Әнгам Атнабаев. СЕЗ ДӘ ИСЕРСӘГЕЗ…

Бер авылда, шундый хәлне күреп,
Ис-акылым китте, туганнар:
Ике бала исерек әниләрен
Сөйрәп кайтып килә урамнан.

— Әннә, әннә, — диләр, — аягына
Ник басмыйсын, — диләр, — бас, —диләр,
Әннә, әннә, — диләр, — күзләреңне
Ник ачмыйсың, — диләр, — ач, — диләр.

Күргәнем бар исерек ир-атларның
Урамнарда аунап ятканын,
Урамнарда яткан ир-атларын
Хатыннары алып кайтканын.

Бу күренеш гади хәл шикелле,
Күнеккәнбез аңа күптәннән;
Гаҗәпмени:
хатын балаларын
Җитәкләгән, ирен күтәргән;

— Җаным, җаным, — ди ул, —
әйдә, тизрәк,
Өйгә кайтып кына ятыйк, — ди,
— Өйдә эчкәннәрең җиткән иде,
Читтә эчкәннәрең артык, — ди.

Бу хәлләргә күптән күнгән күңел
Кинәт тетрәп китте, туганнар:
Ике бала исерек әниләрен
Сөйрәп кайтып килә урамнан.

— Әннә, әннә, — диләр, — без ачыктык,
Ашыйсыбыз килә — аш кирәк,
Безгә синең күз карашың кирәк,
Күзләреңне, — диләр, — ач тизрәк!

Исерек ирләр исеменнән чүтки
Сүз әйтергә минем хакым бар:
Сез дә исерсәгез, бөтен дөнья
Исерә бит, иптәш хатыннар!

Комментарий язарга