Журнал «Безнең мирас»

"Очрашасы, тизрәк очрашасы иде!"





Очрашасы иде...
Арабызда яткан ераклыклар
томанына
Үч итеп, бер очрашасы иде,
Югалган дип уйланган,
Юлы бүленеп торган
Шатлыклар чыгында
Керфекләрне чылатасы иде! -
Очрашасы иде!


Бәхетнең тик автобуста килгән,
Баскычлардан йөгереп менгән,
Ишекләрдән кергән,
Ситсы күлмәкле
Гади кызын очратасы иде:
Таңнар атканда,
Кояш батканда,
Йолдыз калыкканда...
Очрашасы иде!


Ялгыз калган тупылларны
җанландырып,
Тын ярларны шатландырып,
Җилләр белән куышып,
Җирне яңгыратасы иде.
Пәрдә япкан тәрәзләрне
оялтасы иде.


Кемнәргәдер үч итеп,
Кемнәргәдер үз итеп,
Гайбәтләргә туры карый алган
Күзләреңне очратасы иде:
Очрашмау дигән сүзнең
Үзен дә онытырлык итеп
Очрашасы, тизрәк очрашасы иде!






Рәдиф Гаташ
Фото: pixabay






Теги: Рәдиф Гаташ Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру