Журнал «Безнең мирас»

"Оныттыңмы? «Соңгы сулышкача Оныталмам инде!..» - дигән кешем"

Миндә хәлләр һаман шул бер көе.
Аҗагандай. Җәйдә эзләремне
Җилләр үбә. Үзеңдә ни хәлләр?
Күпме гомер күмер...Үзгәрдеңме?

Үзгәрдеме күзләреңнең төсе?
Синең күзләр хәзер нинди төстә?
Бик кайтасым килә. Кайтып булмый...
Яшьлек төсе калган синле кичкә!..
Кайтарасым килә! Сине түгел...
Үз-үземне. Шул канатлы чакны!
Кул сузымы ара булган.
Хәзер - гасыр -
Мәхәббәттән мәхәббәткә чаклы...
Бу күңелне әйтәм: ярасына
Ямау өсте ямау салган төсле...
Оныттыңмы? «Соңгы сулышкача
Оныталмам инде!..» - дигән кешем.
Оныттыңмы?! (Онытмаган, диләр...)
Әллә дөрес?! Әллә татлы ялган?!
«Саг(ы)нам!» - дисең. Ышанасым килә!..
Синдә минем сөю хакым калган...
Бар да үтә, диләр. Белмим, никтер,
Якын, димим. Җиде ят та итмим...
Һәм... ул кичләр, никтер, төшкә керә.
Юкса күптән күктән күкрәү көтмим.
Хәтерлисең булыр: горур идем.
«Берни көтмим. Үткән-беткән», - дидем.
«Берни көтмим!» - дидем. Ә шулай да...
Ә шулай да... Бер сүз көткән идем!..
Эльмира Җәлилова
Фото: pixabay

Теги: Эльмира Җәлилова Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру