Кичә генә әле икәү идек…
Бүген менә…
тагын үзем генә.
Бер могҗиза булыр —
кайтыр, диеп,
Пар чынаяк куйдым өстәлемә.
Синең белән минем бәхет кенә
Хушлашудан, очрашудан тора.
Төшләреңә кереп йөдәтермен,
Син кайгырма —
сагына дип юра.
Моңга чумган кичләр
шундый салкын!
Син булмагач, вакыт озак үтә.
Син кайт инде.
Очрашасы иде.
Мине дә бит яңа юллар көтә.
Фәйрүзә Мөслимова
Фото: pixabay