«Пар торналар үзләренең гомер агышында һәрвакыт бергә булалар»

Торналар илле елга кадәр һәм хәтта артыграк та яшиләр. Пар торналар үзләренең гомер агышында һәрвакыт бергә булалар. Парлы торналар башка бер торнаны да якын итмиләр: ул-бу була калса, гомер азагына кадәр, бер-берсенә тугрылык саклап, ялгыз яшиләр. Торналар тавышы, нинди генә каты күңелле, таш бәгырьле булсалар да, кешеләрне уйланырга, моңланырга, үткән мизгелләрне сагынырга мәҗбүр итә.

Сәяф Шәйхи

Фото: pixabay

Комментарий язарга