Сезгә миннән ак теләк

Казан (Идел буе) федераль университетындагы Н.И.Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәнең Сирәк китаплар һәм кулъязмалар бүлегендә Ш.Мәрҗани, Г.Баруди, Ә.Максуди, Х.Габәши, Х.Гали, Г.Тукай, Г.Ибраһимов һәм башка татар әдип-галимнәренең кулъязма мирасы саклана. Шулар арасында татар әдәбияты классигы Мирхәйдәр Фәйзинең (1891-1928) дә шәхси архивы игътибарга лаек.

1971 елның апрелендә Мирхәйдәр Фәйзинең туганы Сәгыйть ага Фәйзуллин әдипнең шәхси архивын университет китапханәсенә тапшыра һәм хәзер ул көнчыгыш кулъязмалары секторында аерым фонд булып саклана. Кульязмалар арасында М.Фәйзинең көндәлек дәфтәрләре турындагы васыяте дә бар: «Мин кайда гына үлеп, бу дәфтәрләр бәйләме кемнәрнең генә кулына төшсә дә, һичбер таралмастан, агам Мортаза Фәйзуллин яки агам Закирҗан Фәйзуллинга тапшырылсын. Бу нәрсәләр агаларым, апам, җиңгәләрем кулына барып төшсә, һичбер юлына хыянәт итми, Казанның Гыйльми үзәге белән хәбәрләшеп, шунда җибәрелергә тиеш. Барысы хәзергәчә 70 нумер, моннан соңгылары өстәлә барыр. Шулай ук башка нәрсәләр, мәсәлән, кулъязмалар турысында да шул ук сүз».

Н.И.Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәнең баш библиографы, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Диләрә Габделхәй кызы Абдуллина (1934-2006) М.Фәйзинең шәхси архивын җентекләп өйрәнде һәм 1988 елда тасвирламасын аерым китап итеп бастырып чыгару бәхетенә иреште.

Узган 2016 елда татар әдәбиятының классигы, драматург Мирхәйдәр Фәйзинең тууына 125 ел тулу уңаеннан төрле чаралар узды. Көндәлекләрнең хәзерге көнгә кадәр басылганы, киң даирә укучыларга барып ирешкәне юк. 100 ел элек язылган бу дәфтәрләр, гарәп хәрефләре белән булганга, өйрәнүдә кайбер уңайсызлыклар да тудыра. Без әлеге кыенлыкларга карамый, кулъязманы хәзерге имляга күчереп, иң кызыклы өлешләрен сайлап кына «Безнең мирас» журналы укучыларына тәкъдим итәргә булдык. «Сезгә миннән ак теләк…» дигән исемне көндәлектәге шигъри юллардан алып, үзебез куйдык.

Шунысын да искәртү урынлы булыр: 1912 елда языла башлаган көндәлекләр, алда әйткәнебезчә, 70 дәфтәр булган. Әмма 1923, 1926 елларда М.Фәйзи бу язмаларны яңадан карап-тикшереп чыга, шулвакытта дәфтәрләрдән кайбер сүз, җөмләләрне кисеп ала, сызгалый, яңа сүзләр өстәп яза. Ә инде 14 нче һәм 35 нче дәфтәрләрне, безгә билгесез сәбәпләр аркасында, бөтенләй юк итә. Бу турыда авторның үз искәрмәсе дә бар. Көндәлекләрдә даталар 61 нче дәфтәргә хәтле иске календарь исәбе белән бара, 1924 елның 2 августыннан яңа исәпкә күчелә. Без исә, даталарны үзгәртмичә, автор ничек теркәгән – шулай бирергә булдык. Дәфтәрдә соңгы сүзләр 1927 елның 10 июнендә язылган. Шул көннән алып, М.Фәйзи көндәлеген яба, гомеренең соңгы елында булган кайбер вакыйгаларны, үзенең авыру хәлен, хис-кичерешләрен өзек-өзек кыска язмалар рәвешендә генә куен дәфтәренә теркәп бара.

Текстта авторның тел-стиль үзенчәлекләре тулысы белән саклана.

Комментарий язарга