«Сагынасың…»

Сагынасың, беләм, сагынасың,

Моңаясың әнә, ай күрә.

Синең мәхәббәтең яктысыннан

Бәхетеннән шашкан кар көлә.

 

Сөюеңне, әнә, яшерәсең

Күңелеңнең иң-иң түренә.

Гашыйк күзләреңнең карасына

Бөтен дөнья төнгә күмелә.

 

Яшерәсең, әйе, яшерәсең…

Яратасың син дә, алдама!

Ышанмасаң кара: кышкы күктән

Ап-ак нурга тулган кар тама.

 

Сагышланып калсаң, көт син мине

Хисләреңне уйга чорна да.

…Мин әле дә, тәрәзәдән карап,

Сине уйлап ятам чормада…

 

Рифат Сәлах

Фото: pixabay

 

 

 

Комментарий язарга