Журнал «Безнең мирас»

Өч анкета

1964 елда (ае-көне мәгълүм түгел. – Л.Л.) Язучылар берлеге идарәсе Бөек Ватан сугышында катнашучы әдипләргә «Әдәби мирас» дигән баш астында анкета сораулары тапшыра.



 13 сораудан торган әлегеанкета русча язылган һәм аңа җаваплар да шул телдә бирелгән. Минем архивта өч әдипнең (Г.Бәширов, Ш.Маннур, Х.Госман) җаваплары саклана. Шуларны укучыларыбыз игътибарына тәкъдим итәм. Ләбиб Лерон


Био-библиографик мәкалә өчен Бөек Ватан сугышында катнашучы язучыларга анкета-сораулар



1. Фамилия, исем һәм әтисенең исеме.


2. Әдәби кушаматы.


3. Туган елы (вафат булганнарның үлгән вакыты да күрсәтелә).


4. Партиялелеге.


5. Милләте. Нинди телдә иҗат итә?


6. Хәрби чины.


7. Совет Армиясе сафларында кайсы елларда булган? Кем сыйфатында? Кайда, кайсы фронтларда? Язучы буларак нинди бурычлар үтәгән?


8. Сугышта турыдан-туры катнашуы. Кайда? Кайчан? Яраланганмы? (Сугышта һәлак булучыларның кайчан, кайда һәм ничек үлүе хакында язарга.)


9. Сугыш вакытында кайсы фронт газеталары белән хезмәттәшлек иткән? Кайчан? Нинди псевдонимнар белән?


10. Сугыш вакытында нинди бүләкләргә лаек булган?


11. 1941-45 елларда нинди китаплары дөнья күргән?


12. Сугыш елларында матбугат битләрендә һәм җыентыкларда игътибарга лаек нинди әсәрләре басылган?


13. Сугыштан соң хәрби темага нинди әсәрләр язган?


Гомәр Бәширов җавабы


1. Бәширов Гомәр Бәшир улы.
2. Г.Бәшир, Г.Разин.
3. 1901 ел.
4. 1928 елдан КПСС әгъзасы.
5. Татар, татар телендә язам.
6. Өлкән политрук, өлкән лейтенант.
7. 1942 елның августында КПССның Татарстан өлкә комитеты кушуы буенча Төньяк-Көнбатыш фронтына караган «Ватан өчен» татар газетасы редакциясенә командировкага бардым. Шул елның октябренә кадәр анда очерк язучы сыйфатында хезмәт куйдым, ягъни офицерлар һәм солдатларның сугышчан батырлыклары хакында әдәби очерклар яздым, хәлиткеч һөҗүмнәр алдыннан офицерларга һәм солдатларга тарату өчен татар телендә листовкалар язарга булыштым, сугышчылар белән очрашып сөйләшү өчен алгы сызыкларга бардым. Безнең армиянең бер һөҗүме алдыннан фронт политидарәсе күрсәтмәсе нигезендә рус милләтеннән булмаган сугышчылар арасында агитатор булып йөрдем, аларга дошманга каршы көрәштә Совет Армиясенең хәрби эшчәнлеге турында аңлаттым.


8. Сугыш хәрәкәтләрендә турыдан-туры катнашмадым.


9. Сугыш елларында мин Татрадиокомитетта баш редактор булып эшләдем һәм өлкә газеталары белән хезмәттәшлек иттем.


10. «1941-45 елларда Бөек Ватан сугышында күрсәткән фидакарь хезмәте өчен» медале.


11. 1941-45 елларда Таткнигоиздатта «Үч» дигән очерклар, шулай ук «Гармунчы» дигән хикәяләр һәм очерклар җыентыгы басылды. Воениздатта композиторлар А.С.Ключарев һәм Я.Агишев белән бергә фронтовик-сугышчылар өчен рус-татар телләрендә татар җырлары җыентыгы төзеп чыгардык.


12. 11 нче пунктта җавап бирдем.


13. Сугыш чорында язылган барлык язмаларым да газеталарда һәм «Совет әдәбияты» журналында басылды.


14. 1947 елда тылдагыларның сугыш вакытында үз-үзләрен аямыйча хезмәт итүләре турындагы «Намус» дигән романымны бастырдым.
Имза
15 август, 1964 ел.
Казан шәһәре.


Шәйхи Маннур җавабы


1. Маннуров Шәйхи Фәрхулла улы.
2. Ш.Маннур.
3. 1905.
4. КПСС әгъзасы.
5. Татар. Шул ук телдә.
6. Капитан.
7. 1941 елның 23 декабреннән алып 1945 елның 18 октябренә кадәр. Әдәби хезмәткәр. Көнбатыш, Калинин, III нче Белоруссия. 1942 елның гыйнвареннан октябренә кадәр; 1942 елның октябреннән 1943 елның декабренә кадәр; 1944 елның февраленнән 1945 елның октябренә кадәр (тиешенчә). Газета редакцияләре кушканны үтәдем.
8. Катнашмадым. Яраланмадым.
9. «Сугышчан чакыру» («Боевой призыв») газетасы – 61 нче армия органы; «Алга дошманга каршы» (татар телендә) – Калинин фронты газетасы; «Ватан бәхете өчен» («За счастье Родины») – 11 нче гвардия армиясенең 83 нче гвардия дивизиясе газетасы. Шулай ук Казанда чыга торган газета һәм журналлар.
10. «Кызыл Йолдыз» ордены, «Сугышчан хезмәтләре өчен», «Кенигсберг өчен», «Җиңү өчен» медальләре һ.б.
11. (Бу пункт күрсәтелмәгән).
12. «Безнең авыл егете», «Җиңүчеләргә дан». (Шигырьләр җыентыгы). Һәм сугышка нисбәтле бихисап очерклар.
13. Алар барысы да игътибарга лаек кебек.
14. «Еллар моңы» дигән шигырьләр китабы, «Казан кызлары» поэмасы.
Имза.


Хатип Госман җавабы


1. Госманов Хатип Госман улы.
2. Хатип Госман.
3. 1908.
4. КПСС әгъзасы.
5. Татар. Татар телендә.
6. Рядовой. Сугыш ахырында – гвардия капитаны.
7. 1941 елның 15 июленнән 1946 елның 30 апреленә кадәр Совет Армиясе сафларында булдым. Башта артиллерист – разведчик-күзәтүче. Артиллерия полкы штабы писаре. 1941 елның декабреннән 188 нче укчы дивизия командованиесе кушуы буенча дивизиянең барлык сугышчан операцияләре турында кәгазьгә теркәп бардым. 1942 елның апреленнән – «Дошманга таба» дивизия газетасы хезмәткәре. 1942 елның июненнән – Төньяк-Көнбатыш фронтның «Ватан өчен» («За Родину») газетасында тәрҗемәче. 1944 елның сентябреннән сугыш беткәнчегә тиклем – Үзәк командованиенең резервтагы 1 нче гвардия аерым инженер-сапер бригадасы хезмәткәре. Бригаданы операцияләргә әзерләү эшендә катнаштым. Бригада белән бергә 2 нче Белоруссия фронтындагы барлык бәрелешләрдә (Наревтан (Нарев – Польшадагы елга. – Л.Л.) Помераниянең Гюстров каласына кадәр) катнашырга туры килде.
8. Наревтагы немец оборонасын өзүгә нисбәтле сугышчан хәрәкәтләрдә һәм Данцигны (хәзер Гданьск. – Л.Л.) штурмлауда катншатым. Яраланмадым. 1944 елның 30 октябрендә Плша (Польша) елгасы янындагы сугышчан операция вакытында контузия алдым. Хатип Госман һәм аның култамгасы
9. «Дошманга таба», «Ватан өчен» газеталары белән хезмәттәшлек иттем.
10. 1943 елда татар телендә «Ватан өчен» газетасын оештыруда һәм чыгаруда катнашкан өчен «Сугышчан хезмәтләре өчен» медале; 1945 елда командование кушканны сугышчан операция вакытында уңышлы башкарып чыккан өчен – «Кызыл Йолдыз» ордены.
11. (Сызык сызылгын. – Л.Л.).
12. Басылып чыккан китаплар: «Чик буендагы сугыш» – фронтның алгы сызыгында язылды һәм Төньяк-Көнбатыш фронтның политидарәсе тарафыннан 1942 елда бастырып чыгарылды; «Ут сызыгында» һәм «Ялкынлы йөрәк» (икесе дә татар телендә) – 1943 елда, Казанда басылды.
13. Сугыштагы геройлар турындагы очерклар һ.б. «Ватан өчен», «Совет Татарстаны» газеталарында, «Совет әдәбияты» журналында басылды.
14. Хикәяләр җыентыгы.
Имза.


Анкеталарны басмага Ләбиб Лерон әзерләде

Теги: Ләбиб Лерон Редакция Яңалыклар Тарихи мирас Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру