Абдулла Алиш. Ничек килер үлем

Көрәш куа утлы давыл бөркеп,
Үлем кайный тирә-ягымда.
«Ничек килер үлем?» дигән сорау,
Һич килмәде минем башыма.

Шаян угы кургаш кисәгенең
Туры килсә минем йөрәккә,
Калган булыр идем авып шунда,
Ирешә алмыйча изге теләккә.

Явыз ачлык үзенең канлы кулын
Күп уйнатты минем тирәмдә,
Тимер чыбык белән уратылган
Хәтфә кебек яшел чирәмдә.

Үлеп калган булсам инде күптән,
Азык булыр идем кортларга,
Тоткын булып кабат килмәс идем,
Менә мондый салкын йортларга.

Хәзер үлем тагын басып тора,
Баш очымда кайрый хәнҗәрен,
Тик белә алмыйм, тешне кысып
Сыкрый-сыкрый, дуслар, үләрмен.

Китмәс, ахры, бер кат минем яннан
Шартлап тора һаман кичләрен.
Янгын чыгып, янып үләрменме?
Белмим инде, ничек үләрмен.

Гильотинмы кисәр газиз башны,
Искәртмәстән яки атарлар,
Ачлык белән буып үтерерләрме
Яки биек дарга асарлар.

Ничек килер үлем — белеп булмый,
Тик билгеле шунсы хәзергә;
Тынмас, ахры, мине алып китми
Үзе белән салкын кабергә.

Ни булса да горур үлем бит ул,
Европаның урта өлешендә.
Мондый үлем — бәхет. Теләсә дә,
Тими әле бик күп кешегә.

Күпме кәгазь языла безнең хакта,
Бәлки, кабат аны укырлар,
Иптәше өчен кеше корбан була,
Шундый инде безнең гасырлар.

Көрәш белән тудык, көрәш белән
Керәбез дә, ахры, кабергә.
Язган икән соңгы сулышыбызны
Илебез бәхете өчен бирергә.

 

Фото: pixabay

Комментарий язарга