Журнал «Безнең мирас»

«Сабыр канатларым сынды...» (Мәхмүт Хәсәновның Туфан Миңнуллинга язган хаты)

Туфан дускай, саумы!


Иң әүвәл үзеңә, шулай ук дус-ишләргә чуктин-чук сәламнәремне иңдерергә рөхсәт ит. Бу хат, бәлки, сине чак кына гаҗәпләндерер дип уйлыйм. Тик бер дә исең китмәсен.


Мин, ниһаять, соңгы чиккә җиткерелдем, уннарча ел буена тешләремне кысып булса да түздем, ахыр чиктә сабыр канатларым сынды, «сынды кылыч, бетте көч», инфарктның бик начары белән егылдым, больницада ятам.


Хикмәт менә нәрсәдә: әгәр дә исән калып, чыга-нитә калсам, иң беренче КПСС Өлкә комитетына барам. «Үзегезнең партоешмагыз кайда иде?» – дип әйтмәсеннәр өчен, син дә белеп тор, Туфан. Менә алты ел инде нәшрият минем китапларымны чыгармый. (Күз буяу өчен чыгарылган вак-төяк брошюраларны санамыйча, әлбәттә.) Бүгенге көндә нәшриятта минем биш романым ята. Чыгу белән, КПСС Өлкә комитеты тарафыннан, С.Хәким, Х.Хәйри, Р.Фәйзуллин һ.б. кебек иптәшләрне кертеп, комиссия төзелүен таләп итәчәкмен. (Биш әсәрем турында да уңай рецензияләр, матбугатта чыккан материаллар бар.)


Мине хәйран иткәне, кешелектән чыгарганы – бер уч, бер төркем сволочьларның гомеремне багышлаган, үзем өчен изгегә санаган олуг Татар әдәбиятында, ничек теләсәләр, шулай эшләүләре, күтләкләрчә алыш-биреш итүләре.


Гомеремдә кешегә этлек эшләмәдем, шулай булуга карамастан, бер төркем җирәнгеч вак җан (үзләренең тоткан урыннарыннан файдаланып) мине материаль яктан, мораль яктан юк итүне үзләренә максат итеп куйдылар. Көчләрен күрсәтәләр, янәсе! Әлеге эт җаннар максатларына өлешчә ирештеләр: мине аяктан ектылар, икенчедән, бүгенге көндә дару алырга да акчам юк. Үзем муеннан бурычта. Шуның өстенә, әни рактан үләргә ята.


Билгеле, нәшриятта 1980 елда да «Шайтан малае» дигән ике хикәясе чыга дип әйтүләре бар. Әмма аннан аласы акча Литфондка түләргә дә җитмәячәк. (Андагы бурыч – 300 сум.) Син, Туфан, мине дөрес аңла, хикмәт бер бурычта гына да түгел, иң гарьләндергәне – йөрәгеңә каләм очы белән кадап язган әсәрләреңне халкыңа җиткерә алмау. Һәм шундый чакта берәүнең
дә әлеге җирбитләргә: «Җиткәндер бит, җәмәгать!» – дип әйтә алмавында.


Алгы рәттә уңнан беренче – Туфан Миңнуллин. Аның баш очы турысында дүртенче рәттә – Мәхмүт Хәсәнов

Синең: «Мәхмүт, нәрсә телисең?» – дип соравың бар. Менә җавап. Мин «Шөгеровлар» дигән роман яздым. Аны Әлмәт бүлегендә тикшердек. Бик яраттылар. Моннан төптөгәл өч ел элек (төзәтеп, эшен бетереп) нәшриятка китереп тапшырдым. Әсәр турындагы фикер нәшриятка да килеп җиткән иде инде. Шунда нәшрият директоры Г.Шәрәфетдинов, бүлек мөдирләрен җыеп алды да: «Мәхмүтнең берничә әйбере бездә ята. Әйдәгез, «Шөгеровлар»га туктыйк», – дип тәкъдим ясады. Шулай иттеләр дә. Шулай да Гарәф бер искәрмә ясаган икән әле: «Әгәр дә ки әсәр «Казан утлары»нда басылса, китап итеп чыгару бермә-бер җиңеләячәк», – диде. Аның ул шарты да үтәлде. Әсәрнең 1981 ел планына керүенә шигем юк иде. Идарәдә тикшергәндә дә: «Син бар», – дигәннәр иде. Тагын алдадылар, тагын мыскыл иттеләр. Монда керер алдыннан гына, ниһаять, әйттеләр: «Күзеңә карап алдыйлар бит, беркатлы булма, алты ел буена әсәрләреңне кертмәделәр һәм кертмәячәкләр», – диделәр. (Бу хәлләр турында Гариф Ахуновка язган хатым бар, зинһар, дип сорыйм, алып танышсаңчы. Күп нәрсәгә күзеңне ачачак.) Теләгем шул: Туфан, «Шөгеровлар»га договор төзеп, хатыныма чак кына аванс бирсеннәр иде. Югыйсә гаилә бик аяныч хәлдә.


Туфан, ни өчендер, сиңа ышанам, ярдәм итәрсең дип өмет итәм. (Үзеңә ярдәмгә Сибгат аганы чакыр, мин аңа әдәбиятыбызның намусы, вөҗданы итеп карыйм.) Әсәргә договор төзеп, хатынга бераз акча бирсеннәр иде. Югыйсә мине тиз генә чыгармаячаклар. Бу больницадан (өйгә дә кертеп тормыйча) «Васильево»га алып китәчәкләр икән. Кыскасы, миңа беренче звонок бирелүе шулдыр...


Ярар, Туфан туган, бу сүзләрне мин сиңа, партоешма секретаре булудан бигрәк, олуг художник, чын кеше буларак язам.


Р.S.: «Көя күбәләге» турындагы кәгазь миңа да килде. Саба районының Халык театры куйган булган икән.


Кабат сәлам һәм ихтирам белән,
М.Хәсәнов. Зеленый Дол. 30.7.80 ел. 

Теги: Мәхмүт Хәсәнов Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру