Саба районына оештырылган иҗади сәфәрдән фоторепортаж

Караулар 1021
Дата

1 нче тукталыш - Сатыш авылы. Биредә революциягә кадәрге мәдрәсә бинасы һәм булачак музей проекты белән таныштык.2 нче тукталыш - Байлар Сабасы. Саба үзәк китапханәседә, Әбрар Кәримуллин музей-бүлмәсендә, өлкәннәр клубында һәм туган якны өйрәнү музее...

1 нче тукталыш - Сатыш авылы. Биредә революциягә кадәрге мәдрәсә бинасы һәм булачак музей проекты белән таныштык.

2 нче тукталыш - Байлар Сабасы. Саба үзәк китапханәседә, Әбрар Кәримуллин музей-бүлмәсендә, өлкәннәр клубында һәм туган якны өйрәнү музеенда булдык. Тәлгать Нәҗмиев, Мәгъсүм Хуҗин каберләрен зиярәт кылдык.

Туган якны өйрәнү музее:

3 нче тукталыш - Тенеки авылы. Тенеки - язучы һәм журналист Мәгъсүм Хуҗин туган төбәк. Авыл заманында атаклы көмешчеләре белән дә дан тоткан. Биредә авыл картлары белән очраштык.

4 нче тукталыш - Юлбат. Урта мәктәпнең музеенда тарих укытучысы Илдар Сафин авыл тарихы белән таныштырды. Юлбат авылында яшәгән, Сатышта укыткан Габделкаюм Баһманиның мәкаләләре белән "Безнең мирас" журналының 8-9 саннарында танышырга мөмкин. Ә Илдар Сафинның авыл тарихына багышланган язмасы журналыбызның алдагы саннарының берсендә дөнья күрәчәк.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга