Журнал «Безнең мирас»

Габдулла әфәнде Тукай

Ни өчен әдипләремездән Габдулла Тукай башка әдипләребезгә караганда артык искә төшерелә? Чөнки Габдулла Тукай бөтен вөҗүде белән [1] халкын сөеп, чын ана телендә тирән мәгънәле, мәктәпләребезгә дәрес итеп кертерлек, мисал вә дәлил итеп күрсәтерлек, халкыбыз арасында булган каралык,гакыл вә дингә хилаф гореф вә гадәтләрне халкының кәеф вә хәтерен калдырмаслык ачык вә матур гыйбарәләр белән тасвир вә тәгъбир итеп, милли вә дини хис белән язылган кыйммәтле шигырьләрен бөек хатирә итеп калдырды. Шуның өстенә вакытсыз, яшьли вафат булуы ныграк искә төшертә.
Бер кеше үзенең бик файдалы вә кыйммәтле нәрсәсен югалтса, ничек кайгыра вә аны вакытында саклый алмавына үкенә, шуның кебек Тукайны югалткан татар милләте дә кайгыра вә аны вакытында саклый вә кадерли алмавына үкенә һәм вафаты көннәрендә матәм тота. Шуның өчен татар милләте үзенең шагыйрен искә төшерә, мәктәп балалары ул көн дәрестән туктап, матәм көне ясыйлар, догалар кылып рухына багышлыйлар. Бәгъзе бер гәзитә вә журналлар шулвакытта чыккан саннарында Тукайның татар шагыйре икәнен, халыкның нечкә хисләрен, моң вә зарларын, телен әдәби итеп мәйданга куюын тәкъдир итеп язалар вә аның хакында булган хатирәләрен зикер итәләр [2].
Мин дә мөхтәрәм затның вафатына сигез ел тулу мөнәсәбәте белән аның хакында булган кечкенә генә хатирәмне язып үтәм.
Тукай садә табигатьле [3], ачык чырайлы, һәрвакыт нәрсә булса да көйләп, яхуд [4] Коръән аятьләре укып йөри иде.
Бервакыт 1908 нче елда «Сабах» көтепханәсендә утыра идем, кечерәк кенә, өстенә гади генә тужурка кигән, яланбаш, бала сымак кеше көтепханә ишеген җелтерәтеп ачып, «Вәш-шәмсе тәҗри ли-мөстәкаррин ләһа...» [5] аятен кычкырып укый-укый, еш-еш атлап, эчкә керде дә минем янымда тора торган «Сабах» көтепханәсе ширкәтенең әгъзасы белән күреште. Ширкәт әгъзасы, аның белән таныш булмавымны белгәч: «Танышыңыз, менә Габдулла әфәнде Тукаев», – дип мине таныштырды. Мин, ул ишектән кергәндә: «Бу нинди батыр бала, ишекне җелтерәтеп ачып керә, җитмәсә тагын Коръән укый-укый керә», – дип уйлаган баласымагым, шагыйрь Тукай булып чыкты. Шушы Габдулла әфәндене беренче мәртәбә күрүем вә танышуым иде. Минем Казанда беренче ел мөгаллимлек вазифасын үтәп торган вакытым иде. Шуның өчен ул миннән ана теле дәресләре хакында бәгъзе бернәрсәләрне сорашты. Соңра, озак вакыт үтмәде, дәфгатән [6]: «Тизрәк, тизрәк, карандаш биреңез әле», – дип карандаш сорады, вә үзе китаплар төреп йибәрә торган кәгазьдән бер кисәк кәгазь җыртып алды да, әллә нәрсә тиз-тиз генә язып кесәсенә салды һәм: «Күңелемә бер шигырь килде дә, шуны онытылмасын өчен язып куйдым әле», – диде. Соңра җомышын җомышлады да кергән вакыттагы адымнары белән әллә нәрсә көйли-көйли чыгып китте.
Аннан соң номерында берничә мәртәбә булырга тугры кил­де. Һаман ана теле вә әдәбиятымыз хакында кайгырта, мәк­тәпләребездә ана теле дәресләренең юлга куелып бетмәвенә эче поша иде. Бервакыт номерында, тәрәзә төбендә әллә никадәр төрле шигырьләр язылган кәгазь кисәкләрен күрдем дә: «Габдулла әфәнде, кыйммәтле шигырьләреңез язылган бу кәгазь кисәкләре югалгалап та бетә торгандыр», – дидем. Ул: «Туган, мин күңелемә килгән берен язган да, шунда вакытлы гына ташлаганмын, теләгән вакытымда мин аларны җыеп бер дәфтәргә яза барамын», – диде.
Шулардан аңлап була, Габдулла әфәнде үзенең шигырьләрен күп вакыт көчләнеп язмаганлыгы, кайда гына булса да аның күңеленә килгән вә аны шул ук вакыт кәгазь кисәкләренә яза барганлыгы. Моны Тукай белән якыннан таныш затларның күбесе шулай сөйлиләр.
Алла тарафыннан татар милләте бәхете өчен бүләк ителгән талантлы шагыйрь, аз вакыт эчендә халкына ничә миллионнар торырлык кыйммәтле хатирәсен калдырып, вакытсыз дөньядан китте.
Ред.: Мәкалә Г.Тукайның вафатына 8 ел тулу мөнәсәбәте белән языла.
Текстны басмага Гөлчирә Ханнанова әзерләде.

Админ.: Гөлчирә Ханнанованың кереш мәкаләсен укыгыз


___________________________________
1. Вөҗүде белән – барлыгы белән.
2. Зикер итәләр – искә төшерәләр.
3. Садә табигатьле – эчкерсез.
4. Яхуд – яисә.
5. Коръән. «Ясин» сүрәсенең 38 нче аятеннән өзек. Мәгънәсе: «Кояш Аллаһ билгеләгән вакытка чаклы үзенең юлында йөреп торадыр...» (Ногмани. Коръән тәфсире // http:// kitap.net.ru/sura/36.php).
6. Дәфгатән – кинәт.

Теги: Хатип Халиди Яңалыклар

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру