«Миңа мәңге нидер җитмәде»

Миңа мәңге нидер җитмәде,
Җәйләр килсә, җирне чәчәкләп,
Кыш аклыгы миңа җитмәде.
Бар дөньяны шашып сөйгәндә,
Җитми калды бер зат — мәхәббәт.
Сизгәч офык бик тар икәнне,
Күңел ерак киңлек юксынды.
Күргәч, сизде — белем җитмәде.
Белем эстәп узгач ут-суны,
Миңа туган җирем җитмәде.
Рәхәт атлап җирдән барганда,
Күзләр бакты җем-җем һавага.
Самолетта күкләр гизгәндә,
Теплоходта, суда йөзгәндә,
Җир ныклыгы тагын җитмәде.

Бәләкәйдә теләк — зурлыкта,
Ә зурайгач картлык куркыта.
Чаба күңел артка табарак,
Гомер ләкин бара алгарак.
Миңа ләкин нидер җитмәде.

 

Әхсән Баян

Фото: pixabay

Комментарий язарга