Журнал «Безнең мирас»

Рөстәм Мингалим. ПАЛАТАДАШЛАРГА

Ә мин бүген төнлә йокламадым,
Тоймадыгыз гына сез аны...
Мин дәвалар өчен палатага
Алып кердем төнлә дөньяны.
Инде сулып килгән үләннәргә
Һәм гөлләргә сулар койдым мин.
Янып, әрнеп яткан мәйданнарның
Яраларын бәйләп куйдым мин.
Мин кан бирдем кайбер шәһәрләргә,
Мин җан өрдем кайбер юлларга.
...Зур дөньяның чирен бетерергә
Көч җитмәде минем кулларда.
Сезне уятырга кыймадым мин,
Уятасы калган шул аны...
Мин дәвалар өчен палатага
Алып кердем төнлә дөньяны.
1970

Теги: Рөстәм Мингалим Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру