«Нократка бардык без…»

2012 елда без, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре, Удмуртия Рес­публикасына экспедиция оештырдык.Анда татарлар күпләп яшәгән Балезино, Юкамен, Глазов районнарында булып, шактый гына кулъязма мирас табып алып кайта алдык. Удмуртиядә археографик материал эзләп йөргәндә, кайбер авылда яшәүчеләр безгә Пучинкә авылына барырга киңәш иттеләр. Анда, янәсе, бик күп борынгы кулъязмалар табарга мөмкин икән. Инде вакыт кичкә таба якынлашса да, без башка экспедиция әгъзаларыннан аерылып, шул Пучинкә авылына киттек. Авылга килеп керүгә, мәчете игътибарны җәлеп итте. Авыл имамы Надир хәзрәт Бузанаков безне якты йөз белән каршы алып, мәчеттә сакланучы борынгы кулъязмалар һәм сирәк китаплар белән таныштырды. Соңыннан, бик үтенеп сорагач, ул аларның бер өлешен Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының «Мирасханә»сенә тапшырырга риза булды, гәрчә, мәчеттә бу материаллар белән китап музее оештырырга теләге булса да. Казанда алар күбрәк файда китерер, дип уйлап бер дә ялгышмады хәзрәт, чөнки аларны анда Казан галимнәре тикшереп, өйрәнеп, шулар нигезендә күпме фәнни хезмәтләр, диссертацияләр, монографияләр, мәкаләләр, китаплар яза бит.

Пучинкә авылында табылган кулъяз­маларның берсе аеруча игътибарны җәлеп итте. Анда Нократ хакында озын бер бәет урын алган. Ул ХХ гасыр башында гарәп графикасында язылган, эчтәлеге белән тормыш-көнкүреш хәлләренә бәйле. Бәетнең исеме күрсәтелмәгән. Бәлки ул бөтенләй булмагандыр да, шуңа күрә шартлы рәвештә генә «Нократ бәете» дип куйдык. Биредә сүз Вятка губернасы Слободской өязенең Ярослав волостында (хәзерге Киров өлкәсенең Слободской районы) урнашкан Нократ авылы турында сүз бара булса кирәк. Әлеге бәетнең кыскача эчтәлеге болай: Глазов өязеннән бер фәкыйрь кеше, Нократ авылына сәфәргә чыга, барып җиткәч, моңа хәтле таныш та булмаган бер Һади исемле мулланы күрергә була. Мулла өйдә булмаса да, абыстае аны бик хөрмәтләп кунак итә. Аннан соң башка муллалар да бер-бер артлы бу кешене кунакка чакыра башлый. Муллалардан Һади, Салах, Таһир, Нәҗип, Әхмәдсиддыйк, Зариф, Гариф хәзрәтләрнең исемнәре телгә алына, аларга бераз характеристика бирелә. Шулай ук зур кибетләр тотучы, сәүдәгәр Бородин хакында да сөйләнелә. Нинди генә ризыклардан авыз итмичә калмый фәкыйрь мосафир, хәтта киткәндә үзенә бик күп итеп сәдакалар, бүләкләр биреп кайтаралар. Үзенең күргәннәрен бу фәкыйрь кеше лирик герой исеменнән юмор-сатира һәм төрле сәнгать чаралары ярдәмендә тасвирлап, шигъри юлларга салган һәм бәет формасындагы менә дигән әсәр барлыкка килгән. Кызганыч ки, автор үзенең исемен бер җирдә дә күрсәтмәгән, язып калдырмаган, шуңа күрә аның турында бер мәгълүмат та юк. Күп кенә халык авыз иҗаты әсәрләре, кем тарафыннан чыгарылганы онытылып, гомумхалык иҗатына әверелгән. Шул сәбәпле, бу әсәрне дә халык иҗаты әсәре итеп карарга кирәк.

«Нократ бәете» язылган кулъязма китапның үлчәме: 18х11, текстның үлчәме: 16,5х10. Күчерүченең исеме, күчерү вакыты һәм урыны күрсәтелмәгән. Кәгазе безнең илдә эшләнелгән булган, чөнки анда кысу юлы белән төшерелгән бизәкле штемпель эзе бар: «Фабрики / Платунова / № 7». Шуннан чыгып, ышанычлы рәвештә, кәгазе Вятка губернасының Слободской өязе Урта волостына урнашкан Платунов фабриксында җитештерелгән, дип әйтә алабыз. Библиограф, тарихчы С.А.Клепиков фикеренчә, әлеге фабрика штемпеле 1914 елда чыккан кәгазьләргә куелган. Димәк, кулыбыздагы кулъязма китап та шул дәвергә карый булып чыга. Текстлары заводта җитештерелгән шәмәхә төстәге каралар белән язылган. Кустодлары куелмаган, шулай ук пагинациясе, тышлыгы да юк. Кәгазьләр, кулдан ефәк җеп белән бераз тупас рәвештә тегелеп, китап формасына китерелгән. Сакланылышы уртача, дип әйтергә мөмкин. Шулай да, бөкләнеп ятканлыктан, кайбер битләре урталай ертылган, дымлы урында ятканлыктан, төрле кечкенә саргылт кара таплар барлыкка килгән.

Укучыларга бәетнең тулы текстын тәкъдим итәбез, аңларга уңайлы булсын өчен кайбер архаик грамматик формалар хәзерге әдәби тел нормаларына салынды, кулланылыштан төшеп калган лексик берәмлекләр астөшермәләрдә аңлатылып барылды.

1 Клепиков С.А. Филиграни и штемпели на бумаге русского и иностранного производства XVII-XX вв.– М.: Изд-во Всесоюзной Книжной палаты, 1959. – С.107.

Нократ бәетен укыгыз: http://beznenmiras.ru/nokratka-bardyk-bez/
нократ

Комментарий язарга