Мирхәйдәр Фәйзи көндәлекләре басылды

Атаклы драматург Мирхәйдәр Фәйзинең көндәлекләреннән «Илле бер көнлек сәяхәтем яхуд Малмыж сәфәре хатирәсе» исемле юлъязманы «Безнең мирас» журналының 2017 елгы 1-3 саннарыннан укырга мөмкин. Әсәрдә Киров өлкәсе Малмыж районы һәм Татарстан Республикасының Балтач районы авыллары моннан бер гасыр элек ничек булган, шул рәвешле, автор үзе күргәнчә, җентекләп тасвирлана.

Матбугатта беренче мәртәбә дөнья күргән текстны басмага Казан федераль университетының Н.И.Ло­бачевский исемендәге Фәнни китапханәсе Сирәк китаплар һәм кулъязмалар бүлеге баш библиографы Рәйсә Шәрәфиева әзерләде.

Әсәрдән өзек:

«Авыллар һәркайсы диярлек икешәр, өчәр мәсҗедле. Зур өйләре, сарай-келәтләре һәммәсе агачтан булып, һәр ишегалдында агач вә бәрәңге, кыяр бакчалары бар. Бу якта, кайда карасаң, анда агачлык һәм урман. Ишегалды вә бакчаларда гына түгел, урам буйлап агач тезелеп киткән авыллар да бар. Вятка губернасының ярты җире урманлык булганлыктан, дүрт ягыңа күз салсаң да, агачлык күрүдән котыла алмыйсың. Өйләр һәркайсы урамга өч тәрәзә каратып кара-каршы вә баераклары өй кара-каршы, кара-каршы ясап, крис24 кебек итеп салганнар. Монда халыкның һәрберсендә үк булмаса да, азрак хәле барлары өй яннарында алма, җимеш бакчасы ясаганнар. Шунлыктан, җиләк-җимеш бик күп була. Моны баераклары бик мөкәммәл эшләп, бакчасына барып керсәң, мыжгып торган җиләклек эчендә каласың».

Балтач районы Шода авылында М.Фәйзинең абыйсы Сәедгәрәйнең йорты

 

Сәедгәрәй йорты һәм хуҗалыгының планы

Комментарий язарга