Журнал «Безнең мирас»

Шаян җыр: Шәкерт мәхәббәте

Мулла киткән кырга охотага,
Аткан асыл кошның анасын;
Белә микән мулла, белми микән,
Шәкерт урлап киткән баласын?
Шәкерт мәдрәсәгә йөридер,
Күрсәм, йөрәк маем эридер.
Әбҗәлил мулланың азанчысы
Мәчет идәннәрен юдыра;
Мулла кызын шәкерт урлап киткәч,
Верховойлар яллап кудыра.
Шәкерт мәдрәсәгә йөридер,
Күрсәм, йөрәк маем эридер.
Шәкерт мәдрәсәгә элеп куйган
Мулла кызы биргән сөлгесен;
Мулла кызын шәкерт суырып үпкән,
Ирнесендә калган билгесе.
Шәкерт мәдрәсәгә йөридер,
Күрсәм, йөрәк маем эридер.
Җыр Пенза өлкәсенең Каменка районындагы Кикин авылында яшәүче Зөһрә Каниевадан язып алынган.
Татар халык иҗаты, 1988. - Б. 319-320.

Теги: Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру