Сау бул, сөю, исәнме, тормыш! (хикәя)

Айрат, бүген мин синең белән бөтенләйгә саубуллашырга булдым. Синең турыда кайнар хатирәләр саклаган көндәлек дәфтәремне актарып утырганда, аның эченнән кипкән чәчәк килеп чыкты. Ул кып-кызыл, озак вакыт яктылык күрмичә ятса да, төсен җуймаган, әмма тыгыз дәфтәр битләре арасында кысылып, кәгазьдәй юкарган гына. Мин ул чәчәкне кулларыма алдым, битемә, керфекләремә тидердем. Сулышымны өреп терелтмәкче булдым. Ләкин ул терелмәде. Мин аңа карап уйга калдым. Чәчәк түгел икән бит бу — безнең мәхәббәтебез икән. Безнең күңел төпкелләребездә ятып басылып юкарган, элеккеге рәвешен җуйган, кипкән чәчәк. Аны хәзер берничек тә элекке хәленә кайтарып булмый. Ә бит без аны һичбер вакыт корытмаска тиеш идек.

Хәтереңдәме, Айрат, синең белән ныклап танышуыбыз кайда булды? Казан—Уфа поездында! Без, консерваториянең дүрт студенты,
Башкортстанда эшләп ятучы дустыбыз Хәлил чакыруы буенча Уфага җыена башладык. Хәлил безгә менә мондый хат җибәргән иде. «Дусларым! Кара кашлы, сыгылмалы гәүдәле «һинд кызы» Энҗе, Агыйдел камышыдай нәзкәй билле Люция, күктәге йолдызлардан мең тапкыр яктырак янучы Йолдыз һәм Актаныш сылуы Фәнзилә. Сизеп торам: сез май бәйрәмен кайда үткәрергә икән дип баш ватып йөрисездер. Һич аптырамагыз, тотыгыз да безгә килегез. Мин сезне үземнең туган якларыма алып кайтырмын. Берничә концерт куярбыз. Акчасы эчегезне тишмәс. Сыек студент шулпасы чөмeрeп эчәгеләрегез ябышып беткәндер инде. Безнең әниләрдә сөтле чәй эчәрбез, химия белән агуланмаган һава суларбыз. Тик, дусларым, үзегез белән берәр баянчы алып килергә онытмагыз. Мин быел Казанга бер баруымда университетның кибернетика факультетында укучы Айрат исемле студент белән танышкан идем. Ул бик шәп баянчы. Менә шуны эләктереп килсәгез, әйбәт булыр иде. Дөрес, ул әле беренче курста гына укый. Сезнең кебек иртәгә сәхнә йолдызы булам дип торган кызлар янында бераз кыенсыныр. Әмма, һич шигем юк, ул сезне бик шәп биетер дә, җырлатыр да».

Дустыбыз Хәлилнең шушы хатын алгач, сине эзләп таптык, Айрат. Син башта ялындырып маташтың, әмма Йолдыз: «Әйдә, бераз дөнья күрерсең, югыйсә кызларны кинога алып барырлык акчага да аптырап йөрисеңдер. Анда без өч-дүрт көндә синең бер еллык стипендияңне сугып кайтачакбыз», — дигәч, ризалаштың.

Арабызда иң яше син булгангамы, әллә башка егет заты юклыктанмы — юл буе синең белән үртәшеп бардык. Хәер, үртәшүчеләр арасында мин юк идем. Мин сине күрү белән әллә нишләдем. Йөрәгемдә моңарчы тоеп карамаган бер кайнарлану, тетрәнү сиздем. Кеше йөрәге, күрәсең, үзенең уятучысын көтеп ятучы вулкандыр. Шул вулкан өстенә ялгыш китереп басу яки бер таш ату аны уятуга сәбәпче буладыр. Синең карашың, синең кызларныкыдай матур йөзең атылырга торган вулкан өстенә китереп басу белән бер иде. Ә Йолдыз синең белән шаярды, үртəде.

— Кызлар, — диде ул, — безнең арага каурыйлары үсеп җитмәгән бер чебеш килеп керде бит. Карагыз әле, карагыз. Ни кикриге, ни каурые! Шулай да үзен әтәчкә саныйдыр әле ул.

Йолдызның бу сүзләреннән без көлештек. Ә син, оялчан елмаеп, читкә борылдың. Елмайган чакта бит урталарың чокраеп китте. «Нәкъ кызлар кебек», — дидем тагын үз-үземә.

— Әгәр дә мәгәр Уфага барып җиткәнче шушы чебеш кисәген үземә каратмасам, исемем Йолдыз булмасын. Йә, матурым, кочаклыйм әле үзеңне бер. Әтәч малайларына кикрик бары тик кызлар кочагында гына үсә ди бит.

Йолдыз сине кочакламакчы булып, ике кулын җәеп килә башлагач, син кырт кына аңа борылдың да:

— Кикрик тә кикрик, дисең. Кайчан бөркетләрдә кикрик күргәнең бар? — дидең.

Йолдыз синнән мондый сүз ишетермен дип көтмәгән иде, ахры, кулларын җәеп сиңа таба килгән җиреннән кинәт туктап калды. Фәнзилә белән Люция Йолдыздан көләргә тотынды.

— Менә ишеттеңме, Йолдыз? Син әтәч малае, дисең. Ә ул бөркет икән бит.

— Бөркет? — диде Йолдыз, һаман бирешергә теләмичә, — бөркeт булса, дүрт тавыкның берсен күптән күтәреп китәр иде ул.

— Бөркетләрнең горурлары тирестә казынган тавыклар белән пычранмый, алар кырда уктай атылып чабучы җәйраннарга ташлана. Әгәр белсәгез, бөркетләр ауга тамак туйдырыр өчен генә чыкмый, ә үзләренең бөеклекләрен раслар өчен дә чыга, — дидең син. Синең бу сүзләреңнән соң һәммәбез сиңа башкачарак карый башладык. Хәтта Йолдыз шаяруын беразга онытып торды. Мин синең өчен горурланып куйдым. Мондый кыю җавапны, әйтерсең, син түгел, мин әйттем. Ниндидер татлы, шул ук вакытта газаплы хис күкрәгемне кысты. Мин сулыш алырга дип тамбурга чыктым. Анда җиләс иде. Шулай күпме торганмындыр, хәтерләмим, уйларымнан айнып киткәндә, каршымда син басып тора идең. Без бер-беребезгә карашып озак басып тордык. Мин шунда синең күзләреңдә гаҗәпләнүме, сокланумы, яратумы — кыскасы, ниндидер сорау, кызыксыну күрдем. Мактанып әйтүем түгел, мин бервакытта да егетләрнең игътибарсызлыгыннан интекмәдем. Киресенчә, бер төркем кызлар арасында барсам да, күп егетләрнең күзе иң беренче миңа төшә иде. Үзеңә яратып караган күзне йөзләрчә күзләр арасыннан бик тиз аерып аласың бит. Ул караштан таралган наз фән белмәгән һава дулкыннары аша синең җаныңа килеп кагыла, сине иркәли, җай гына тирбәтә, биеккә күтәрә. Яратып караган караш кешене матурлый. Егетләрнең үземә яратып карауларына мин инде күнегеп барам, һәм моны шулай тиеш дип кабул итә идем. Ә менә синең караш бөтенләй башка булып чыкты. Бәлки, беренче мәртәбә яшен яшьнәвен күргән сабыйның күзләре шундый буладыр. Аларда соклану, курку, үзенең моңарчы белмәгән нәрсәне белергә теләп кызыксыну!

— Энҗе, — дидең син икенчеме, өченчеме тапкыр тамбурда очрашкач, — син иптәш кызларыңа охшамагансың..

Миңа синең бу сүзләреңдә ниндидер эчке мәгънә бардыр сыман тоелды. Гомумән, мин синең һәрбер сүзеңнән яшерен мәгънә эзли башладым. Мин башым-аягым белән сиңа гашыйк була баруымны тойдым. Шул вакыт үз-үземә болай дидем: «Тукта, кызый, син нишлисең? Ул кем дә, син кем? Ул бит әле яңа унынчы классны бетереп чыккан малай. Беренче курста гына укып йөри. Ә син инде иртәгедән артист булачак кеше. Ходай кушса, бәлки, сәхнә йолдызына әверелерсең. Синең талантыңа табынырлар. Һәр чыгышың саен чәчәккә күмәрләр. Хәзер үк артыңнан арысландай егетләр чаба. Син аларны бер карашың белән йә үтерә, йә терелтә аласың. Сиңа багышлап шагыйрьләр шигырьләр яза. Әнә бит берсе:
Битеңдәге чокырларың
Сандугач ояcыдыр.
Бу кадәрле матурлыкны
Кайлардан җыйгансыңдыр, —
дип язды. Икенчесе:
Алыштырмыйм синең бер керфегеңне
Җир шарының иң гүзәл гөлләренә,
Керфегеңә кунган таңнар яктысын
Саклармын мин иң кара көннәремә, —
дигән иде. Әлбәттә, шагыйрь егетләрдән мондый шигырьләр алу бик рәхәт. Ялгыз калган чакларда көзгегә күз ташлыйсың: анда шагыйрьләрне шигырь язарга илһамландырган «мәхәббәт чокыры», иң гүзәл гөлгә алмаштырмаслык керфекләр, карлыгач канатыдай кара кашлар. Дөрес, мин үз-үземә гашыйк юләр кызый түгел. Әмма үземә-үзем ошыйм. Бигрәк тә егетләрнең мәхәббәтле карашыннан соң. Ә менә Казан-Уфа поездында баргандагы синең карашыңны күргәч, минем арысландай егетләрем кинәт юкка чыкты. Мин сине чын бөркет итеп күз алдына китердем. Озын буең, кыю карашың, үзеңне рәнҗетергә биpмәвең ошады. Бигрәк өздереп баянда уйнавыңны ишеткәч, йөрәгем айкалды. Кинәт кенә уйнак бер җәйранга әйләнеп, урманнар, кырлар аша чабасым килде. Син шунда иң биек кыяга кунып күзәтеп утыр да минем өермәдәй чабуыма сокланып дөньяңны оныт идең. Аннары югарыдан ташланып мине үз биеклегеңә алып менеп кит идең. Хәтта мин синең корбанын булырга әзер идем. Менә шул вакыт акылым: «Тукта, кызый, юләрләнмә!» — дип туктатып калды.

 

Фәнис Яруллин

Дәвамы бар

Фото: pixabay

Комментарий язарга