Сагыну (нәсер)

Мин чит илдә матур гөлләр, хуш исле чәчәкләр исним. Ләкин күпме генә иснәмим, барыбер һава җитми, сулыш кысыла. Гүя үз илемнең энҗе чәчәкләре түгел, аның әреме дә бүген миңа шифа булыр иде.

Сагындым, бик сагындым сине, туган ил!

Мин шаулап аккан елгалардан, тирән коелардан алып сап-салкын су эчәм. Әмма күпме эчсәм дә, сусавымны баса алмам. Мин үз илемнең борынгы Иделен, тын Донын, якты Арагвасын, шигьри Дим буйларын сагынам. Гүя бу мөкатдәс елгаларның суларын түгел, хәтфә болынлыктагы чишмәләре — безнең бер йотым суын да бүген мин ширбәт итеп эчәр идем.

Сагындым, бик сагындым сине, туган ил!

Мин горур атлыйм. Чөнки мин чит илдә әсир булып түгел, җиңүче булып йөрим. Миңа һәр йортның капкасы, һәр өйнең ишеге ачык. Ләкин берсенә дә керәсем килми минем. Мин ата-баба корган илемдәге изге йорт турында уйлыйм һәм, шунда тизрәк кайтып керер өчен, Берлинга ашыгам. Берлинга мин, илем белән аерылу кайгысын моннан соң һичкайчан татымас өчен, чиксез ачу белән барам. Ачуым шулкадәр көчле, сагынуым шундый татлы ки, мин түзмим, җырлап җибәрәм.

Иле ямсез, суы тәмсез,
Өйгә кайтасым килә! —
дип җырлыйм мин.

Без мәйданга керәбез. Поляк яшләре, безне котлап, үзләренең иң матур җырларын җырлыйлар. Әмма минем күңел еракта. Мин үзебезнең Кызыл мәйданыбызны сагынам һәм туган илдән килгән хатларны укыйм. Дусларым, кардәшләрем миннән, сагынасыңмы, дип сорыйлар. Минем бугазыма төен тыгыла. Мин төенне йота-йота җавап язам:

Телеграмм баганасы — олы юлга маяк ул,
Сагынасыңмы дип сорыйсыз — сагынмаган кая ул!
Сагындым, бик сагындым сине, туган ил!

Сине сагынган саен, миндә көч-дәрт арта, рухым канатлана. Чит илдә йөреп мин ачык аңладым: …кеше өчен үз иленнән дә изгерәк, үз иленнән дә кадерлерәк, үз иленнән дә гүзәлрәк ил дөньяда юк ул.

Сагынган саен сагынасы килә. Сагынуым шундый көчле булганга, кайтуым да ышанычлы. Кайтыр булмасам, бу кадәр сагынмас идем.

Сагындым, бик сагындым сине, изге туган ил!

Чыганак: kitaphane.tatarstan.ru

Комментарий язарга