«Себер тракты тарихы» музее

Онытылган юл
Шәмсетдин Күлтәси кебек мәгъ­ри­фәт­челәре белән дан тоткан Арча районы Күлтәс авылы читеннән Балтач районы Арбаш, Карадуган авылларына таба, урман аша сузылган Себер тракты калдыклары барлыгын күпләр белмидер, мөгаен.Салынган еллары патшабикә Екатерина II заманына туры килгәнлектән, аны «Әби патша юлы» («Екатеринский почтовый тракт») дип атап йөрткәннәр. Бүген биредә тынлык. Ә заманында бу юлда ям чапкан (яки «почта чапкан») атларның кыңгырау чыңнары, Себергә сөрелгән каторжаннарның богау тавышлары яңгыраган. Шуннан сәүдәгәрләр мал ташыган, А.Н.Радищев, П.П.Семёнов-Тян-Шанский, Ф.Достоевский, Ш.Мәрҗани, М.Фәйзи кебек зыялылар узган. Киләчәктә таш юлның авылга иң якын булган өлешендә бер истәлек билгесе булыр, ул туристик маршрутка да кертелер, дип өметләник. Һичшиксез, хәзер асфальт юлларда җилдереп үскән яшь буын ата-бабалары сәфәр кылган ташлы-сикәлтәле ат юлларының да нинди булганлыгын белергә тиеш.

Җәлил музееннан Себер тракты музеена

1976 елда Карадуган авылы мәктәбендә Муса Җәлил музее оештырыла. Бөек Җиңүнең 40 еллыгына, ягъни 1985 елда аның бер өлешендә Сугышчан дан залы ачыла. Әлеге зал туган төбәкне өйрәнүгә, ә соңрак исә 1995 елның 12 октябрендә ачылган «Себер тракты тарихы» музее оешып китүгә төпле нигезне тәшкил иткән. Музейның Карадуган авылында булуы очраклы түгел. Нәкъ менә биредә почта станциясе һәм каторжаннарны йоклатып чыгара торган төрмә, каземат булган.

Музейның беренче катында Муса Җәлилгә багышланган бай экспозицияләр (биредә шагыйрь уйнаган мандолина да бар, ә монысы инде аерым тарих), Сугышчан дан залы булса, икенче катта исә атлы почтадан алып электрон почтага кадәр булган тарихны күзәтергә мөмкин. Шулай ук музейда почта станциясендәге мосафирлар йор­ты бүлмәсен, сәүдә тормышын, авыл халкы көнкүрешен, рухи тормышын, мәгарифен, мех, мебель фабрикалары эшчәнлеген чагылдырган бай экспозицияләр бар. ХХ йөз башына нисбәтле хатын-кыз калфаклары аеруча күз явын алырлык.

Ям юлында ял яки Мортаза бай йорты

Төбәктәге иң зирәк һәм акыллы байларның берсе 2 нче гильдия сәүдәгәр Мортаза Мөлеков 1911 елда иң керемле урын – почта станциясе янындагы җирне кулга төшереп таш бина сала. Бинаның беренче катында кибет, икенче катта мосафирларга ял итү өчен кунакханә оештырып җибәрә. Байның Балтачта киез итек фабрикасы була, ә анда җитештерелгән товар хәтта Германия базарларында да сатылган.

Мортаза бай йортында Совет чорында мәктәп булган, ә хәзер «Себер тракты тарихы» музее урнашкан. Музейның татар байларына багышланган почмагында Мортаза байга нисбәтле төрле документлар, фоторәсемнәр белән танышырга мөмкин. Биредә төбәк тарихында зур роль уйнаган сәүдәгәр, химаяче, ат заводлары хуҗасы Габдрахман Ишморатов турында да кызыклы мәгълүматлар бар.

Бакый ага

Гомере буе авыл балаларына белем биргән педагог, физика-математика укытучысы, мәктәп директоры, милләтпәрвәр Бакый Шәймулла улы Зыятдинов (1930-2014), лаеклы ялга чыккач «Себер тракты тарихы» музеен оештыру эшенә ныклап керешә. Экспонатлар туплау белән бергә туган төбәге тарихын өйрәнә, нәсел-шәҗәрәләрен барлый, бер-бер артлы унбер китап бастырып чыгара. Аның «Себер юлы серләре» (1999), «Мәгърифәтле Таузар иле» (2004), «Рәхмәт сиңа, Хәсәншәех» (2006), «Себер юлы буйлап: Карадуган һәм Арбаш авыллары тарихыннан сәхифәләр» (2010), «Тамырларыбыз Таузар илендә» (2012), «Әп-әздән башланган Апаз» (2013) кебек китаплары чын мәгънәсендә югары фәнни кимәлдә, бай архив чыганаклары нигезендә язылган.

Хәзерге вакытта Бакый ага башлап җибәргән күркәм гамәлләрне аның килене Фирая Зыятдинова дәвам итә.

Бакый ага Зыятдиновның «Нәсел шәҗәрәләре» исемле мәкаләсен биредән укырга мөмкин.

Музейдан фоторепортаж:

Комментарий язарга