«Нинди батыр бала!»

(Кытайда нәшер ителгән «Ерак Шәрык» журналында Тукай турында бер хатирә)
Россиядә булып узган 1917 елгы Октябрь инкыйлабы һәм Гражданнар сугышы вакыйгаларыннан соң Ерак Көнчыгыш илләрендә яшәүче төрки-татарларның тормышы да үзгәреш кичерә. Россиядән килгән яңа мөһаҗирләр хисабына сан ягыннан шактый арту белән беррәттән, биредә яшәүче татарларның милли, сәяси, мәдәни яшәешендә дә җанлану күзәтелә.Яшьләр, хатын-кызлар өчен милли оешмалар, балалар өчен яңа мәктәпләр эшли башлый.

1920 нче еллардан башлап Ерак Көнчыгышта, бигрәк тә Кытайда һәм Япониядә татар мөһаҗирләренең вакытлы матбугаты барлыкка килә. Шул басмаларның беренчесе итеп, Харбин шәһәрендә нәшер ителгән «Ерак Шәрык» журналын атарга мөмкин. Ул 1920-1922 елларда Гыйниятулла Әхмәди, Хөсәен Габдүш һәм Рәшит Рәхмәтиләр тырышлыгы белән дөнья күрә. Журнал гарәп хәрефләре белән кулдан язып әзерләнә, ташбасма ысул белән басыла. Журналда икътисади, иҗтимагый-сәяси, дини эчтәлектәге мәкаләләр белән беррәттән әдәби әсәрләргә дә шактый урын бирелгән. 1922 елда журнал эшчәнлеге туктап кала, 1924 елда исә шул ук исем белән газета буларак чыга башлый. Әмма 1925 елда бу газета да нәшер ителүдән туктый [1].

Журналның 1921 елның 22 нче (13 май) санында Хатип Халидинең «Габдулла әфәнде Тукай (вафатына 8 ел тулу мөнәсәбәте белән)» исемле хатирәсе урын алган. Әлеге автор турында мәгълүмат татар матбугатында юк дәрәҗәсендә. Фәкать Төркиядә чыккан «Төрек культуру» [2], «Казан» [3] журналларында Х.Халидинең үлеме уңаеннан язылган мәкаләләрдә генә аның тормыш юлы һәм эшчәнлеге кыскача яктыртыла.

Х.Халиди 1893 елда хәзерге Татарстан Республикасы Апас районы Карамасар авылында дөньяга килә. Яшьли әнисеннән ятим кала. Әтисе Нурмөхәммәт шул ук авылның имамы булу белән бергә бакчачылык, умартачылык һәм мал асрау белән шөгыльләнгән. Хатип, кышларын Казанда укып, җәйләрен әтисенә хуҗалык эшләрендә ярдәм итә.

1914 елда, Беренче Бөтендөнья сугышы башлангач, Х.Халиди гаскәргә алына, ләкин кулы яралану сәбәпле, демобилизацияләнә. Казанга кайтып, дәвалану белән бергә, укуын да дәвам итә.

Х.Халиди укуын тәмамлаган вакытта Россиядә 1917 елгы Февраль революциясе күтәрелә. Шул ук елның көзендә Төньяк Маньчжуриядәге Хайлар шәһәренә килә. Биредә укытучылык эше белән бергә имам вазифасын да башкара. Хайлардагы бер төркем рус мөһаҗирләренең Халидигә каршы алып барган интригалары нәтиҗәсендә, ул Хайлардан Кытайның Тяньцзинь шәһәренә күчеп китәргә мәҗбүр була. 1936-1948 елларда шунда яши, төрки-татар җәмәгате арасында мөгаллим һәм имам вазифасын башкара. 1948 елда Кытайда хөкүмәткә коммунистлар килгәч, андагы татарларның күпчелеге Төркиягә, кайберләре исә Америкага күченә. Х.Халиди дә хатыны Зәйнәп, улы Әдип белән 1948 елның көзендә Истанбулга килеп урнаша һәм унтугыз ел дәвамында милләттәшләре арасында имам һәм укытучы эшен башкара [4].

Х.Халиди 1977 елның 29 декабрендә [5], (кайбер чыганакларда 1978 ел дип билгеләнә) [6] Истанбулда кыска вакытлы авырудан вафат була.

Хатип Халидинең Габдулла Тукай турындагы хатирәсен тәүге тапкыр, гарәп язуыннан гамәлдәге язуга күчереп, укучыга тәкъдим итәбез.

Админ.: Әлеге мәкаләне укыгыз

1. Насыйров Т. Татар мөһаҗирләре матбугаты // Казан утлары. – 2001. – №7. – Б.161-162.
2. Ali Akış. Hatip Halidi (1983-1978) // Türk Kültürü. – 1978. – №186 (Nisan). – S.383-384.
3. Emrullah Agi. Hatip Halidi // Kazan. – 1978. – №21. – S.58-59.
4. Ali Akış.Hatip Halidi (1983-1978) // Türk Kültürü. – 1978. – №186 (Nisan). – S.383-384.
5. Emrullah Agi. Hatip Halidi // Kazan. – 1978. – №21. – S.58.
6. Ali Akış. Hatip Halidi (1983-1978) // Türk Kültürü. – 1978. – №186 – (Nisan). – S.383.

Комментарий язарга