Робагыйлар

«Һич көтмәгәндә Туфан Миңнуллин “Робагыйлар” китабы бастырып чыгарды. Пьесалар арасында уйнап кына язылган шигырьләр, дип “акланса” да, гомерен поэзиягә багышлаган шактый шагыйрьләрне шом калдырды бугай аның әлеге уч китабы.Мин үзем дә сокланып-тәэсирләнеп укып чыккач, бераз шаяртып, болай дип язып куйганмын: “Туфан робагыйларын укыгач, Гомәр Хәйямне кызганып куйдым…”

Робагый — шигъриятнең йөзек кашы, нибары дүрт юлга сыйган, фәкать Шәрыккә генә хас хикмәти акыл һәм хиснең тантана итүе…

Туфан робагыйлары — хатын-кызга мәдхия җырлау. Олыгайган йөрәкнең мәңгелек хисләрне, чәчәк-гөлләргә төрмичә, ачыктан-ачык белдерүе.»
Марсель Галиевның «Туфан булып кара син!» исемле мәкаләсеннән.

РОБАГЫЙЛАР

Карап торам. Карап-карап туймый торам,
Сокланудан сүз кушарга кыймый торам.
Язмыш сине көнче ирдән саклый күрсен –
Матурлыгың көн дә тотып кыйный торган.

«Ак» белән «кара» кавышса, мулат туа,
Тешле-тешле кәкре тимер урак була.
Бүтәннәрне җүләр, диеп уйлаучылар
Асылында натуральный дурак була.

Күк капусы ачылганны күрмәдең шул,
Алтын чөйгә затлы туның элмәдең шул:
Нәчәльнигең тозсыз мәзәк сөйләгәндә,
Эчләреңне уа-уа көлмәдең шул.

Яши-яши киттем инде картаеп та,
Ара-тирә мәс тә булдым һәм аек та…
Шуны белдем: әдәбият дөньясында
Бүре, кәҗә һәм кәбестә бер каекта.

Ишегеңне ача идек дер калтырап, –
Телең белән ташлый идең безне турап.
Бүген нишләп кул сузып елмаясың?
Безнең янга төштең мәллә? Нихәл, бырат?

Мичкә – пүлән, самавырга шакмак кирәк,
Бии-бии җырлар өчен такмак кирәк.
Албастылар, җен-пәриләр туй иткәндә
Афәрин, дип хуплар өчен ахмак кирәк.

Комментарий язарга