Нәсел шәҗәрәләре

Гаилә – җәмгыятьнең, илнең нигезе, беренче күзәнәге. Кешеләрдә әхлак тәрбияләүдә гаиләне җәмгыятьнең бер генә оешмасы да алыштыра алмый. Шулай ук хезмәт сөючәнлек, милеккә сак караш, үзара ихтирамлылык та гаиләдә тәрбияләнә. Мин үземнең бу язмамда нәсел шәҗәрәләрен төзү һәм алар­ның әһәмияте турындагы фикерләремне җиткерәсем килә.

Татарларда 7 бабаны бе­­лү һәркемгә мәҗбүри са­нал­ган. Кешеләр үз ба­баларының кемнәр икәнен белеп, алар рухына дога кылган, зиратларга барып каберләре янында Коръән укыган. Ә инде муллалар, байлар, укымышлы кешеләр үзләренең ким дигәндә 9 бабаларын белгән. Бу теләк кенә булмаган, ә чынлап та тормышка ашырылган. Хәзерге вакытта тарихчы галимнәр төрле гаиләләрдә, архивларда сакланып калган нәсел шәҗәрәләре буенча халыкларның тарихын, этногенезын, аларның күчешләрен өйрәнә, кы­зык­лы гына ачышлар ясый. Бигрәк тә археограф, профессор Марсель Әхмәтҗанов бу өлкәдә бик нәтиҗәле эшли. Хәзерге чорда мәктәп укучылары, студентлар арасында да бу юнәлештә төрле конкурслар оештырыла, конференцияләр үткәрелә – мин моны бик кирәкле гамәл, дип саныйм. Без яшьләрне үзләренең нәсел тамырларын өйрәнергә, матур гаилә традицияләрен дәвам итәргә өндәргә тиеш. Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк, дигән канатлы сүз бик урынлы.

Совет чорында без «искене сүтеп, җимереп, яңаны төзибез» дигән лозунг астында яшәдек, ләкин искесен җимерүен җимердек, ә аны алыштырырлык яңасын төзи алмадык. Бигрәк тә әхлак тәрбиясе өлкәсендә ярык тагарак алдында калдык. Бу чорда кешеләр, бигрәк тә җитәкче урында эшләүчеләр үзләрен ярлы яки, һичьюгы, урта хәлле гаиләдән чыккан итеп күрсәтергә тырышты. Ярлылык козырь (өстенлек) саналды. Андыйлар партия сафларына да сынау-сроксыз алынды. Кешеләр үзләренең затлы нәселдән булуларын яшерергә тиеш булдылар, ачып салсалар, аларга юл Себергә иде. Менә хәзер заманалар үзгәрде, кешеләр, бигрәк тә җитәкчеләр үзләрен затлы муллалар, гильдия сәүдәгәрләре, түрәләр нәселеннән итеп күрәселәре килә. Еш кына ул шулай булып та чыга. Безгә нәсел шәҗәрәсе төзү буенча күп кенә заказлар килә. Соңгы елларда илледән артык нәселнең шәҗәрәләрен үз районыбыз Балтач кешеләренә генә түгел, Арча, Саба, Аксубай, Чирмешән районы кешеләренә дә төзеп бирдек. Ә кызыксынучы кешеләргә күрсәткән ярдәм тагын да күбрәк. Мин журнал укучыларын нәсел шәҗәрәсе төзүнең методикасы белән таныштырырга уйлыйм.

«Себер тракты тарихы» музеен оештыру чорыннан (1993-1995) ук төбәгебез тарихына нисбәтле язма чыганакларны эзләргә керештек. Минем фикеремчә, музей ул борынгы әйберләр җыелмасы гына булырга тиеш түгел, ә бирегә килгән кешеләр үзләренә кирәкле мәгълүмат та алып китәргә тиешләр. Шуңа да без ТР Милли архивыннан, Киров өлкәсе дәүләт архивыннан, Россия борынгы актлар архивыннан (Мәскәү), Россия дәүләт тарих архивыннан (Санкт-Петербург), Башкортстан Үзәк тарих архивыннан (Уфа) авыллар, мәктәп-мәдрәсәләр, мәчетләр, байлар, һөнәрчеләр һ.б. турында тарихи документлар соратып алып, үзебездә шактый чыганаклар тупладык. Бу мәгълүматлар нәсел шәҗәрәләре төзегәндә файдаланыла.

Авыл җирендә нәсел шәҗәрәсе төзегәндә файдаланыла торган беренче чыганак – авыл советларында саклана торган хуҗалык кенәгәләре (хозяйственные книги). Монда гаилә составы, аларның туганлык мөнәсәбәтләре, гаилә әгъзаларының ничә яшьтә булулары язылган. Күп авылларның 1940 елгы, ә кайбер авылларның 1936-1939 еллардагы хуҗалык кенәгәләре сакланган.

Икенче чыганак – метрика кенә­гә­ләре. 1828 елда патша муллаларга мәхәллә кешеләренең гражданлык хәле актларын теркәтү турында указ чыгара һәм күп муллалар 1829 елдан метрика кенәгәләрен тутыра башлаган. Метрикаларда баланың әтисе, әтисенең әтисе, әнисе исемнәре дә язылган, ә кайбер муллалар фамилиясен, ягъни әтисенең бабасын да язган. Чиркәүләрдә исә метрика тутыру элегрәк башланган, мәсәлән, әүвәл керәшен авылы булган Апазда чиркәү попының метриканы 1774 елдан тутыра башлаганы билгеле.

Нәсел шәҗәрәсе төзү өчен өченче чыганак – «ревизские сказки» – халык санын алу кенәгәләре. 1716 елдан 1858 елга кадәр ун ревизия үткәрелгән (1716, 1745, 1762, 1782, 1795, 1812, 1816, 1834, 1851, 1858 елларда). Ул бер ел эчендә генә тәмамланмаган, ике яки өч елга кадәр сузылган (мәсәлән: 1716-1719). Билгеле, «ревизские сказки»ларга кадәр дә җан исәбе алынган. 1602-1603, 1647-1656, 1678 елларда җир, халык исәбен теркәү үткәргәннәр. Борынгы авылларда яшәүче кешеләрнең бабаларын алардан да табарга була. Мәсәлән, мин үземнең бабайның исемен 1678 елгы халык исәбен алган «ландратская книга» материалларыннан таптым.

Хәзер ничек итеп шушы чыганаклардан файдаланырга, дигән мәсьәләне карап китик. Мин моны үз бабайларымны эзләү мисалында күрсәтәм. Бабам миңа үзенең 6 бабасының исемен әйтеп калдырды. 1940 елгы Таузар авылының хуҗалык кенәгәсендә минем бабам Зыятдинның 1869 елда туганлыгы күренә, фамилиясе Шакиров дип язылган, бездә – татарларда – әтисе исеме фамилия итеп алынган. Таузар авылының 1869 елгы метрикасыннан Зыятдинның әтисе Шакир, ә Шакирның әтисе Мөхәммәтҗан икәнен эзлибез. 1858 елгы ревизия материалларыннан әтисе Мөхәммәтҗан булган Шакирны табабыз. Бу документта Мөхәммәтшакирның әтисе Мөхәммәтҗан, Мөхәммәтҗанның әтисе Гобәйдулла, ә аның әтисе Рахматулла булуы күренә. Шуннан соң 1816, 1834 еллардагы ревизияләргә күчәбез. Аннан, борынгырак ревизиягә күчә-күчә 1716 елгы ревизиягә барып җитәбез, һәм, ниһаять, 1678 елгы җан исәбен алу кенәгәсенә күчәргә була. Шул юл белән мин үземнең 10 бабамны таптым. Әтине, үземне, улымны, оныгымны кертеп, 14 буынны язып куйдым. Буыннар арасына уртача 30 ел куйганда, бу 400 елны эченә ала. Чыннан да, мин тапкан иң борынгы бабам Дәрвиш 1600 елларда туган булып чыга.

Мәсьәләнең бер авыр ягы – ул да булса ТР Милли архивында ревизия материалларының тулы сакланмавы. Казанда Казан өязенең 1858, 1851, 1834 елгы материаллары тулы диярлек, ә 1816, 1812, 1795,1782 елгылары сакланмаган. 1716, 1745, 1762 елгылар Мәскәүдә Россия дәүләт борынгы актлар архивында саклана, без шуннан алдырдык. 1795, 1812 елгы ревизия материаллары булмагач, 1816 елдан 1762 елга күчеп, бу нәсел кешесен табу авыррак. Бу очракта без эзли торган кешенең 1816 елда 54 яшьтән олы булуы яки ул исемнең сирәк очравы кирәк.

Балтач районының 2/3 өлеш авыллары элек Вятка губернасына кергән, ә Киров өлкәсе дәүләт архивында 1795, 1812, 1816 елгы ревизия материаллары әйбәт сакланган. Шуның өстенә, 1762 елгы документлар Казанда саклана, ә безнең Казан өязенеке юк. Элекке Минзәлә өязенә кергән авылларныкын Уфа шәһәреннән Башкортстан Үзәк тарих архивыннан алдырдык.

Шәҗәрә агачның оч өлешен (ягъни хәзерге заман чорын) гаилә кешеләре үзләре белергә тиеш, бу мәгълүмат алардан сорап языла.

Билгеле, нәсел агачы төзеп ке­нә чикләнмичә, ул нәселдән кем­нәр чыккан, алар кайларда, нәрсә бе­лән шөгыльләнгәннәрен дә өйрә­нер­гә кирәк, шул рәвешле матур тра­дицияләрне дәвам итә алабыз. Менә шунда инде нәселең белән горурлану хисе туа да. Безнең борынгы бабаларыбыз нәсел-нәсәпләрен, бабаларын белеп кенә калмаган, туганлык җеп­ләрен дә саклаган, бер-берсенә ярдәм иткән, уртак эшләрне өмә белән башкарган. Өй күтәрү кебек эшләрне бөтен нәселе белән бергә түләүсез эшләгәннәр, урып-җыюда да бер-берсенә булышканнар, төрле бәла-каза, янгын, су басу булган очракта да нәсел кешеләре бер-берсенә терәк булган. Нәселдәге күркәм кү­ренешләр хупланган, буыннан-буынга күчә барган, ә берәрсе ярамаган эш эшләсә, «нәселдә булмаганны» дип, ул яманлыкны эшләүчене әрләгәннәр. Гомумән, нәсел традицияләре – гаилә ныклыгының нигезе булып тора, уңай гадәтләр нәселдән-нәселгә күчерелә бара.

Комментарий язарга