Сагындым

Бик сагындым авыл юлларын,
Юл буена үскән урманын;
Шул урманның яшел аланын,
Аланында пешкән баланын,
Баланына кунган кошларын
Бик сагындым, якын дусларым!

Юлларыннан җырлап барасың
Узган чакта урман арасын.
Аткайларның алҗып, кичексәң,
Аланында куна каласың.
Сәламлисең балан куагын,
Ул сәламли якташ кунагын.

Танышларын ул да сагына:
Дәшә сине үзе янына.
Салкын җилләр өрсә чак кына,
Иелә дә шунда сак кына
Яфракларын яба өстеңә,
Иркәң булып керә төшеңә.

Әткәң булып коча, юата,
Әнкәң булып назлап уята.
Атларыңны җигеп бетүгә,
Хәерле юл теләп озата.
Үзе кала җилдә тирбәлеп,
Дусларыңа сәлам җибәреп.

…Соры шинель киеп өстемә,
Күпме җирне җәяү урадым!
Онытып булмый һаман: төшемдә
Эзләп кайтам балан куагын.
Ятам, имеш, аның төбендә,
Бер җыр туа шулчак күңелдә:

– Туган җирем! Нинди матур син,
Үзең ерак, үзең якын син…
Кавышканда мине юатма,
Күз яшемне тыя алмасам.
Елмаермын сине кочаклап,
Аланыңа ятып аунасам.

 

Рәшит Гәрәй

Фото: pixabay

Комментарий язарга