Халыкара музейлар форумы
8-12 сентябрь көннәрендә Казанда Татарстан Республикасы Милли музееның 120 еллыгына багышланган Халыкара музейлар форумы узачак.
Форум турында тулырак мәгълүмат:
1) Деловая программа;
2) Культурная программа;
8-12 сентябрь көннәрендә Казанда Татарстан Республикасы Милли музееның 120 еллыгына багышланган Халыкара музейлар форумы узачак.
Форум турында тулырак мәгълүмат:
1) Деловая программа;
2) Культурная программа;
Муллахмәтов Нургаян Муллахмәт улы 1942 елның декабрендә, 17 яшендә сугышка китә. 512 нче укчы полкта 1942 елның гыйнварыннан апрельгә кадәр Мәскәүне саклау сугышларында катнаша. Ул бу вакытта сугышка керүләрен сөйләгәндә, йөрәге әрнеп, сыкрап куя иде. “Без сугышка өч кешегә бер мылтык белән кердек. Иң читене, коралын алу өчен, янәшәдәге иптәшеңнең яралануын яки үлеп калуын көтү иде.”-дип еш кына күз яшьләре белән искә төшергәне хәтердә аның. 1942 елның февралендә, алар хезмәт иткән часть чолганышта кала.
Туфрак, төтен, кан исе белән аралашкан соры көннәр – рухи һәм тән гариплеге алып килгән сугыш тәмамлануга 70 ел. Бүген заман баласын сугыш темасына уйландыру авыр. Сәбәбе: муллык белән үскән, михнәт күрмәгәннәр бу темадан читтә. Кайгы авырлыгын тоя, үз йөрәге аша үткәрүчән түгелләр.
Укытучы, хезмәт һәм сугыш ветераны, РСФСР ның халык мәгарифе отличнигы,Барда районының почетлы гражданины Хәниф Нәҗмехәмәт улы Тякин… Бу исем бик таныш һәм якын, чөнки аның укучылары бөтен дөньяга таралган.
Бөек Ватан сугышы турында без тарих китапларыннан укып, кинофильмнар карап кына беләбез. Бу сугыш — туган җир азатлыгы, халыклар иреге, газиз Ватан өчен барган изге сугыш. Илебезне дошманнардан азат итүдә катнашкан Хөрмәтулла (Габдуллин) бабам язмышына тукталырга телим. Бөек Ватан сугышы башлану белән Хөрмәтулла бабама военкоматтан чакыру кәгазе килә.
Шәҗәрә ул – ыру-кабилә тарихына бәйле вакыйгалар, нәсел-нәсепнең таралуы, ата-бабалар исемлеге теркәлгән кулъязма истәлек.
Бабайлар көрәшеп безгә
Тынычлык яулап алган.
Ә күпләре кайталмыйча,
Сугыш кырында калган.
Гөлфия Гыйниятуллина.
Һәркемнең үз иле газиз. Һәркем үзен туган җирендә генә бәхетле сизә. Туган туфрагында кеше аягына баса, шунда аның теле ачыла. Нәкъ менә туган җирендә кеше Ватанының иксез-чиксез гүзәллеген торган саен ныграк аңлый, бихисап байлыкларын да күз алдына ачыграк китерә.
Әй керәшенем, карендәшем минем –
Халкымның Бер асыл бизәге.
Синең көйне бер тыңлаганнарның
Гомерлеккә өзелә үзәге.
Күңелең саф, тыйнак, рухың чиста
Һич тутыкмас көмеш тәңкәдәй.
Һәрбер кызың миңа сеңлем сыман,
Һәр әбекәй туган әнкәдәй. (Гәрәй Рәхим)
Керәшеннәр якынча 250 меңнән артык кына. Ә безнең Мамадыш районында керәшеннәр күбрәк сакланып калган әле.Мәсәлән безнең Дүсмәт авыл җирлегенә караган керәшен авыллары – Дүсмәт һәм Комазан башында да барлыгы 408 керәшен яши.
Иван Иванович Егоров 1923 елның 15 нче августында Теләче районы Субаш авылында ярлы крестьян семьясында туа. 8 яше тулгач, Субаш башлангыч мәктәбенең беренче сыйныфына укырга керә һәм 1941 елны Теләче урта мәктәбендә 10 сыйныфны тәмамлый.Шул ук елның 15 августында район хәрби комиссариаты приказы буенча Саратов өлкәсенең Вольск шәһәренә самолет механиклары хәзерләү училищесына укырга җибәрәләр.Бу училищеда СБ һәм ЯК-1 самолетларын өйрәнәләр.