Рөстәм Мингалим. Ерактагы зәңгәр офыгым бул

Син каршымда горур кыя булма,
Булма нәни чишмә яктысы…
Ерактагы зәңгәр офыгым бул,
Тормыш таңым синдә яктырсын.

Юлларымда көзге чәчәк булма,
Булма язгы ярсу ташкын син…
Ерактагы зәңгәр офыгым бул,
Йөрәгем гел сиңа ашкынсын.

Кәккүк булып кырда кычкырсам да,
Әйтмә, җуйды бу, дип, оясын…
Ерактагы зәңгәр офыгым бул,
Сиңа төшсен гомер кояшым.
1971

Комментарий язарга