Очрашырбыз, көт мине

Йөгереп кенә кайтыр идем сиңа,

Аралар безнең ерак.

Син булмагач, ямансу бит миңа,

Яшим гел сине уйлап. 

 

Кайтырмын мин, бәгърем, язлар килгәч,

Җилдереп акбүз атта.

Яшәсәм дә мин синнән еракта,

Уйлыйм гел синең хакта!

 

Көт син, бәгырькәем, очрашырбыз,

Кавышу килмәс соңлап.

Йөрербез без урманда, тугайда,

Кәккүк моңнарын тыңлап!

 

Баш иярләр безгә куш каеннар,

Тату тормышлар юрап,

Бәхетле тормыш юрап,

Безнең кавышуны котлап.

 

Марс Макаров

Фото: pixabay

 

Комментарий язарга