яхшы бер эш калдыру вә башкаларга яхшы мисал булу», – диелгән сүз дөрес булса, һич шөбһә юк, шәех Җәмалетдин хәят ләззәтенә ирешүчеләрдәндер.

Җәмалетдин берлә Мөхәммәд Габдүһ «Мөселманнар иттифагы» исемендә бер иттифак төзүне лязим күрәләр вә моның сәбәпле мөселманнар наданлыктан вә хурлык берлә гомер сөрүдән котылырлар, дип өмид итәләр вә ошбу җәмгыятьнең мәркәзе Мәккәи Мөкәррәмәдә булуны тиешле табалар иде. Ләкин һәр икесе мондый бер эшне күрми вафат иттеләр.

Шәех Җәмалетдин хәзрәтләренең нинди бер мәсләктә булуы вә нинди мәҗбүриятләр берлә мәйданга чыгып та үзен һәртөрле хәтәрлекләр каршында тотуы хакында Әхмәд бәк Агаев6 җәнапларының «Төрек йорты» журналында язган бер мәкаләсе дөрес вә шул нисбәттән кыска вә ачык булганлыктан, кыскачасын бу урында күчерәбез.

Әхмәд бәк Агаев бу рәвештә сөйли: «Шәех Җәмалетдин Әфгани, бөтен мөселманнарның дучар булган хасталыгын яхшы белде вә шуның дәвалары нинди нәрсәләр икәнлеген күрсәтте. Шәех Җәмалетдиннең бу хезмәте ислам дөньясында беренче эш иде. (Аңа кадәр мөселманнарның хаста булулары сизелми торыла. Дәвасы вә чарасы, табигый, эзләнмидер иде.) Бу адәм динне вә әхлакый чараларны күрсәтү берлә генә калмады, бәлки иҗтимагый вә мәдәни чараларны да күрсәтәдер иде.

Мөселманнарның әхлакый-дини җә­һәтләрдән түбән төшеп китүләренең сәбәбе исә наданлыклары вә хө­күмәт­ләренең идарәсезлекләредер. Наданлыкны бетерү өчен, гыйлем уку, нинди җирдә вә кемнәр кулларында булса да булсын, һөнәр вә сәнәгатьне мөселманнар үзләренә алу вә үз малларын һәм сәрмаяләрен [акчаларын] бар кылу кирәк. Ауропаның гыйлеменнән, фәненнән мөселманнарның хәбәрсез вә мәхрүм торулары һич дөрес түгел. Хакыйкать хәлдә ислам дине, гыйлем вә фән һәм дә хаклык вә нур берлә берлектә була торган нәрсәдер. Ислам диненең хакыйкате гыйлем берлә фән нурлары сәбәпле генә беленер. Бу көн дөньяда булган яңа фәннәр вә яңа гыйлемнәрнең анасы – ислам динедер. Ислам дине көчле вакытта, ислам дөньясында гыйлемнәр вә фәннәр дә көчле иде. Бу көн дөньяда булган бик күп гый­лемнәр вә фәннәрне башлап дөньяга чыгаручылар мөселманнар булды. Ау­ро­­палылар гыйлемнәрне, фәннәрне мөсел­ман­нардан алдылар. Бу көн ауропалылардан гыйлем вә фән үгрәнүебез бары үз малыбызны табылган урыннан үзебезгә алуыбыз гынадыр.

Бу көнге Ауропада булган хөкүмәт вә идарә ысуллары асыл игътибары берлә ислам диненә чит нәрсә түгел. Дөрес, мөселманнар бу көндә үз диннәрен вә үзләренең тарихларын яхшы белә алмыйлар. Ләкин бу эшләрнең асыл ислам дине өчен зарары юк. Золым вә җәберләр берлә мөселманнар арасына читтән кертелеп урнаштырылган вә ислам диненә тәмам ят булган чит идарәләр, истибдадтан [деспотизмнан] гыйбарәт ысуллар, ислам мәдәниятенең сүнүенә вә ислам диненең дә бөтенләй эштән чыгуына сәбәп булды. Гыйлем вә фән һәм дә сәнәгать инкыйраз булу [бетү, юкка чыгу] сәбәпле, ислам дөньясына ислам дине исеме берлә батыйль игътикадлар [бозык инанулар], хорафат вә бидгатьләр урынлашты вә шунлар берлә егылып хәлсез төште.

Ошбуның өчен бүгенге мөселманнар арасында дин галимнәренең вә җәмәгать хадимнәренең беренче вазифалары ислам динен хорафаттан аралау вә тазарту, хакыйкый исламның фазыйләтләрен [өстенлекләрен], голүвиятен [бөек идея­ләрен] күрсәтүдер. Моның өчен иң яхшы юл яңа гыйлемнәр вә яңа фәннәр берлә кораллану вә шул кораллар ярдәме берлә хакыйкый ислам динен сәяси вә иҗтимагый, әхлакый вә икътисади нокталардан тикшерү вә тәхлил кылудыр [анализлаудыр]. Шушы вакытта гына мөселманнар үзләренең хасталыкларына дәва тапкан вә җаннарына юаныч хасил кылган булырлар.

Шәех Җәмалетдин Әфгани хәзрәт­ләренең мәсләге ошбу урында сөйләнгән нәрсәләрдән гыйбарәт иде. Аз заман эчендә шушы фикер бөтен ислам галәменә таралды вә һәр җирдә үзенә тарафдарлар пәйда кылды. Бер тарафтан Ауропаның гыйлем вә фәнен кәсеп итү вә икенче тарафтан да ислам дөньясының мазыен [үткәнен-киләчәген] тикшерү хакында мәхәббәт вә дәрт уйганды. Мөселман яшьләре, груһ-груһ [төркем-төркем] булып, Ауропа мәктәпләренә керә башладылар, беркадәр яшьрәкләре ислам диненең хакыйкатен вә тарихын тикшерергә ке­реш­теләр. Ошбуның тәэсире берлә Һиндс­тан вә Мисырда, Төркия вә Русиядә мөҗа­һидләр вә хадимнәр [хезмәт итүчеләр] заһир булып [барлыкка килеп], ислам дине хаиз [ия] булган хакыйкать вә фазыйләтләрне берәм-берәм мәйданга чыгара башладылар, ислам динен голүм вә фөнун җәдидә [яңа гыйлем һәм фән] һәм дә сәяси тәшкилат вә яңа идарәләр берлә тәмам имтизаҗлы [оешкан] икәнлеген бөтен тәфсыйлаты берлә дөньяга игълан кылдылар.

Ошбу сәбәптән ислам дөньясында яңа бер өмид вә яңа бер әмәл, яңа бер истикъбаль [киләчәк] ноктасы тугды. Бу исә гыйлем вә фән берлә кораллану, ислам әхлагы берлә әхлаклану сәбәпле, иске исламны яклау вә шуның күләгәсендә мәсгуд [бәхетле] яшәүдән гыйбарәттер». […]

Сәед Җәмалетдиннең гамәлләре вә әмәлләре хакында шәех Рәшид Риза7 хәзрәтләре ошбу эчтәлектә сүз сөйли: «Сәед Җәмалетдин бик зур эшләргә икъдам кылу [көч кую] вә шул сәбәпле бу көндә пришан булып торган [һәлакәткә төшкән] мөселманнар дөньясын аякка бас­тыру хакында үз-үзенә вәгъдәләр биргән иде. Әлбәттә, бөтен гомерен шушы юлда үткәрде, ни генә күрсә дә, шушы юлда хезмәт итүе сәбәбеннән күрде, бер генә урында да тыныч вә рәхәт утыра алмады, ләкин бу олуг адәмнең табигатендә беркадәр ашыгулык бар иде. Зур эшне үзе эшләп тә, шуның нәтиҗәсен үзе күрүне арзу кыладыр [телидер] иде. Шуның өчен программасын хөкүмәтләр, хөкемдарлар җәһәтеннән башлады, моның гыйлеме вә җәсарәте [батырлыгы], фазыл [намуслылыгы] вә кәмаләте [өлгергәнлеге] хөкүмәт сарайларына керү, вәзирләр арасында игътибар кәсеп итү өчен бик яхшы вәсилә [чара] булды. Мисырга килү берлә, гыйлем башлыклары үзен бөтенләй урап алдылар, дәресләренә ябырылып килделәр. Җәмалетдин шәкертләргә фәлсәфә берлә ислам диненең нигезләреннән дәресләр бирде вә моның өстенә дә шәкертләренә сәясәт фәнен укытты. Шул шәкертләрнең ярдәме берлә үзенең морадларына җитүгә өмиде бар иде. Шулвакытта мөстәбид [деспот] Исмәгыйль пашаның8 сизүеннән сакланырга тиеш күрәдер, әгәр дә Исмәгыйль паша сизеп алса, морадына манигъ булачагына [ирешә алмаячагына] шөбһә кылмыйдыр иде. Исмәгыйль пашаның мәкереннән, зарарыннан саклану өчен бердәнбер чара масоннар җәмгыятенә9 әгъза булу дип белде вә шул сәбәпле үзенең мөридләре берлә масоннар җәмгыятенә әгъза булып язылды. Масон җәмгыятенең исә дин берлә эше юк, саф бер әдәби вә әхлакый җәмгыять булганлыктан, монда бер зарар да күрмәде. Шулвакытта Мисырның олугларыннан булган пашалар, әкабирләрнең [дәрәҗәле кешеләрнең] дә күбесе масон җәмгыятенә мәнсүбләр иде. Шулвакытта тәхеткә варис булган Тәүфикъ паша Сәедкә бик ихласлы булып, аны игътибар итәдер иде. Беркадәр вакытлар соңында Мисырга Англиянең варисы килде. Үзенең җәмгыятендә әгъза булу мөнәсәбәте берлә масон җәмгыяте моның шәрифенә мәҗлес ясарга карар бирде вә аңа үзләре каршыларында зур фәхер ганване [горур атама] булган «рәис әш-шәрык әл-әгъзам» дигән титулны бирде. Шушы вакытта Сәед Җәмалетдин: «Мондый әдәби бер җәмгыятьнең вәли гаһеде исеменә, адәм балалары өстендә болай газыйм [өстен] булып торучы инглизләрнең хөкүмәт адәмнәре хөрмәтенә мәҗлес ясау вә ганвәннәр бирү дөрес түгел, бу эш әдәби вә әхлакый җәмгыятьнең дәрәҗәсен төшерә, залимнәргә илтифат итү буладыр», – дип игътираз итте [каршы төште]. Күпчелек Сәед тарафында булмау сәбәпле, бу максуды җиренә килмәде, сүзе булмый калды. Шуннан соң Сәед үзенең мөридләре берлә масонлык җәмгыятен ташлап чыкты. Бервакыт минем үземә шәех Мөхәммәд Габдүһ рәхмәтулла: «Без остазыбыз философ Җәмалетдин берлә масонлыкка иҗтимагый вә сәяси бер максад өчен кергән идек. Соңыннан һәр икебез аны ташладык, масонлыкның бөтен максуды – гыйлем һәм хөррият берлә сугышучы руханиларга вә хөкүмәтләргә каршы тору вә анларның ниятләрен вә игътибарларын сындыру. Ауропаның күтәрелүенә ошбу җәмгыять зур хезмәтләр итте, ләкин инде Ауропада моның әһәмияте калмады, чөнки аның хезмәт мөддәте [срогы] күптән тәмам булды, әгәр дә Ауропада бу көндә булса, бары тик иске вакытта зур эшләр эшләгәнлеге сәбәпле, «асаре кадимә»[борынгы истәлек] хөкемендә генә дәвам итә торгандыр», – дип сөйләгәне бар.

Сәед Җәмалетдин берлә Мөхәммәд Габдүһнең Ауропада торган вакыттагы хезмәтләре «Әл-Гурватүл-вуска»ны чыгару һәм дә вәгазь вә нәсыйхәт кылудан гына гыйбарәт түгел иде. Бәлки анлар Мисыр вә Судан мәсьәләсе хакында Франция вә Англия хөкүмәтләре берлә мөзакәрәгә [сөйләшүгә] керештеләр, хәтта шушы мөзакәрәләрнең нәтиҗәсе Англия хөкүмәтенең Суданнан бөтенләй ваз кичүдән, бу мәмләкәтне бөтенләй үз халкының ихтыярына ташлаудан гыйбарәт булып калачак иде. Бу тугрыда рәсми карарлар игълан ителер вакытта Судан мәһдие Мөхәммәд Әхмәд10 вафат булды вә бу эш тә тәмам булмый калды. Сәед берлә Мөхәммәд Габдүһнең Судан хакында бик гали [бөек] максадлары бар иде. Дөрес, бу эшне алып баручы кеше Сәед Җәмалетдин иде, әмма моңа Мөхәммәд Габдүһ тә ярдәмче булып йөрде. Әгәр дә Мөхәммәд Габдүһ бу рәвештә тырышып ярдәм итеп йөрмәгән булса иде, Сәед Җәмалетдин өчен бу эш, бәлки, бик авыр килгән булыр иде.

Мөхәммәд Габдүһ хәзрәтләре: «Бервакыт остазыбыз Сәед Җәмалетдингә: «Безнең бу сәясәтебез вә максудыбыз ахырына барып чыга алмастыр, гадел булган ислам хөкүмәте төзү хакындагы манигъ [тыю] чит падишаһлардан гына гыйбарәт түгел, бәлки башка манигълар да бар. Ул юл берлә йөргәнче, без сәясәттән ерак вә истибдад тырнаклары батмаган аулак урыннарга барыйк та, надан халыклар арасына аң вә гыйлем таратыйк, ифрадны [ялгызларны] үзебез теләгән рәвештә тәрбия итик, күпчелек арасында үзләрен милләт вә дин хезмәте юлына вәкыф итүче, аз булганда да, ун кеше чыгар. Бу кешеләр җир йөзенә таралырлар, надан халыкларны безнең юлыбыз берлә тәрбия итәрләр вә һәрберенең хезмәте сәбәпле, үзләре кебек ун фидаи [фидакяр] җитешер. Шулай иттереп, аз заман мөддәтендә дин вә милләт юлында үзләрен корбан кылырга хәзер торучы йөз кадәр адәмебез хәзерләнгән булыр, шушы фидаилектән бик күп файдалы эшләр мәйданга чыгар», – дигән идем, бу сүземә каршы Сәед хәзрәтләре: «Эшне кичектерергә план кормакчы буласың, без инде бер юлга кергәнбез, я максудыбызга барып җитәбез, яки арып, хәлдән таеп, юлда егылып калабыз, алдыбызда шушы ике нәрсә, өченчесе юк», – дип сөйләде.

Сәед Җәмалетдин хәзрәтләре 1884 ел 12 шәүвәлдә чыккан «Әл-Гурватүл-вуска»да ошбу эчтәлектә бер җөмлә язадыр: «Бу номерны үз вакытында чыгарудан сәламәтсезлегебез манигъ булды [тоткарлады]. Шулай булса да, без эшсез, тик ятмадык, һәмишә [һаман] мөселманнарның хокукларын яклау берлә шөгыльләнәбез, без инде шушы хезмәтне өстебезгә алганбыз, Аллаһы Тәгаләгә шөкерләр булсын, шул хезмәт артыннан барсак иде, барыбыз шул юлда булсак иде. Шул юлда йөрүчеләр җөмләсеннән кубарылсак иде».

Бу көндә Мөхәммәд Габдүһ, мөсел­маннар­ның хокуклары хакында инглиз­ләрнең сәяси адәмнәре берлә сөй­лә­шер өчен Лондонга барды, комсыз инглиз­ләр­нең нинди аулар корып ятканлыкларын бераз аңлады. Инглизләр инде җир йөзенең өч кыйтгасыннан бик күп урын­нарны үз идарәләренә алдылар, тәмам җиһангир бер дәүләт булдылар. Хәзер инде калганнарын да үз кулларына алырга хәзерләнәләр, боларның корсак­лары һич тулмый, күзләре туймый. Бер мәмләкәткә барып керделәр исә, шуның аръягындагы күршесенә күзләре төшә вә, шуны эләктерми торып, җаннары тынычланмый. Болар үзләренең һәрбер бозык вә начар эшләренә яхшы исемнәр биреп, халыкларга гүзәл итеп күрсәтәләр, золым вә җәфаларын гаделлек вә инсанлык буяуларына буяп, дөньяны алдап яталар. Англия хәрби вәзире тарафыннан сөйләнгән сүзләрдән инглизләрнең Мисыр мөселманнарын хайван дәрәҗәсендә хисап кылганлыклары мәгълүм. Әй мө­сел­маннар! Сез кайдасыз? Үзегезне ким­сетүгә ничек итеп түзәсез?»

Текстны һәм искәрмәләрне басмага Ленар Гобәйдуллин әзерләде.

1 Р.Фәхретдин «Шура» журналының «Мәшһүр адәмнәр вә олуг хадисәләр» сәхифәсендә басылган «Шәех Җәмалетдин» дип исемләнгән күләмле мәкаләсе «Асыл ватаны, нәсел вә кабиләсе, дөньяга килүе», «Сәед Җәмалетдин Истанбулда», «Кыяфәте, рәсеме, хосусый хәлләре», «Әхлагы», «Гакылы вә гыйлеме, тәгълиматы вә фәлсәфәсе», «Дәресләреннән мисаллар», «Гамәлләре, әмәлләре, мәсләге», «Әсәрләре, тәэлифләре», «Әдәби җәсарәте», «Җәмалетдин вә мөстәшрикъләр [шәркыятьчеләр]» дигән бүлекләрдән тора. Безнең өчен «Гакылы вә гыйлеме, тәгълиматы вә фәлсәфәсе», «Гамәлләре, әмәлләре, мәсләге» бүлекләре аеруча кызыклы, чөнки аларда олуг галимнең исляхчы буларак татар мәгърифәтчеләренә йогынты ясаган кайбер фикерләре бар. Бу бүлекләрне, кыскартып, сезнең игътибарыгызга да тәкъдим итәбез.
2 Шура. – 1917. – №18. – Б.409-411.
3 Шура. – 1917. – №19. – Б.435-436; №20. – Б.457-459.
3 Шура. – 1917. – №19. – Б.435-436; №20. – Б.457-459.
4 Тәүфикъ паша (1852-1892) – 1879-1892 елларда Мисыр хәдифе
5 Хәдиф – 1867-1914 елларда Госманлы Төркиясе кул астында вакытта Мисыр идарәчесенең титулы һәм шул титулны йөртүче кеше.
6 Әхмәд бәк Агаев (1868-1939) – мәшһүр азәрбайҗан дәүләт эшлеклесе, журналист һәм тюрколог.
7 Рәшид Риза (1865-1935) – Мисыр фәлсәфәчесе, исляхчысы.
8 Исмәгыйль паша (1830-1895) – 1863-1879 елларда Мисыр идарәчесе (1867 елга кадәр – паша, ә аннары – хәдиф).
9 Масончылык – ХVIII гасырда Англиядә барлыкка килгән, аннары Франция, Германия, Испания, Россия һәм кайбер көнчыгыш илләрендә таралган дини-этик хәрәкәт.
10 Мөхәммәд Әхмәд (1844-1885) – Суданны азат итү хәрәкәте җитәкчесе, Судан дәүләтенә нигез салучы.

Комментарий язарга