Журнал «Безнең мирас»

Очрашу

Менә тагын без икәүдән-икәү,
Бер кешесез аулак акланда.
Әйдә, бүген мин дә акланмыймын,
Һәм шулай ук син дә акланма.
Сөйдек, сөябез һәм сөячәкбез,
Бу хокукны бездән кем алган?!
Тик нәрсәдер инде үтеп киткән,
Тик нәрсәдер инде югалган.
Безгә оят бугай кешеләрдән
Качып-посып болай очрашу.
Бер уйласаң, бу бит мәхәббәттән
Нибары бер хәер сорашу.
Ә мәхәббәт нинди бөек мөнбәр!
Без кайчандыр анда меналган.
Тик вакыты гына үтеп киткән,
Гүзәл мизгел инде югалган.
Еллар безне сакламаган, дустым,
Мәхәббәтне ләкин саклаган.
Саклануын күреп бу сөюнең
Сокланам да, аннан акланам,
Китмик әле, иркәм, акланнан...
Гәрәй Рәхим
Фото: pixabay

Теги: Гәрәй Рәхим Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру